erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Россиядә 100 меңгә якын мәктәп укучысы дистанцион белем алуга күчкән

EdCrunch экспертлары белем бирүнең альтернатив форматына ихтыяҗ артуын билгеләп үтә.

Россиядә 100 меңгә якын мәктәп укучысы яңа уку елында парта артына утырмаган, чөнки аларның әти-әниләре белем бирүнең альтернатив формаларын өстенрәк күргән. Бу хакта РИА Новости агентлыгы EdCrunch глобаль белем бирү конференциясе тикшеренүенә сылтама белән хәбәр итә.

«1 сентябрьдә Россиядә 100 меңгә якын бала парта артына утырмады, чөнки аларның әти-әниләре белем бирүнең альтернатив формаларын, шул исәптән гаиләдә укытуны кулай күрде. Мондый гаиләләрнең саны елына 100 процентка һәм аннан да күбрәккә арта», - диелә документта.

РФ Мәгариф министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2016-2017 уку елында гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларның гомуми саны 14,491 миллион тәшкил иткән, шуларның 8,5 меңгә якыны (0,058 проценты) альтернатив формада белем алган. Быел исә EdCrunch экспертлары белем бирүнең альтернатив форматына ихтыяҗ артуын билгеләп үткән. Мондый укучыларның саны 100 меңгә җитәр дип көтелә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/09/193203/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X