"Сорама, сорама, сорама...": җырмы бу, әллә...?
Кушымтасы аеруча “шәп”: үзе кыска, үзе гаҗәеп дәрәҗәдә гади, үзе тозсыз. Нәрсәгә башка сүзләр кыстырып торганнар инде? Җырны башыннан ахырына кадәр “Сорама, сорама, сорама, сорама...” дип башкарасы гына калган...("Шәһри Казан", Дания Нәгыйм).
Безнең эстрада җырларын тыңласаң, күпчелегеннән күңел болгана, ачу чыга яки шаркылдап көләсе килә. Менә шундый эчпошыргыч тагын берничә җырга юлыктым. Шуларның берсе – Дилә Нигъмәтуллина башкаруындагы хит-парадларга куелган “Сорама” җыры.
Сөясеңме дип сорама.
Әллә ниләр син юрама.
Үзең уйла, ят сүзгә карама.
Серең ачсаң, ятка тарала.
Тутый коштай син сайрама.
Вакыт җиткәч барсы ачыла!
Кушымта:
Сорама, сорама, сорама,
Ялгыш уйлар кертмә, уйлама.
Сорама, сорама, сорама,
Ялгыш уйлар кертмә, уйлама.
“Тутый коштай сайрама” диюе аеруча ошады! “Попугай” диюләреннән кешеләр гадәттә үртәлә торган иде. Әллә тутыйның нинди кош икәнлеген белмичә җырлыймы Дилә? Гомумән, җыр бик “мәгънәле” чыккан! Ис-акылың китәрлек. Кушымтасы аеруча “шәп”: үзе кыска, үзе гаҗәеп дәрәҗәдә гади, үзе тозсыз. Нәрсәгә башка сүзләр кыстырып торганнар инде? Җырны башыннан ахырына кадәр “Сорама, сорама, сорама, сорама...” дип башкарасы гына калган. Тыңлаучыларга истә калдырырга тагын да җиңелрәк булыр иде.
Менә Алсу Фазлыеваның җыры да Дилә Нигъмәтуллина башкара торганга охшаш. Әллә икесе бергә утырып язганнар инде?
Ике түгел дөнья йөзләрендә,
Тик бер генә бары яшибез.
Үкенәсе булмас иде бер дә,
Булыр иде безнең бәхетебез.
Кушымта:
Әгәр мине бер дә онытмасаң,
Әгәр берәүгә дә кызыкмасаң,
Әгәр үземә генә булып калсаң,
Мине генә ярата алсаң.
Ышанасы килә, ышанасы,
Югалмаган әле өметләр.
Кабатлыймын сине күргән саен:
“Табалырбыз икәү бәхетләрне”.
Монда матур сүзләр тезмәсе дә, рифма да юк. Җырчылар әллә тамашачы-тыңлаучыларны бер дә хөрмәт итмиме соң? Нишләп моның ише такмаклар белән колак итен ашыйлар? Әлбәттә, бу барлык артистларга да кагылмый. Җыр сүзләрен язучыларны озак эзлиләрме? Урамда очраган теләсә кемне якасыннан тотып, бугазына пычак терәп текстларны яздыралар кебек тоела. Җырларны радио-телевидениега үткәрүчеләр кая карый?
Алсу Фазлыева турында сүз чыккач, аның ире Азат башкаруындагы “Оныталмассың” җырына да тукталып үтик. Ул күптәннән күңелемне тырнап йөри. Текстның авторы – Ирек Габдрахманов.
Йөрәгеңнән алып ташласаң да,
Икенче яр сөя башласаң да,
Сагынмасаң, иркәм, сагынмассың,
Тик беркайчан мине оныталмассың.
Бу кушымта каян башланып, кайда тәмамлана соң? Ике юлдан соң җыр мантыйгын югалта. “... сөя башласаң да, сагынмасаң, иркәм, сагынмассың...” бигрәк сәер яңгырый...
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/sorama-sorama-sorama-yrmy-bu-ll
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев