23 май 2022 яңалыклары
-
Ялган никах
Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек ("Сөембикә", Физәлия Дәүләтгәрәева).
-
Казанда бер ир, хатыны янына җибәрмәгән өчен, сөяркәсен кыйнап үтергән
Аңа карата җинаять эше ачылган ("Ватаным Татарстан").
-
Арчалар Питрәчтән таэквон-до буенча республикакүләм ярыштан җиңүләр белән кайттылар (ВИДЕО)
"Арча" спорт комплексыннан 20 спортчы ярышка барды. Тренерлары - Газинур һәм Руслан Борхановлар.
-
Алмаз Мирзаянов: «Миңа җырлауга караганда бәрәңге утырту җиңелрәк» ("Интертат", Илзирә Хәйруллина)
13-14 май көннәрендә УНИКСта Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар концерты узды. Әле күптән түгел - февраль аенда Зөлфирәнең 25 яшьлек юбилее уңаеннан зур концерт булган иде. Тамаша күпсанлы тамашачылар соравы буенча кабат күрсәтелә икән.
-
Казанда бала москит челтәренә таянып тәрәзәдән егылган
Казанда Балалар республика клиник хастаханәсенә йорт тәрәзәсеннән егылган баланы китергәннәр. Бала москит челтәренә таянган һәм аның белән бергә урамга егылып төшкән.
-
Якташларыбыз җиңү алып кайтты
Бодибилдинг ярышларының Россиякүләм җиңүчеләре - арчалар.
-
Татарстанда юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше үлгән
Татарстанда «Лада Приора»катнашында авария булган. Бер кеше һәлак булган. Фаҗига Минзәлә янында булды ("Ватаным Татарстан").
-
Ташкичүләр "Кушкапка уеннары"фестивалендә катнашты
"Лауреат дипломларына лаек булдык",- дип яза Ташкичү мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева
-
«Бай хатыны дорфа кыланды»: Чаллыда хуҗаларын үтергән хезмәтче суд каршына басты ("Интертат", Алинә Фәйзрахманова)
Чаллыда байлар яши торган Боровецкий бистәсендә йорт хуҗаларын хезмәтче үтерүе зур резонанс алган иде. Бу атнада җинаять эше буенча суд башланды. Тикшерүчеләр фаразлавынча, хезмәтче ир хуҗаларының акчасын һәм машинасын алып качарга уйлаган. Гаепләнүче үз гаебен таный, тик урлау нияте булмавын әйтә. Суд залыннан «Татар-информ» репортажы.
-
"Сорама, сорама, сорама...": җырмы бу, әллә...?
Кушымтасы аеруча “шәп”: үзе кыска, үзе гаҗәеп дәрәҗәдә гади, үзе тозсыз. Нәрсәгә башка сүзләр кыстырып торганнар инде? Җырны башыннан ахырына кадәр “Сорама, сорама, сорама, сорама...” дип башкарасы гына калган...("Шәһри Казан", Дания Нәгыйм).