erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Якташларыбыз җиңү алып кайтты

Бодибилдинг ярышларының Россиякүләм җиңүчеләре - арчалар.

Краснодарда узучы Самсон-52 Бөтенроссия турнирында Арчадан Эльвира Ибраһимова 168см буйга кадәрге Фит-модель категориясендә алтын медаль яулады, шулай ук абсолют беренчелектә дә җиңү яулады! Арчада эшләп килүче SultanGim клубында шөгыльләнүче райондашыбыз Динар Зайнуллин да Яр Чаллыда узган турнирда пляж бодибилдингы ярышларында беренче урынны алды.

Яшь спортчыларны район башлыгы Илшат Нуриев та котлады. Динар Зәйнуллин, Эльвира Ибраһимова Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Айрат Хәбиров һәм тренер Адель Сәлахетдинов белән берлектә киңәшмәләр залына чакырылды. Биредә алар киләчәк планнары белән уртаклашты. Яшьләр өчен әлеге спорт төренең шулай ук кирәкле булуын ассызыклап, районыбызда бу юнәлешне үстерергә дигән бурыч куйдылар.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

  

 Безнең спортчыларның киләсе старты Казахстанда узачак Үзәк Азия чемпионатында булачак. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X