erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татар эстрадасы артистлары Яңа ел ялларында Казан паркларында концерт куя

3 гыйнвар кичендә татар җырчылары «Ак чәчәкләр» бульварында бәйрәм программасы тәкъдим итә.

Яңа ел ялларында Казан паркларында шәһәр халкы һәм кунаклар өчен көн саен иртәдән кичкә кадәр төрле күңел ачу программалары оештырыла. Бүген 17.00 сәгатьтә Казанның «Ак чәчәкләр» бульварында татар эстрадасы артистлары катнашында Яңа ел концерты узачак, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

16.00 сәгатьтә Лядской бакчасына «Татлы корольлек» театральләштерелгән тамашасына, Горький паркына «Кыш бабай һәм Кар кызы» бәйрәменә чакыралар.

Кичке бәйрәм программасы шулай ук Тынычлык урамындагы (Дәрвишләр бистәсе), «Крылья Советов», «Калейдоскоп», «Наратлык» паркларында, «Казан» Гаилә үзәге янында да планлаштырылган.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

19.00 сәгатьтә «Черек күл» паркындагы шугалакта бәйрәм булачак.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X