erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда өч бала туганда гаиләләргә түләүләрне арттырдылар

Указ 2026 елның 8 сентябрендә имзаланган һәм 2026 елның 1 гыйнварыннан барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә кагыла.

Татарстанда бер үк вакытта өч һәм аннан да күбрәк бала туу сәбәпле гаиләләргә түләүләр арттырылды. ТР Рәисенең тиешле указы республика җитәкчесе порталында бастырылган.

Документ нигезендә, берьюлы өч һәм аннан да күбрәк бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие хәзер гаиләгә 100 мең сум тәшкил итә. Элегрәк түләү һәр балага 10 мең сум тәшкил иткән, ягъни өч бала туганда гаилә 30 мең сум алган.

Шулай ук бер үк вакытта яшь ярымга кадәрге өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә айлык пособие күләме үзгәртелде. Хәзер ул Татарстанда һәр балага түләү билгеләүне сорап мөрәҗәгать итү датасына билгеләнгән балалар өчен яшәү минимумы күләмен тәшкил итә. Элек пособие һәр балага 1 мең сум тәшкил иткән.

Айлык түләү күләме балалар өчен яшәү минимумы күләме үзгәргән айдан гариза бирмичә генә яңадан исәпләнәчәк. ЧЫГАНАК

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Нет комментариев