Татарстанда берьюлы өч яки аннан да күбрәк бала алып кайткан гаиләләргә дәүләт ярдәме күләме сизелерлек артты. 2026 елның 1 гыйнварыннан соң туган балалар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү 100 мең сумга җитте.
Яңа тәртип Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов указы белән кертелде. Моңа кадәр өч игезәк бала туган очракта гаилә һәр балага 10 мең сум күләмендә, ягъни барлыгы 30 мең сум ала иде. Хәзер берьюлы өч һәм аннан да күбрәк бала туган гаиләгә бер тапкыр 100 мең сум түләнә.
Моннан тыш, айлык пособие дә арттырылды. Элек ул һәр балага 1000 сум тәшкил итсә, хәзер түләү күләме Татарстанда балалар өчен билгеләнгән яшәү минимумы белән бәйле. 2026 елда әлеге күрсәткеч 15 615 сум тәшкил итә.
Ярдәм чараларының күләме алга таба яшәү минимумы үзгәрешенә карап автомат рәвештә яңартылачак. Шулай итеп, берьюлы берничә бала туган гаиләләргә күрсәтелә торган социаль ярдәм аларның көндәлек чыгымнарын җиңеләйтүгә юнәлдерелгән.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан да белә аласыз
Нет комментариев