Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Улын да кызганмаган

    Суд Анатолий Козловны 1 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итте.

    Үз баласын кыйнау һәм зыян күргән баланың хастаханәгә эләгүе турындагы хәбәрләр буенча җинаять эше ачылу гадәттән тыш хәл кебек кабул ителә.

    2019 елның июнь аенда полиция бүлеге шундый җинаять эшен Арча районында яшәүче Анатолий Козловка карата кузгатты.

    Козловлар гаиләсе Яңа Кенәр авылында яши, 12 яшьлек ул үстерәләр. Гаилә башлыгы салырга ярата, даими эш урыны юк, салмыш баштан еш кына җәнҗаллар ясый.

    Әлеге көнне баланың анасы бакчада эшли, малай белән әтисе өйдә телевизор карыйлар. Исерек ата  берзаман сигарет эзли башлый һәм таба алмагач малаена тартырга табарга куша. Таба алмасаң, кыйныйм, ди, үтерү белән яный. Әтисенең характерын белгән малай өйдән чыгып качмакчы була, әмма өлгерми. Козлов улын эләктереп ала да, берничә тапкыр суга, аннан кулын бора. Улының ачыргыланып кычкыруын ишеткән ана йөгереп керә һәм аның хәлен күреп хастаханәгә илтә.

    Кыйналган баланың кулы җәрәхәтләнә, аның төзәлүе өчен озак вакыт кирәк.

    Суд Анатолий Козловны 1 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итте.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: