erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Утлар-сулар кичкән

Әнвәр абый 15 яшеннән ферма мөдире булып эшли башлый. Колхоз рәисе аны идарәгә чакырып: “Менә, энем, без китәбез, сезгә эшләргә кала, сиңа ферма мөдире вазыйфасын йөклибез”, – ди. Барлык ирләр сугышка китеп бетә, эшләр хатын-кыз, картлар, бала-чага җилкәсенә кала.

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев 15 сентябрьдә Иске Кырлай авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Әнвәр Камаловны 95 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.

Әнвәр абыйны күптәннән беләм, мин редакциядә эшли башлаганда (1973 ел) ул Мичурин исемендәге колхозда партия оешмасы секретаре иде. Аннан соң лаеклы ялга чыкканчы баш инженер булып эшләде.

Безне ул кочак җәеп каршылады, колаклары ишетмәүгә борчылгалап алса да, күп нәрсәдән хәбәрдар икән. Илшат Габделфәртович белән иген уңышы, бәрәңге алуның барышы турында сөйләшеп утырдылар. “Уракка көннәр  әйбәт булды, уңыш та әйбәт икән, – диде ветеран. – Әле октябрьдә дә көннәр әйбәт булачак, өч кенә көн яңгыр явачак. Безгә бит төрлесен күрергә туры килде,  корылык елларда вагоннарга төяп салам ташыдык. Азыгың юк, дип тормадылар, сөт сорадылар. Ул елларда ук бер сыердан өч мең литр сөт савучылар бар иде”.

Ветеранның сөйләр сүзләре күп, заманында утын да, суын да кичкән, гыйбрәтле хәлләр җитәрлек булган.

– Мине Аллаһы Тәгалә ун тапкыр үлемнән алып калды, бу дөньяда кирәк булганмындыр инде, – ди ул. – Тракторда төнлә җир сукалаганда йоклап киткәнмен. Бервакыт башыма сукканга уянып киттем дә, уйлап та тормастан тормозга бастым. Алланың рәхмәте, тракторым тирән елгага төшеп китәм дип тора, аны сука гына тотып калган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әнвәр абый 15 яшеннән ферма мөдире булып эшли башлый. Колхоз рәисе аны идарәгә чакырып: “Менә, энем, без китәбез, сезгә эшләргә кала, сиңа ферма мөдире вазыйфасын йөклибез”, – ди. Барлык ирләр сугышка китеп бетә, эшләр хатын-кыз, картлар, бала-чага җилкәсенә кала.

1942 елның августында чират Әнвәргә дә җитә. Аларны өч ай  шоферлар әзерләү курсларында укыталар. Беренче сугышка керүе Новгород өлкәсенең Старая Русса шәһәре янында була. Машина белән пушкалар өстерәтә ул. “Безнең өскә немец самолетлары бомбалар яудыра башлады, – дип сөйли ветеран. – 72 самолетны санап өлгердем, янымда гына бомба шартлады, мине балчык күмеп китте. Аллаһының мәрхәмәте белән исән калганмын. Адым саен үлем белән күзгә-күз очрашулар күп булды”.

Әнвәр абый туган авылына 1947 елның апрелендә генә кайта. Тракторчы булып эшли башлый, механик, бригадир, партия оешмасы секретаре,  авыл Советы рәисе, баш инженер була.

Игелекле, хезмәт сөючән балалар үстерәләр. Әнвәр абый рәссам да әле, ул ясаган рәсемнәр туган як табигатенә мәхәббәт белән сугарылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X