erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Вадим Захаров: "Хуҗалар 113 мең сум акчаны бирмәде"

Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров Төзүчеләр көне уңаеннан моннан 3-4 ел элек төзелештә эшләгән чакларын искә алды ("Шәһри Казан").

 

“Моннан бер 3-4 ел элек төзелештә эшләп алырга туры килде. Авылдан Казанга тракторны куып алып килдем. Пчеловод белән Казан арасы - 120 чакрым. Һава торышының төрле чагы булды - кояшлы көне дә, яңгырлы көне дә. Төзелештә эшләгәндә, участокның бер башыннан икенче башына трактор белән су ташу миңа йөкләнгән иде. Әйткәнемчә, яңгырлы көнне дә эшләргә туры килде.

 

Реклама

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Техника булгач, төрле чагы була - ватылган чагы да, пычракка баткан чагы да. Шул вакытта боттан саз ерып йөргән вакытлар искә төште. Тракторда эшләүчеләр аңлыйдыр. Үзәк бәгырьләремә үткән чаклар иде ул. Зарланып әйтүем түгел, эшләгән эшнең акчасы да түләнде. Ул вакытта көненә 10 сәгать эшлибез (тракторның сәгате 1200 сум). Тик шулай да төзелеш ахырына таба түләүләр кимеде, соңыннан бөтенләй бетте. 113 мең сум акчаны биреп бетермәде хуҗалар, ә андыйлар мин генә түгел. Төрле техникада эшләп бик күп кеше акчасын ала алмый калды”, - дип язган Вадим Захаров.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/vadim-zakharov-khualar-113-me-sum-akchany-birmde

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X