Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Власть вәкилен хурлаган өчен

    10 мең сум штрафка тартыла.

    2019 елның июнь ахырында 35 яшьлек Алмаз Шаһиев район хастаханәсенең кабул итү бинасында кешеләр барында үз бурычларын үтәүче полиция хезмәткәрен хурлый.

    Хастаханә хезмәткәрләре җәмәгать тәртибен һәм кешеләр тынычлыгын бозучы, табиблар эшенә комачаулаучы исерек ирне тәртипкә китерү өчен полиция нарядын чакырткан булалар.

    Суд карары белән А.Шаһиев РФ Җинаять кодексының  319нчы маддәсендә күздә тотылган җинаятьне эшләүдә гаепле дип табыла һәм 10 мең сум штрафка тартыла.

    Радик Хәбибуллин,

    Арча районы прокурорының өлкән ярдәмчесе,

    юстиция киңәшчесе

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: