Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Зөлфирә Шәйдуллина белән Алмаз Мирзаяновтан шатлыклы хәбәр

    Алмаз белән Зөлфирәнең күптән түгел никахы узды кебек. Әмма тантанадан инде ярты елга якын вакыт узган икән. Ялларда яшь пар гөрләтеп туй уздырды.

    Гөлләрдәй матур парны бар татар инстаграмы котлады. Туйда булган артистлар да котлаулы язмаларын урнаштырдылар. «Мирзаяновлар! Фазлыевлар сезне тагы бер кат чын күңеленнән котлый! Бәхетле булыгыз!
    Гөрләп кирәк яшәргә! Туй нык шәп булды! Рәхәтләнеп ял иттек», – ди Азат Фазлыев.

    Котлауларга танылган скрипкачы Динә Закирова да кушыла:  «Сюрпризлар ясап сөйгәннәрен сөендерә алган кешеләргә исем китә минем, Алмаз шундыйлардан!».

    Котлауларга без дә кушылып, яшь гаиләгә озын һәм тигез гөмер, чәчкәләргә күмелгән юллар телибез.

    Реклама

    Автор: Г. Вәлиева

    Фото: Инстаграм @zulfira_shaydullina

    http://www.sahne.ru/kheberler/13665.html

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: