«Үз өемдә ирем туганым белән хыянәт итте...»
Поездда барабыз. Иксез-чиксез кырлар-урманнар кала... Нинди иркен минем туган илем, диярсең! Янәшәмдәге татар апасы да бу хозурлыкка мөкиббән китеп, сокланып карап бара. Йөзе кырыс, каушаган сыман. Хәзер кемнең генә уй-хәсрәте юк соң?! Кеше саен ниндидер уй-борчу, анысы ("Шәһри Казан").
– Нәрсә булды, апа? Берәр якын кешегезне югалттыгыз мәллә? – дип сорап куйдым.
– Әй, акыллым, замана ахыры алдыннан туган туганны белмәс, диләр. Шул көннәрдер инде, Аллаһ сакласын!
И, матур заманаларда үстек тә инде – туганнар өчен үлеп тора идек. Район үзәгендә яшәүче әнинең сеңлесе гаиләсе белән кайтса, табын түрендә җырлашып утырырлар, бакчада кәеф-сафа корырлар иде. Зина апа кулыбызга 3 литрлы банкалар тоттырып куяр иде дә, шулар тулганчы бакчабыздан кура җиләге җыеп бирә идек. Чия-слива өлгергәч, чиләк-чиләк аларга озата идек. Түшкә-түшкә сарык, боты белән ат итен күчтәнәчкә аларга җибәрә иде әти-әни. Каникулларда балаларын карарга, коляска тартып йөрергә аларга бара идек.
Әнинең сеңлесе Зина апаны шулкадәр яратканмын – үземә биргән бүләкләрне, шоколадларны җыеп барып аңа җибәрә идем. Авылның икенче урамында яшәүче әбиемә көн саен кизләүдән су ташыйм, кәстрүл белән аш алып барам. Әби янына иптәшкә кунарга калганда, ул: “Бу йортны әниең белән шәл бәйләп салдык. Район газетында Ижевскига медучилищега укырга чакырып язганнар иде. Зинаны шунда укырга җибәрдек, шәл бәйләп, аны укыттык. Тәтә апаң да (әбинең олы кызы) булышты”, - дип сөйли иде.
Район үзәгендә җир алып, дача төзергә булышучы да тәтә апа булды. Ире белән йорт төзергә материаллар алып бирде алар Зина апаларга. Еллар узып, бер аларга баргач, дача күрергә җыенгач, без үстерешкән 25 яшьлек кызлары юлга аркылы төште. Дачага барып, ашап бетерәбезмени?! Алар үскәндә, үзем капмыйча, аларга чиләкләп җиләк җыеп озатуым турында исләренә төшереп тормадым инде. Ул гынамы соң әле... Ул кыз Казанга укырга килгәч, берара бездә торып алды бу. Шәхси йортта яшибез – безгә ирем белән 25-26шар яшь, ул чакта әле 2 бала. Берзаман балаларны бакчадан алып эштән кайтып килсәм: ирем моның күкрәген тотып, үбешеп торалар. Ә мин бу сеңелкәшкә ярдәм йөзеннән акча биргәндә, ирем: “Мин аңа түлим бит”, – дигәнне аңламаган идем.
Тормышта менә нинди хәлләр була – үз өеңдә иреңнең туганы белән хыянәт! Тормышны җимерүче дипме, карак дип атар идегезме сез аны? Хыянәте, эчеп кыйнаулары аркасында түзә алмыйча 30 яшьтә аерылырга бирдем. Бу – соңгы чик иде. Кеше ирен, балалар әтисен аздыручы, тормышны җимерүчеләр булмаса, ятим балалар булмас иде бит! Бу бит әле узган гасырның 90нчы елларында, ирекле мәхәббәт чоры түгел. Зина апага да, җизнигә дә кызларының тәртипсезлеге турында берни әйтмәдем. Сезгә дә бу турыда сөйләмәсәм дә ярый иде инде. Сөйлисе килгәнем – катлаулырак. Моннан ун ел элек Зина апаны 70 еллыгы белән тәбрикләргә бардым. Миңа 50 тулмаган иде әле. 4 бүлмәле фатирында берүзе яши хәзер. Дачага да сирәк йөри икән. Балалары – олысы Мәскәүдә, икесе – Казанда зшмәкәрләр. Зина апа авылдагы әби нигезен – төпчек энебез гаиләсе белән яши торган җирне алмакчы икән. 27 яшендә бу нигездән чыгып киткән апага, 70 яшендә оныкларына бу җирне калдыру уе кергән... “Анда энебез, киленебез яши бит. Налогын түлиләр”, – дим. Бу йортта энем белән киленебез улларын үстерде. Абзар сарай төзеп, ат асрыйлар иде. Тиресле уңдырышлы җир ымсындырганмы, Зина апа:
“ Мин ул әрәм тамакларга җир калдыраммы? – дип акыра башлады.
Җир-гомер бакый кешенең иң кадерле байлыгы булган. Ул нигездә әби вафатыннан бирле төпчек энекәш яшәде, булдыра алганча төзеделәр, нигезне карадылар. “Җирләрен алсаң, синең янга килмибез дә, соңгы юлга озатырга да кайтмыйбыз!” – дидем. “Кем беренче үлә әле!” – дип мыскыллап көлде генә Зина апа.
Сыкранып чыгып киттем. Аның акырып-бакырып калуы колак төбендә хәзер дә яңгырап тора. Кешедән дә оялмыйча, авыл администрациясенә кайтып тавыш чыгарган, район үзәгендә кирәкле органнарга барып: “Ул җир буш тора, мин – прямая наследница!” – дип алдап-йолдап, документлар җыйган. 80 яшьлек әниебезне прокуратурага йөртте. Энебез гаиләсе ул нигездә пропискада иде. Аның рөхсәтеннән башка йортны да, сарайларны да сүтеп аттылар.
“Җимерергә кайттык!” – дип, Казанда яшәүче улы белән бакчадагы усакларны да кистерделәр. Гөнаһтан курыктылармы, белмим, әнисе утырткан агачларны авыл малайларыннан кистерделәр. Әби сукыр күзләре белән шәл бәйләп чыгарткан мич тә юк, ядкаре дә юк. Хәзер анда тимер капка. Без чөкердәшеп үскән балачак, үсмерчак нигезен Зина апа Мәскәүдәге улына яздырган. Мәскәүдә берничә фатирга ия эшмәкәр улы – авылдагы әниебез туып-үскән, ул төзеткән нигезгә хуҗа хәзер. Зина апаның шәхси хуҗа булып, мал җыюы туганлык, намуслылык, оят дигән хисләрдән өстен булды. Туганнарны рәнҗетеп, талап алган җирдән рәхәт күрерләр микән соң алар?! Гомер көзендә туганлык җепләре өзелеп җыр туктап калды... Ялганмый инде кайчандыр җырланган матур туганлык җыры. Югары көчләр бар бит ул! Дүрт бүлмәле фатирында Зина апа аякларын көчкә сөйрәп йөри. Кеше хакы атлатмый шул ул! Кыямәт көненә күңел тынычлыгы белән бара алырмы ул? – дип тәмамлады юлдашым моңсу хикәясен.
Алла сакласын! Шундый хәлдә калырга һичкайчан язмасын! Туганнар рәнҗеше бәрабәренә мондый мал беркайчан кирәкми! Мәңгелек җирдә җавап бирәсе бар бит әле!
Юлдашым сөйләгәннәрне бердәнбер сердәше буларак сабыр гына тыңлап бардым. “Моны гыйбрәт итеп гәзиткә язарга ярыймы?” – дип сорадым. Ул ризалык белдереп, башын чайкады.Үзегез һәркайсына бәһа бирерсең, укучым!
Равилә Мөбарәкшина,
Казан.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/z-emd-irem-tuganym-beln-khyyant-itte
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев