erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Утыз елдан соң кавышу...(булган хәл)

Сәгыйдә апа шушы көннәрдә короновирустан вафат булды... Ә аның тормыш юлын сүтә башласаң, роман язарлык... Бик чибәр иде ул яшьлегендә. Билләрен каплап торырлык озын кара чәч, янып торган куе-коңгырт күзләр, алсу-түгәрәк бит...("Шәһри Казан").

 

Әмма шушы чибәрлегенә өстәп озын буй гына бирмәгән аңа Ходай. Кечкенә дә төш кенә дип әйтәләр аның кебекләр хакында. Шул кечкенә буе аркасында аның язмышы һич көтмәгән борылыш алды...

Озын буйлы, киң җилкәле, зәңгәр күзле Зариф белән алар заводта эшләгәндә танышты. Бик матур итеп, үзара хөрмәт итешеп, кадерләп очрашып йөрде яшьләр. Инде бер-берсен өзелеп сөйгән яр чәчләрне чәчкә бәйләү нияте белән яна башлады. Зариф кызны әти-әнисе белән таныштырырга дип авылларына алып кайтып китте.

Бер күрүдә ошатмады кызны Зарифның әнисе. Артык чибәр, артык сөйкемле, артык самими, артык әдәпле, артык кечкенә буйлы... артык!  дип фикер йөртте ул. “Бигрәк кечкенә буйлы! Көянтә белән су ташырга да ярамас мондый килен!” – дигән фикерне улына да сеңдерде. Үз дигәненә иреште ана кеше – аерды яшьләрне.

“Бер дигән” хатын тапты әнисе улы өчен! Бер елдан уллары туды. Әмма нигезе мәхәббәткә корылмаган гаилә ныклы була алмады – озакламый аерылыштылар. 
Сәгыйдә дә башкага кияүгә чыкты, ике бала үстерделәр. Аның гомере кискен сюжетка корылган бәян төсен алды – башта ире, соңрак бер юлы ике баласын җирләде Сәгыйдә. Ничек акылдан язмаган да, ничек яшәү өчен көч таба алган – анысын үзе генә беләдер. Әмма китабының ул битен япкач, Аллаһы Тәгалә аны яңадан яшьлек яры белән кавыштыра – утыз елдан соң Зариф белән Сәгыйдә кушылып бергә яши башлыйлар. Парлы озын гомер язган иде аларга. Туксанның аргы ягына чыккач кына авырып Зариф бакыйлыкка күчте. Инде Сәгыйдә апа тагын ялгыз калды. Дөрес, күрше-күлән, таныш-белеш, ерак туганнары аны ташламады – даими рәвештә хәл белеп, ярдәм итеп торды. Һәм менә шул дәвердә пандемия дигән дәһшәт дөньяга килеп кереп, үзизоляция чоры башланды. Беркемне фатирына кертмәде, беркем белән күрешмәде Сәгыйдә апа ике ел буена. Таныш-белеш белән телефон аша аралашты, ризыкны да фатир ишек төбенә генә куеп китә иде туганнары. Әмма Әҗәлетдин аны барыбер эзләп тапты. Инде дөньялар тынычланды, авырулар кимеде дигәндә, коронавирус йоктырып, Сәгыйдә апа да мәңгелек йортка күченде. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ике ел буена беркем белән күзгә-күз аралашмаган Сәгыйдә апа янына берничә көн элек кенә чит илдән кайткан оныгын ияртеп күршесе хәл белергә кергән булган...

Ландыш Тимерова

 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/utyz-eldan-so-kavyshubulgan-khl

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X