erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Улым яшендәге егет белән очрашам

Миңа – 45 яшь. Ирем белән 24 ел бергә яшибез. Ул вахтада эшли, атнасына ике тапкыр гына, ягъни бик сирәк күрешәбез. Кичләрен күңелсез булгач, ирем югында танышу сайтына керергә булдым. Иремә хыянәт итү уемда да юк иде. Бары тик аралашырга теләдем ("Шәһри Казан").

 

Шулай булды да. Төрле кешеләр белән таныштым, аралаштым. Берзаман хәтта азарт барлыкка килде. Күп вакытымны шул сайтта үткәрдем. Озак та үтмәде, миңа 22 яшьлек чибәр егет язды. Аралашу манерасы да, тышкы кыяфәте дә бик ошады. Шактый вакыт язышканнан соң, очрашырга тәкъдим итте. Безнең очрашу аның фатирында булды. Ничек анда баруымны үзем дә аңламыйм. Матур гына сөйләшеп утырганнан соң, ул мине үпте. Бар дөньяны онытып, рәхәтләнеп үбештек. Кыскасы, без мәхәббәт белән шөгыльләндек. Түшәктә дә шәп булып чыкты ул. Мин бәхетнең җиденче катында идем.

Билгеле, безнең мөнәсәбәтләр бер күрешү белән генә тәмамланмады. Без тагын һәм тагын күрештек. Ирем эштә булганда, очраша башладык. Әйе, беләм, мин – оятсыз хатын. Ирем алдында бик оят миңа. Ул үзе бик әйбәт ир һәм яхшы әти. Сөяркәмнең улым белән бер яшьтә булуы да башка сыймаслык хәл. Ирем түгел, беренче чиратта, улым мине бу адымым өчен беркайчан да гафу итмәячәк.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Егет белән араларны өзәргә кирәклеген аңлыйм. Ләкин ул миңа язган саен дәртләнәм, аны телим. Моны ничек туктатырга? Зинһар, киңәш бирегез.

Исемем редакция өчен генә.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/ulym-yashendge-eget-beln-ochrasham

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X