Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Гөлназ Миньязова: “Илнур кире кайтсын дип теләмәдем...”

    Танылган алып баручы Гөлназ Миньязова социаль челтәрдә гаилә тарихының бер өлешен язган.  "Аерылышкач, тагын да авырлашты, күңелгә авыр иде", дигән ул.

     

    “Аерылышмыйча түзеп булмады. Өч ел гына уйладым, алдым-салдым... Аерылышкач, тагын да авырлашты, күңелгә авыр иде. Аннары үземне таптым! Көчемне күрдем.
    Хәзер Илнур белән сөйләшәбез, ул үз юлыннан барган, мин үземнекеннән. Тик ул юллар дүрт елдан кавышасы булган. Илнурның аерым чакта тормышында серле хәлләр булган. Теләсә, бу турыда үзе сөйләр.
    Ә мин? Ә мин ялгыз буласым килмәде. Илнур кире кайтсын дип теләмәдем, үз кешемне сорадым. Һәм юллар чатында язмыш кабат кушты.
    Дөнья диген. Аның гаҗәп матур шигырьләре бар. Минем турыда. Миңа багышлап. Укыйсыгыз киләме?” дигән ул.

    Ике ай элек Гөлназ белән Илнурның кушылып, кабат бергә яшәүләре турында хәбәр иткән идек: Илнур белән Гөлназ кабат бергә!

    Реклама

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/glnaz-minyazova-ilnur-kire-kaytsyn-dip-telmdem

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: