erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Җырчы Лилия Вахитова: “Җанымның яртысын тартып алдылар...”

2 апрельдә җырчы, Уфа шәһәрендә иҗат итүче автор-башкаручы Лилия Вахитованың улы Вадим Хәтмуллин вафат булды. Егетнең вакытсыз үлеменең беренчел сәбәбен йөрәк өянәге дигәннәр…("Шәһри Казан", Лилия Гайнуллина).

 

Без аның әнисе Лилия ханымга шалтыратып, улы турындагы якты хатирәләрне барладык.
– 4 апрель көнне җирләдек, карт әтисе янында. Чакмагыш районында, әтием дә, сеңлем дә шунда җирләнгән, – дип сөйләде безгә Лилия ханым. – Әтием 2 июльдә вафат булган иде, Вадим 2 апрельдә җан җирде. Туган көне 2 майда. Үлгән елы 2022дә... Саннар магиясе, диярсең.

Вадим оператор булып эшләүче дустының туган көненә киткән, шуннан кире исән-сау әйләнеп кайтмаган, әлегә суд-медэкспертиза нәтиҗәсе билгесез.
– Ике көннән артык көтә алмыйбыз бит инде, җирләргә булдык. Вадимның үлеме турында дуслары шалтыратып хәбәр итте, хушымны җуя яздым. Ярый әле үзем генә түгел идем. 39 яшь туларга тиеш иде улыма. Туган көнендә тортка куярга, дип шәмнәр алган идем, – дип сөйләвен дәвам итә Лилия Вахитова. – Аны соңгы юлга озатырга бик күп дуслар, танышлар килде. Әле дә ике республикадан да иҗатымны сөючеләр кайгымны уртаклашып яза, хәлләремне белешә. Җан ярасы шундый көчле, берничек тә басып булмый. Гел елмаеп йөри торган, искиткеч зыялы, спорт сөючән иде. Олы апасы белән арасы ике яшь кенә. Апасы юридик факультетта, Вадим Спорт академиясендә тренерлыкка укыды. Икесен дә укытуы авыр булды, түләүләре дә күп иде, армиядән соң укырмын дип укуын ташлап торды. Аннан соң Уфаның “Туган тел” компаниясендә, “Вся Уфа”, БСТ, “Рен-ТВ”, “МТВ-Микс” каналларында да эшләп алды. Шулай ук Вадим минем уң кулым – операторым булды, 2014 елдан башлап «Тургай» һәм «Сәләт» фестивальләре өчен клиплар төшерде. Эшендә гел мактауда булды. Моннан тыш, төрле чараларны төшерә, видеограф хезмәте күрсәтә иде. Аның белән бәйле барлык хатирәләр хәзер кылт итә дә искә төшә. Көчсезләрне яклады, дөреслек өчен нык тора иде. Армиядә хезмәт иткәндә дә яңа килгән егетләрне яклап “дед”лардан аңа еш эләккән. Берүзе бөтенесенә каршы торган, кечкенәдән көрәш белән шөгыльләнде. Чечняда да булып кайтты. Вадим укымышлы бала, бик күп китаплар укый иде. Өйдә бөтен нәрсәне эшли, белмәгән эше юк. Яшьлегендә бер тапкыр өйләнеп тә карады, хатыны безнең милләтнеке түгел. Холыклары туры килмәгәндер, аерылыштылар. Шуннан соң өйләнмәде. 12 яшьлек кызы бар.
Ничә ел ялгыз яшим, янымда терәк булырдай ир юк. Ләкин, Аллаһка шөкер, әнием, ярдәмгә әзер торучы өч балам белән сөенеп яшәдем. Алар белән һәрчак горурландым. Вадим кече кызым өчен әти сыман булды, терәк-таяныч иде. Хәзер ул булмагач, җанымның яртысын тартып алдылар шикелле. Бала хәсрәте бик авыр шул. Һаман да ышанасы килми үлүенә, үз ачкычы белән ишекне ачып керер дә, мин кайттым, әни, дип яныма килер сыман...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Лилия Вахитованын авыр кайгысын уртаклашып аның иҗатташ дуслары бик күп шигырь, бәет язганнар. 
Аның берсе Нәкыя Хәйруллинадан:
Кайгы килә, сорап тормый бездән,
Хәсрәт эчләренә юл ачып...
Бала югалтуы әни өчен
Әйтеп бетергесез, бик ачы.
Иңнәремә ябам инде хәзер
Сабырлыктан үргән шәлемне.
Дога кылам, җиңеләйтер өчен
Йөрәк өзгеч шушы хәлемне.
Бала кайгылары бирмә, Аллаһ,
Әрем үләнедәй ул ачы.
Йөрәк ярасыннан кан бөркелә,
Әйтерсең аны, телә кайчы
Хәсрәт-сагыш уты ялмап алган
Юлны хәзер ничек үтәрмен?
Балакаем, белмим ничә еллар
Керерсен дип, сине көтәрмен..

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/yrchy-liliya-vakhitova-anymny-yartysyn-tartyp-aldylar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X