Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Данир Сабиров: «Дөньяга тууым да башка кешеләрнеке төсле булмаган»

    Танылган алып баручы һәм җырчы Данир Сабиров инстаграмда тормыш юлының кызыклы мизгелләре белән таныштырып бара. Чынлап та кызык: без дә караштырдык ("Шәһри Казан", Зоя Солошина).

     

    1 бүлек
    Минем дөньяга тууым да башка кешеләрнеке төсле булмаган. Самолетта туа язганымны әле белмәгәнсездер дә?! Ул вакытта әти-әни Коми якларында, Ухта шәһәрендә яшәгән. Табиблар фараз итүенчә, мин 15 февральдә туарга тиеш булганмын. Әни, бала табарга дип, туган ягы – Азнакайга кайтырга булган. Самолетка утыру белән аның тулгагы башланган.
    31 гыйнвар көнне әти-әни туры рейс белән Ухтадан Бөгелмәгә очалар. Аннары, автобус белән Азнакайга кайталар. Әле бит Азнакайдан соң авылга да кайтырга кирәк... Автобус булмагач, җәүләп Сәпәй авылына таба атлыйлар. Хәтерегездәдер, әйеме: әнинең тулгаклары, анда мин туарга торам, ә ул кышкы буранда, ачы салкында зур юлдан чемоданнар тотып авылга кайтып бара...

    2 бүлек
    ...Азнакай белән Сәпәй авылы арасы 7-8 чакырым. Караңгыда ярты юлны алар шулай җәяү узган. Аннары автобус очраган һәм шофер әнине җәлләп, авылга, капка төбенә кадәр кертеп куйган.
    Авылдагы фельдшер белән киңәшләшеп, әнигә каршы килеп, скорый чакыртып, аны Азнакайга балалар табу йортына җибәргәннәр.
    “Балалар йортына барып та җиттем, шундук тудың да. Сәгать 12 тулып 10 минут киткән иде”, – дип сөйли миңа әни.
    Роддомдан мине Сәпәйга алып кайтканнар. 2 ай анда яшәгәнбез дә, әтинең отпускысы беткәч, киткәнбез Ухтага.
    Ухтада, гомумән илдә, җиңел түгел вакытлар башланган. Әтинең эшендә – сокращение... Әни – декрет ялында. 
    Эш юк, акча юк, ә яшәргә кирәк. Нәтиҗәдә әти-әни башка урынга күченергә кирәк дигән карар кабул иткән.
    Әнинең Азнакайга яшәргә кайтасы килгән, ә әтинең – Үзбәкстанга. Һәм без кайда күченеп киткәнбез дип уйлыйсыз?! Дөрес, Үзбәкстанга. Яшь ярымлык Данир әти-әнисе белән, поездга утырып, киткәннәр бөтенләйгә яшәргә дип Үзбәкстанга...
     
    3нче бүлек
    ...Әтинең ишле гаиләсе (әтиләр 10 бала, ул 4нчесе) безне үзләренчә матур итеп каршы алганнар.
    “10 бүлмәле йортта бернинди дә мебель юк иде, ашарга пешерү, ашау – идәндә, йокларга – сырылган яңа юрган белән мендәр, аңа тыш кидерү бөтенләй дә юк”, – дип сөйли әни.
    Әнигә тапчан артында идәндә утырып ашау авыр булгач, бабай хәтта кечкенә скамейка ясап биргән.
    Май аенда күченеп килгәнбез. Бик эссе вакытлар. Әни энекәш белән авырлы... Шулай булса да, әтинең крутой дядясы аны “Бохар” дип аталган ресторанга эшкә повар итеп урнаштырган. Әни анда көн-төн пилмән бөккән. Ул эштә булганда мине апалар чиратлашып карады.
    Башка милләт кешесе булганга, әнине каенанасы артык яратмаган. Аннан тыш әле, әтинең кияүгә чыкмаган туганы Нарҗан да аңа гел каршы чыккан. “Килен бар бит, ул ашарга пешерсен”, – дип кенә торган.
    Пешергән әни беркөнне ашарга. Шулпа салган, токмач кискән. Токмач ашын үзбәк туганнар мактый-мактый ашаган. Тик Нарҗан барыбер: “Бер атна пешерергә тиеш итне бер салуда бетерде”, – дип төрттергән. Әнигә ничек авыр булганын бер ул гына белә.
    Әни туган ягын бик сагынган. Июль азагында (3 ай яшәгәч) чыдар хәле бөтенләй калмаган... Эссе һава бик интектергән, хәтта төннәрен дә йоклый алмаган.
    Беркөнне әти белән әни бик каты гына сүзгә килгәннәр. Хәзер-хәзер икенче баласын табарга торган әни әйберләрен җыеп, мине җитәкләп, тимер юл вокзалына Татарстанга кайтырга дип чыгып китә...

    Реклама

    4 бүлек
    ...Әнине әти куып җиткән. “Ярар, Флүзә, кайтыйк, иртәгә әйберләрне җыеп, бергәләп Татарстанга китәрбез”, – дигән.
    Кире кайтканбыз, әти-әниләр барлык туганнар белән утырып сөйләшкәннәр. “Әйе, сезгә анда җиңелрәк булыр”, – дип, бабай да үз фатыйхасын биргән.
    Шул ук урау юллар белән Азнакайның Сәпәй авылына әйләнеп кайттык. Күп вакыт үтми, әни миңа энекәш алып кайтты (1988 ел, 17 август). Энекәшкә мулла Зиннур дип исем кушты, тик әнинең әтисе аңа документ артыннан киткән дә, Назыр дип яздырып кайткан.
    Мин авыл садигына йөри башладым, әни декрет ялында, ә әти колхозда нинди генә эштә эшләмәгән. Көтүче дә булган, доер да (сыер савучы)... Ә иң кызыгы – аның тракторист булып эшләве. Тәҗрибәсе бөтенләй дә булмаган әтине тракторга утыртып куялар. Көн буе ул гусеничный тракторда басу сөргән дә, караңгы төшкәч кенә өйгә кайткан. Бервакыт кайтканда әти сабанын күтәртеп куярга оныткан да, басудан өйгә кадәр бөтен урамны урталайга сөреп кайткан.
    Хәзер кызык, ул вакыт өчен бик кызганыч хәл иде ул.
    Әнинең декрет ялы тәмамлангач, ул Азнакайга "Юность" ашханәсенә эшкә урнашты. Әти милициягә эшкә керде һәм эшеннән безгә тулай торак бирделәр. 17 квадрат метр бүлмә. Һәм анда нәрсә башланганын белсәгез?!..

    5нче бүлек
    ...Рәхәт тормыш башланды! Бик ошый иде безгә тулай торакта яшәү! 5-6 яшь иде безгә, Назыр белән эт алып кайттык. Тулай торак коридорында “мал” тотарга булдык. Туалет ишеге янында аңа йорт ясадык, бөтен общежитие балалары белән мәш килдек. Эткә Щеночек дип исем дә куштык. Назыр белән чиратлашып бүлмәгә кереп, әнидән: "Щеночекка колбаса бир әле", – дип сорый идек. Әни безнең болай йөрүдән тәмам ялыккач: "Щеночекка түгел, сыночекларга да юк әле", – дип безне кире бора башлады.
    Ул вакытта бит товар алып сату модада булган. Үзбәкстаннан туганнар товар алып кайткан, әти шуны реализовать иткән. Общежитие шау-гөр килеп тора иде. Атна азагында аннары шул товарны сумкаларга төяп, сатарга авылга кайтып китә иде.
    Тулай торакта иң интектергәне – ул тараканнар иде. Ничек кенә алар белән көрәшмәдек?! Ялларда авылга кайтып киткәндә дихлофос сибә идек тә, 2 көннән килгәч, шул тараканнарны чүпли идек. Әмма алар тагы килеп чыга иде. Инде беркайчан да бетмәс кебек тараканнар, беләсезме, нәрсәдән соң үлеп бетте?!..
    Анысын алдагы саннарда сөйләрбез.

    Дәвамы бар

     

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: