erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Үлемнән калды, бер атнада өч операция ясатты»: кеше бөере белән яшәүче егет тарихы ("Интертат",Гөлнар Гарифуллина)

Чаллы егете Артур Мохамаевның тарихы үзәк өзгеч: 37 яшендә ул инде икенче тапкыр донор бөерен ала, чөнки 2016 елда әнисеннән күчереп утыртылган бөер озакка җитми – 2,5 елдан организмы кире кага. Туганнары, Динараның мәхәббәте белән тормыш яме кабат кайта – Артурга яңа бөер куялар. Хәзер шуңа ияләнеп йөргән мәле.

Без бу пар белән өч ел элек таныштык. Республика клиник хастаханәсендә алар ничек кавышканнары турында сөйләгән иде. Әнә шулай уртак газаплары мәхәббәткә китергән. 2018 ел ахырында аларга бик зур михнәтләр кичерергә туры килә. Алты ел эчендә ике тапкыр яңа бөер күчереп утырту тарихын тәкъдим итәбез.

«Артур бөере эшләми башлауны бик авыр кичерде»

Артурга соңгы операцияне ясаган чакта Динара аны хастаханәдә көтеп тора. Иртән башланган операция төштән соң гына тәмамлана. 

– 2016 елда аңа әнисе бөерен бирә, тик инфекция кергәндерме, нәрсә булгандыр – 2,5 елдан бөер эшләми башлады. Организмы кире каккан. Гомумән, бөер күчереп утырту – ул шундый әйбер, аның күпме эшлисен әйтеп булмый – уңыштан тора инде. Кемнекедер өч көннән дә эшләми башларга мөмкин, кемгәдер 20 елга, я гомере буена җитәргә мөмкин.

Артур бөере эшләми башлауны бик авыр кичергән иде. Үлемнән калган кеше ул, бер атна эчендә өч операция кичерде. Кан китеп, гемоглобины төшеп, башта канын туктаттылар, 1 – 2 көн узгач, кулына фистула (катлаулы бөер авырулары булган кешеләргә гемодиализ уздыру өчен махсус аппарат – ТИ) тектеләр. Диализга йөрмәгәч, фистула бик кирәк. Урынлы наркоз ясап кына булса да, аны да авыр кичерде. Гемоглобины да түбән, тромбоцитлары ноль күрсәткечендә. Канын туктата алмадылар. Кеше рәтенә керә башлады, дип уйлаган идек, бер атнадан тагын төнлә каны китеп, төнне көчкә чыгып, иртәнге алтыда табиблар җыелып, тизрәк операция ясап, күчереп утыртылган бөерен алдылар. Шуны алмыйча кан агу туктамаячак иде.

Иртәнге җидедә башланган операция көндезге бердә генә тәмамланды. Мин аны шунда саклап яттым.

Әле дә ярый Казанда профилактикага яткан вакытына туры килде бу. Ул шул профилактикага барган җиреннән кайтып җитә алмады. Бер яктан, без хастаханәдә булганына сөендек. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бөерен алгач, гемодиализга кайтардылар. Фистуланы белеп теккәннәр инде. Шуннан аякка басты, җөйләре төзәлеп, диализга Чаллыга йөри башлады. Быел 6 июльгә кадәр йөрде. Ничә ел бит! Быел аңа тагын бер яңа бөер куйдылар. Бу юлы 46 яшьлек ир-атныкын. 6 августта бер ай булды, хәзер тернәкләнеп килә, – дип сөйләде Динара.

«Өч тапкыр чакырдылар, өчесендә дә – сишәмбе көн иде»

Шунысы да бар: туры килә торган донор бөере табылгач та, реципиентның санаулы сәгатьләр эчендә килеп җитүе мөһим. Медицина фәннәре кандидаты, бөер трансплантациясе бүлеге табибы Ксения Ситкина донор бөерен, күп дигәндә, 24 сәгать эчендә, иң яхшысы – 18 сәгатькә кадәр куярга кирәклеген әйткән иде, алайса өзлегүләр булуы ихтимал. Кеше тормышында бөерне барлыгы дүрт тапкыр күчереп утырту мөмкин. Бөер уртача 10 ел эшли, яңа бөер белән 30 ел да яшәүчеләр бар. Киләсе бөергә кадәр пациент тагын вакытлыча диализга күчеп тора.

Ике операция берьюлы башкарыла – донордан бөерне алу һәм күчереп утырту. Авыру кешенең үз бөерләре, эшләмәсә дә, трансплантация вакытында үз урынында кала икән. Донор бөере алган кешеләр гомер буена табиблар күзәтүендә. Мохамаевлар да табибларга ай саен барып анализ бирә.

Табиблар шалтыраткан вакытта Динара һәм Артур өйдә дә булмаган. Алар Әлмәттә урманда җиләк җыеп йөргәндә, көтмәгәндә Казаннан шалтыратканнар.

 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/news/ulemnan-kalgan-kese-ul-alty-el-ecenda-ike-yana-boer-kucerep-utyrtu-tarixy-5854379

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X