Арск-Информ
  • Рус Тат
  • 20 елдан артык фатирыннан урамга чыга алмаучы Роза апа Сафиуллина: «Сабыр итегез, барысы да вакытлыча!»

    Роза апа 1999 елдан фатирына бикләнгәндәй яши. Ул елны операция өстәлендә төптән уң аягын кисәләр. Шуннан бирле дөньяны урам аша гына күзәтә. «Бернишләп булмый, сабыр итәргә кирәк», – ди Роза апа. Менә 20 елдан артык шул сүзләр аның тормыш девизына әйләнгән.

    Сынаулар безне сынар өчен

    Роза апаның тормышы 23 яшенә кадәр башкаларныкыннан берни белән дә аерылмый. Кияүгә чыга, ике бала таба, эшли. Сынаулар тубык сөягенә бетчә чыгудан соң башлана. Кечкенә генә бетчә берничә елда «трофик язва»га әйләнә. Аягы бүрәнәдәй шешенә, җыерчыкланып салынып төшә, фил аягына охшап кала. Төннәр буе сызланып күз яшен түккән кызны әнисе: «Сабыр ит, түз, балам, авыруың узар», – дип тынычландыра. Тик чир узгынчы булып чыкмый, икенче аягына да күчә. Табибларның, уң аягыңны тездән кисәргә кирәк, дигән сүзләре белән озак килешми. Аны ул елларда башка сынаулар көтә: әнисе, каенатасы, 44 яшендә ире бер-бер артлы үлеп китә… Ире үлеменнән соң ике ел узгач, язмышын хирурглар кулына тапшыра… Шуннан соң, сабыр итә-итә, бер аяксыз гына яшәргә өйрәнә башлый. Ашарга пешерә, керне ялт иттереп уа, үтүкли. Киселгән аягы шешенгәнгә протез ясатып булмый. Урамга кеше арасына чыгулар туктала. Роза апа элег­рәк дүрт аяклы урындыкны шудырып, шуңа тотынып йөри ала иде. Соңгы елларда хәрәкәтләнү авырлашкач, коляскада гына утыруга калды. Инде аның тәгәрмәчләрен җил-җил әйләндерә, тик торырга яратмый. Өе һаман да чиста, нурлы, кухнясында аш-су пешә. Роза апаның иң зур юанычы – намаз, Коръән уку. Коръәнне башта татарча, аннан гарәпчә укырга үзлегеннән өйрәнде. Аның уйлавынча, барлык сынаулар Аллаһы Тәгаләдән.

    – Вируслы чирләр, афәтләр дә әллә каян килмәгән, безне сынау өчен җибәрелгән, – ди Роза апа. – Адәм баласы әллә ничек кенә яши башлады: Аллаһы Тәгаләне танымый, әти-әнисе, якыннары барын оныта. Ярышып дөнья куу китте. Мин барысын да булдырам, ни телим – шуны эшлим, дип масаялар. Алай яшәүнең дә чиге бар. Хәзер кешенең бөтен нәрсәсе җитешле, тик күңеленнән тынычлык качты. Шуны акчага да кире кайтара алмыйлар. Миннән теләк шул: намазга бассыннар, догалар өйрәнсеннәр. Нинди генә авыр чагымда да, якыннарымны югалткач та, кулыма Коръән алып, сүрәләр укый башлыйм. Әрвахлар рухына дога барып ирешә, сиңа җиңеллек, рәхәтлек килә. Үзегез дә сынап карагыз әле шуны. Бу киңәшләрне күп кешегә әйтәм. Әй, юк ла, миңа ул хакта уйларга иртәрәк әле, дип борылып басучылар да бар. Кайчан иртә, кайчан соң булуын беребез дә белми…

    Йөрмәскә дигәч, йөрмәскә инде…

    Реклама

    Роза апа янына хәл белешергә, үзләренең борчуларын сөйләп бушанырга кереп йөрүчеләр күп. Соңгы көннәрдә барысын да керүдән тыйган.

    – Йөрмәскә, өйдә утырырга кушалар икән, тыңларга кирәк, – ди ул. – Җитәкчеләр халыкны авырудан сак­лый. Телевизордан Америка, Италия табибларының өндәмәләрен күрсәтәләр. Алар кешеләргә, зинһар өчен, урамга чыкмагыз, дип ялвара. Ышаныгыз, уен эш түгел, авырулар шулкадәр күп, ничек дәваларга белмибез, диләр. Чыгып йөрмәскә кирәк, авыру һава аша килә бит. Ябылуда ятабыз, дип зарланган кешеләргә аптырыйм. Кыен чакта тик утырма, үзеңә шөгыль тап. Кечкенә генә фатирда да әллә никадәр эш: чистартырга, юарга, пешерергә, бизәргә… Үз йорты, каралты-курасы булган кешегә моңсуланып утыру бөтенләй дә килешми. Ишегалдыңа, бакчаңа чык та кулыңа себерке, тыр­ма ал… Артыңнан бөтен җир ялт итеп калсын… Күңелең үсеп китәр! Киңәш сорап шалтыратучыларга да сабыр итәргә кушам. Һаман ул турыда гына уйлап үзегезне бетермәгез, сөйләшү темагызны үзгәртегез. Менә мин егерме ел фатирдан чыкмыйча яшим. Авырыйм, аягым юк, урамга чыга алмыйм, дип сукранып утырсам, сүземне кемнең тыңлыйсы килер икән?! Сез дә якыннарыгызның йөрәген бозмагыз! Кайчак бик елыйсым килә, тән сызлауга, йөрәк әрнүгә түзәрлек түгел. Кеше иртән матур итеп киенеп урамга чыгып китә, кичен кайтып керә. Мин дүрт стена арасында утырам. Бүген дә, иртәгә дә беркая бара алмыйм… Берничә минуттан үземне кулга алып, Роза, елама, сабыр ит, синең хәлең еларлык түгел, дим. Аллага шөкер, якты дөньяны күрәм. Бер аякта булса да селкенәм, ашарга үзем пешерәм, фатирны җыештырам, вак-төяк йомышымны үтим. Тилмереп, кеше күзенә карап урын өстендә ятмыйм. Утырып булса да, намаз укыйм. Улларым, оныгым исән-сау. Әлхәмдүлилләһ, менә минем күпме шатлыгым бар. Әйе, елыйсың да, юанасың да. Исән-сау кешегә бөтен нәрсә вакытлыча, узып китә. Кәеф төшәрлек нәрсә юк бит, сакланырга гына кирәк.

    Фәния Арсланова

    Чыганак https://vatantat.ru/2020/04/20923/

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: