erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

32 ел гомер кичергән ирем мине 29 яшьлек хатынга алыштырды

Гомәр белән 32 ел матур һәм үрнәк гаилә булып яшәдек. Өйләнешкәндә, икебезгә дә 19 яшь иде. Утны да, суны да бергә кичтек. Тормышта нинди генә сынаулар аша узмадык, ләкин гаиләбезгә беркайчан да җил-давыл тидермәдек.

 

Моннан бер ай элек Гомәр өйгә кайтты да, “аерылышабыз” диде. Шулчак күз алларым караңгыланды, хәлем китте. Озак кына аңыма килә алмадым. Берничә көннән соң гына ни булганын белдем. Дөресрәге, Гомәр үзе сөйләде. Баксаң, үзеннән яшьрәк хатын белән танышкан икән. Яшьрәк дигәне - 29 яшьлек хатын. Аерылган, ике кечкенә баласы бар икән. 

Башта Гомәрне китмәскә үгетләдем, бу гамәлен акларга тырыштым. Ләкин аның минем белән сөйләшергә бернинди теләге дә булмады. Безнең балалар инде зурлар, алар әлегә бу хакта белми. Әтиләренең бу адымын ничек кабул итәрләр? Уйларга да куркыныч.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Аерылышканнан соң, өйне сатып, үземә кечкенә генә фатир алырга, яңа тормыш башларга телим. Гомәрне мәңгегә хәтердән сызып ташларга иде. Аңа карата нәфрәт кичерәм, күрәсем дә, ишетәсем дә килми аны.

Рәмзия Л. 
 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/32-el-gomer-kichergn-irem-mine-29-yashlek-khatynga-alyshtyrdy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X