Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Ач кешеләрнең ачуы яман була: хатынны үтергәнче кыйныйлар

    Куркыныч егерме беренче елда була бу хәл. Ачлыктан газаплы көннәр кичергән авылда...("Шәһри Казан").

     

    Берәүләрнең җандагы өметне саклагандай асраган соңгы кәҗә бәтиләре юкка чыга. Өч-биш ир-ат ызба саен кереп эзләп йөриләр. Кәҗәнең тиресен-тоякларын җиде-сигез яшьләрдәге улы белән (ире сугышта) яшәгән Бану өендә табалар. Ач кешеләрнең ачуы яман була: хатынны үтергәнче кыйныйлар. Ул чакта минем әни дә алты яшендә булган. Бану апаның ак күлмәге комач-кызыл, маңгаеннан бертуктаусыз кан ага иде, дип елый-елый еш кына шул хәлләрне искә ала иде ул.

    Бануның малаен безнең авылдан сигез чакрым ераклыктагы Каргалы приютына илтәргә булалар. Бу эшне Рәшиткә тапшыралар. Рәшит нишләптер бик тиз борылып кайта. Ә малай юк. Халык имеш-мимеш сөйләп йөри башлый: “Рәшит малайны приютка илтеп тә тормаган икән, язгы ташудан котырган инешкә генә ташлап калдырган икән", – дип...Тик бу мәсьәләнең төбенә төшәр өчен малайны эзләүче дә, Рәшитне тикшерүләр дә булмый. Һәр көн саен кеше кырылып ятканда. Ниндидер малай кайгысымы инде?! Бу малайны авыл халкы, кырык елга якын вакыт үткәч, тагы искә ала башлый.

    Ник дигәндә... 90 яшен тутырып килүче Рәшит карт малайның исемен кычкыра-кычкыра саташа башлый. Ә саташулары шуннан башлана. Олы малае: “Әти, дөресен генә әйт әле, теге малайны кая куйдың? Әллә чынлап та ташу суына бәреп төшердеңме?" дип маңгаена бәргәндәй сорау куя. Малай атасының энеләре архивлардан эзләтеп карыйлар, бернинди документ та, белешмә дә табылмый. Әйтерсең лә малай чыннан да суга төшеп югалган... Сорау алу картның үкереп елавы белән бетә: "Үзем дә гомер буе шул малайны уйлап яшимен, төшләремә керә. Тик кайда икәнлеген белмим шул!" дип үкси ул.

    Озакламый аяксыз калып урын-җир өстенә егыла. Гомер иткән карчыгы Хәдичәттәй – әнинең сердәше. Бөтен яңалыкларын безгә кереп сөйләп торганлыктан, бу хәлләрдән хәбәрдар булып тордык. "Габдерәүф олан кайтырга тиеш, югыйсә мин үлә алмаячакмын!" дип сөйли икән Рәшит карт. Өзгәләнә икән. Җан газабы белән бәргәләнә икән! Картның авырый башлавына бер ел була дигәндә, карлар эреп бетеп матур вакытлар, язгы якты көннәр башланганда... чыннан да кайтты ул! Авыл бит зур түгел, аны күрмәгән кеше калмады. Без, ул авылдан киткән чактагы яшьтә булган бала-чага да күреп калдык. Кем икәнен аңламадык-белмәдек. Тик Мәскәүдән кайткан, матур әзи буларак хәтерләп калдык. Чыннан да, истә калырлык иде шул ул. Киң якалы ак плащ, ялтырап торган бәтинкәләре... Авылда андый кеше юк иде! Хәдичә әби өч көн кермәде безгә. Үлә яздык аны көтеп. Ниһаять, керде! "И бездәге хәлләр, и минем ишеткәннәр!" дип башлады ул.

    Хәлләр болай булган икән! Рәшит, селсәвит кушуы буенча, малайны приютка илтеп тапшырырга тиеш була. Тиешле язуларын ясап бирәләр. Китәләр болар. Безнең авыл белән Каргалы арасындагы инешнең болганып-болганып, үкереп агып ятуын күргән Рәшит аптырап кала. Суга керә торган түгел. Иске күперне су алып киткән. Инешнең таррак җирен эзләп таба да, якындагы әрәмәлектән ышанычлырак бүрәнә эзли башлый. Таба. Тик аның олы кешене, үзен, чыдатмаячагын чамалагач, куеныннан әпәй чиреген алып малайга: "Беләсеңме, нәрсә бу?" дип сорый. Малай үз күзләренә ышанмагандай: "Әпәймени?" – дип сорауга сорау белән җавап бирә. "Да шул. Әпәй шул! Сиңа биримме соң?" Малай дәшми. Сорауларның хәерлегә булмавын чамалый инде. "Менә документларың. Кара аны югалтма! Башыңны югалткан кебек булырсың! Хәзер менә бу бүрәнә өстеннән теге ярга чыгасың да, сыптырасың турыга! Турыга, ишетәсеңме? Биш чакрымлап барсаң, бер авылга керәсең. Берәр кешедән, приют кайда монда, дип сорарсың. Приютка баргач, мин биргән кагәзьләрне тапшырырсың. Аңладыңмы? Ә бу әпәй сине теге ярда көтәр!" дип, Рәшит төргәкне кизәнеп аргы ярга ыргыта... "Аккан суга карама, башың әйләнер. Егылам дип курыксаң, бүрәнәгә ят, шуышып чык, сөйрәл, ничек итсәң ит, тик теге ярга чык! Ишетәсеңме? Анда сине әпәй көтә. Әпәеңне дә валчыклап кына, чәйнәп түгел, суырып кына аша. Әле кайчан тагы күрерсең ул әпәйне. Йә бар, караңгы төшкәнче барып җитәсең бар бит!" дип, Рәшит малайны бүрәнә өстенә бастыра...

    Менә шулай башлана Габдерәүфнең маҗаралары. Аргы якта тәмле әпәй көткәнгә, ыжгырып, шаулап аккан суга карамаска тырышып атлый ул бүрәнәдән, атлаган саен чайкала бүрәнә, су күбекләнеп кайный, бөтерелә, болгана, шаулый, үкерә. Бик тырыша малай, ашыйсы килә аның. Бу куркыныч инештән еракка-еракка качасы килә...

    Габдерәүф, ниһаять, җиргә баса. Борылып караса, Рәшит әзи инде юк! Дөньяда берүзе калуның ни икәнен нәни күңеле шунда ук аңлый. Иксез-чиксез аклык: язгы карлар эрергә азапланып ята. Шундый биек күк йөзе... Беленер-беленмәс чана юлыннан атлый да, атлый ул. Ярый әле тел очына салырга ипи валчыклары бар! Менә бара торгач, шундый җиргә килеп чыкты ул: уң якта ерактарак урман каралып күренә. Сул якта да урман, тик анысы якынрак булгангадыр яшькелт. Тукта, ерактагы урманнан бер, ике, өч... барысы бишәү! Зур-зур кычыклар килеп чыктылар да, аңа таба йөгерәләр түгелме? Бер генә булса, курыкмас та иде ул. Тик бишәү! Куркыныч! Нишләргә икән? Әтисе аңа кычык күрсәң, беркайчан да чапма, дия иде. Ә бит качасы килә, чабасы килә! Ә якындагы урманга кереп качсаң?!

    Реклама

    Малай, этләрнең тагы да якыная төшүләрен күреп, йөгереп китте. Бераздан борылып караса, кычкырып җибәрде, зур албастыдай этләр яп-якын иделәр. Теле күнеккәнчә, күңеле өйрәнгәнчә: "Әни!" диде ул! "Әти!" диде ул. Шарт-шорт иткән, гомерендә ишетмәгән тавышлардан малайның өне-хушы бөтенләй китте. Егылды ул. "Егет, нишләп ятасың, тор!" дигән тавышка аягына басты. Каршысында елмаеп торган ят әзине күреп: "Кычыклар киттеләрме?" – дип сорады. "Ха! Кара син аны, бүреләрне дә кычыкка саный торган батыр икән бу малай! Нишләп егылып ятканы гына аңлашылмый..." дип кычкырып көлеп куйды абзый.

    Менә шулай очрашты -танышты үзен бүреләр көтүеннән саклап калгандай, тормышның күп сынауларыннан яклап үз гаиләсенә сыендырган Суфиян абыйсы белән Габдерәүф.
    Суфиян абый аны Каргалыга итеп тормыйча, үз өенә алып кайта да, Ташкентта яшәгән энесе янына итеп куя. Габдерәүф шунда укый. Суфиянның энесе бик динле, тәкъва кеше булганлыктан, ул да бик тиз намазга баса. Егет булып җиткәч кенә Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышка киткәндә аның кулына приютка дип әзерләгән документларны киредән биреп: "Кем икәнлегеңне, кайдан икәнлегеңне беркайчан да онытма! Син татар егете! Туган җиреңне, әниеңне, әтиеңне онытма! Сугыш кырында булсаң да, намазыңны калдырма. Пәйгамбәребез намазын яу вакытында да укыган" дигән нәсыйхәт ала ул. Шул сүзләргә турылыклы булып яшәгән Габдерәүф. Фронт юлларында да намазлы булып калгангамы икән, сугыштан исән-имин кайтты. "Мәскәүдә яшим, матур гаиләм, акыллы балаларым бар, шөкер" дип сөйләгән ул. Ул вакытта авылда бик әз генә кеше намазның ни икәнен белә. Коръән укыганны ишеткәннәр юк та иде. Берничә көн эчендә авыл картларына Коръән укып, җәмәгатъ намазлары оештырып, матур вәгазьләр сөйләп киткән Габдерәүфне бик озак искә алдылар бездә. Китәр алдыннан әнисе турында күп сорашкан.

    Соңгы сүзләренең "Оланым хакына, улым исән калсынга гына эшләдем бу кыек эшне! Кичерегез, зинһар" дип елап үлгәнен ишеткәч, үзе дә күз яшьләрен тыялмаган дип сөйләделәр. Без Мәскәүдән кайткан матур абыйны юлга чыгар алдыннан озатып йөрдек. Егерме беренче елда үлгәннәр күбәүләп күмелгән зиратка тукталып, бик озак дога кылды ул. Безгә күрсәтмәскә тырыша-тырыша күз яшьләрен сөрткәнен барыбер күрдек. Аннары бергәләп олы юлга таба киттек. Бераз баргач: "Кечкенә авылдашларым, хушыгыз! Безгә караганда бәхетлерәк тормыш бирсен сезгә Раббыбыз! Яхшы кешеләр булыгыз, яме?" – дип хушлашты.
    ...Ул киткәннең икенче көнендә Рәшит бабайның үлүен ишеттек.

    Автордан: язма балачакта өлкәннәрдән ишеткән истәлекләргә генә нигезләнеп язылу сәбәпле, аннан документаль дөреслек эзләмәсәгез иде. Авылны күрсәтүне дә кирәк санамыйм. Мондый хәл һәр авылда була алыр иде! Минем максатым: ачлык дәһшәтенең аяусызлыгын, адәм баласын кешелектән чыгаруын күрсәтү. Раббыбызга ялварып дога кылырга сәбәпче булсын иде бу язма: “Йәә Раббыбыз Аллаһ, ачлык куркынычларын күрсәтмә безгә, ризыкларыңнан мәхрүм итмә берүк! Әмиин!”

    Нәсимә Садыйк.
    Фото: https://www.pexels.com

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: