erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Агу тамган телдән бал да тамар»

Никадәр белдермәскә тырышса, да, төшке ашка кайткан ире Әлфидәнең кәефе юклыгын сизде. – Нәрсә сөмсерең коелган, әллә әниеңне сагындыңмы? Сагынсаң, кич эштән соң урап киләбез, ун чакырым ара җир чите түгел, әткәйдән матаен сорап торабыз да... Нәфис шулай диюе булды, ике ай элек кенә никахлашкан хатыны сулкылдап елап та җибәрде (»Сөембикә », Люция Әблиева).

 

«Агу тамган телдән бал да тамар»

#

Ул кабырга әзерләгән ризыгын, тәлинкәгә кире салып куйды. Бәй, яңа гына өйләнешсәләр дә, ике еллап дуслашып йөрделәр ич. Ләкин шушы вакыт аралыгында бер генә тапкыр да Әлфидәне мондый кыяфәттә күргәне булмады.

– Куркытма әле, кәләш, ул-бу хәбәр ишетмәгәнсеңдер бит?
– Юк...
–  Соң?

    Әлфидә әйтергәме-юкмы дигәндәй, бераз дәшми торды. Ләкин иренең аңа төбәлгән тәвәккәл карашы эчендәгесен тышка чыгарып салырга мәҗбүр итте.
– Зөләлә апа: «Мунчагызның төтен исе юып элгән керләремә йоккан, мин кер юган көнне нигә мунча яктыгыз?» – дип, тиргәнеп чыгып китте...

     Нәфис шаркылдап көлеп җибәргәч, Әлфидәнең инде кибеп барган керфекләре кабаттан яшькә чыланды.
– Көл, көл, әйдә,  булдыксыз, шуны да белмисең диген. 
– И җаным, нишләп шундый уйлар башыңа килә синең? Беләсең ич: минем өчен бу дөньяда иң уңган, иң булдыклы, иң чибәр, иң күп белгән кеше –  бары син! Зөләлә апаның кем икәнен белгәнгә авызым ерылды. Аның теле –  елан кебек, чакмый тора алмый. Авылда сүзгә килмәгән берәр кешесе калды микән аның? Күршене сайлап алмыйлар бит, түзеп яшәргә кала. Болай үзе начар кеше түгел ул, тик нишләптер халык яратмый инде аны.

        Туйдан соң тормыш иптәшенең дәү әтиләреннән калган нигезенә башка чыкканда бианасы әйткән мәкаль-сүзнең мәгънәсе менә хәзер аңлашылгандай булды Әлфидәгә. Капка төпләрендә утырган Зөләлә апа: «И-и дөньялар яктырып китте, ничә ел күршесез интегеп яшәдек», – дигәненә, килене ишетерлек кенә итеп: «Бал тамган телдән агу да тамар», – дип куйган иде. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

     «Мунча төтене» вакыйгасы борчуга салса да, үпкә-ачуын бик тиз онытырга тырышты Әлфидә. «Ачуланып, борчылып йөргән кеше күңел тынычлыгын югалта. Шул сәбәпле саулыгына зыян сала»,  –  дип әйтергә яраткан фельдшер әнисенең сүзләре дә ярдәмгә килми калмагандыр.

     Килен булып төшкәннән соң, китапханә белгечлегенә укыса да, эш урыны булмау сәбәпле, Әлфидә вакытлыча почта бүлегенә хат ташучы булып урнашты. Әллә сәгате сукты, әллә көндә шыплап тутырылган гәҗит-журналларны урам буйлап кечкенә гәүдәсе белән ташып йөрү көч бирде, язгы ташкын чорында, Әлфидәнең сукыр эчәгенә операция ясадылар. Май бәйрәмнәре алдыннан ул дәваханәдән сабый бала кыяфәтендә кайтып төште.
 Авылда язгы эшләренең иң кызу вакытында, авыр эшкә ярамавы Әлфидәнең эчен пошырды, әлбәттә. Кишерне шушы көннәрдә чәчеп калдырмасаң, аннан җир кибеп китәчәк. Җитмәсә, механизатор иренең дә колхоз басуыннан кайтып кермәгән мәле.

 Күңеленә иртәдән бирле тынгылык тапмаган Әлфидә шуларны уйлый-уйлый, ындыр якларына атлады. Җир ипи кебек күпереп, көрәк үзе кереп торса да, әлбәттә, операция үткәргән кеше өчен, бу көч җитмәслек хезмәт иде шул.  «Я инде, ничек туры килде бит шушы вакытка гына операциясе да... Әнә күршеләренең түтәлләре гөлдәй тезелеп тора. Ни дисәң дә, уңган инде ул Зөләлә апа. Авырттырырлык итеп чага, әлбәттә, ләкин аның холкын Әлфидә генә үзгәртә аламы соң? Хәдистә дә: «Әгәр сезгә тау урыныннан күчкән дисәләр – ышаныгыз (моңа ышану җиңелрәк), әмма кеше начар гадәтләрен калдырган, дисәләр, ышанмагыз, чөнки адәм баласы шулай яратылган», – диелгән бит. Бу бит холыкны үзгәртү тауларның урыныннан күченүеннән дә кыенрак икәнен аңлата түгелме соң?

      Уйларына бирелеп, көздән бәрәңгелек артында, махсус яшелчәләр өчен әзерләп калдырган урынга килеп басканын да сизми калды Әлфидә. «Тукта, тукта... Кем түтәл ясаган монда? Күзләремә ялгыш күренәме, әллә саташам инде?» – дип басып карап торганда, якында гына таныш тавыш яңгырады.
– Исәнме, балам! Ничек хәлең? Ачуланмассың инде, үземә утыртканда, сезнең бакчага да ике түтәл кишер утырттым. Мин әйтәм, Әлфидәнең хәле юк чак, көрәк тоталмас, ире көне-төне эштә вакыты...
 
    Әлфидә шатлануданмы, каушауданмы ни дип җавап бирергә дә белмәде. Күзләреннән яшьләр атылып чыкты, койма аркылы сикереп чыгып, күрше апасын кочардай булды. Шулай да бераздан «һушына» килде.
– Рәхмәтләр яусын, Зөләлә апа, рәхмәтләр яусын, игелек күрегез! Мин сезнең бу яхшылылыгызны гомердә дә онытмам!
– И-и нәрсәсе бар инде аның, ике түтәл дә булган икән яхшылык! Бәй, көз көне кишер ашасыгыз килер бит, әле утыртмасаң, кайчан?! Хәлең хәлчә түгел чак бит, апаем, иреңдә дә әле кишер кайгысы юк, чәчүнең иң кызу чагы... 

Тулырак: http://syuyumbike.ru/news/proza/agu-tamgan-teldan-bal-da-tamar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X