erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Агулар да баса алмас йөрәгем ярсуларын...»

«Ул көнне минем тормышым икегә бүленде...» Журналист булып эшләү дәверендә бу сүзләрне инде ничә тапкыр ишеттем икән?!

Күпләр өчен, гадәттә, сындырып сыный торган хәсрәт килгән көн була ул. Бу хәсрәттән соң инде дөньяга кичәге күз белән карап, кичәге кебек уйлап булмый. Бар нәрсә үзгәрә, хәтта тормыш кыйммәтләре дә. (Менә шуңа да: «Беркайчан...» дигән сүзне кабатламаска тырышырга кирәк тә: беркайчан әйтмәм, бармам, кайтмам, сагынмам, көтмәм, еламам... Язмышның адәм баласын тезләндергән очраклары бихисап!) 

Рәшидә турында кабат язам дип ниятләгәч, башыма килгән иң беренче уй шул булды: аның тормышы менә икегә генә түгел, өчкә, хәтта дүрткә бүленде бит инде! Барысы да бер гомер эчендә кичергән сынаулар! 

Берәүнең дә тормышы бер урында туктап тормый. Син аның язмышы турында язган материалга нокта куюга, анда кабат яңа юллар өстәлә. «Ачы көнбагыш» дигән язмамның герое Рәшидә мине көтмәгәндә үзе эзләп тапты. «Сөембикә» журналының сайты эшли башлагач, архивтан алып, аның турындагы шушы   язма да урнаштырылган иде. «Ачы көнбагыш»ны безнең якта халык ватсапта бер-берсенә җибәрә. Аны инде бик күпләр укыды. Мине дә танучылар бар... Дәвамын яздырасың килмиме, дип әйтәләр», – дип шалтыратты Рәшидә. «Ә дәвамы бармы?» – дим.  «Бар шул, бар...» – диде ул.  

Шулай итеп, аның язмышы белән кабат очраштым. 

Әмма аның сөйләвен тыңлаганчы, башта шушы «Ачы көнбагыш» язмасын тагын бер кат күздән кичерсәгез, Рәшидә сөйләгәннәрне аңларга җиңелрәк булыр: http://syuyumbike.ru/news/sudby/achy-knbagysh

Инде сүз аңа. (Исемнәр, алдагы язмадагы кебек үк, үзгәртелгән килеш калды.) 

–  Мин төрмәдә утырып кайтканнан соң, бер елдан кызыбыз тууын алдагы язмада ук язган идегез инде... Йорт салып чыктык. Бөкрене кабер генә турайта, диләр, дөрес ул. Камил эчүен азрак ташлап торды да, кабат башлады. Барысы да элеккеге эзгә төште: эчүе дә, теге хатын белән йөрүе дә. 2000 елда без аның белән аерылыштык. Кәгазьдә аерылыштык... Ә болай бер түбә астында яшәвебезне дәвам иттек. Кая чыгып китсен ул? Әти-әнисе исән иде әле, әмма алар янына да кире кайтып керә алмый иде инде. Аны үзебез салган өйдә калдырып, мин дә беркая да китә алмадым. Мин чыгып китсәм, йортны таратып бетерер иде бит ул. Мин пешергәнне ашады, мин юганны киде – шулай яшәдек...  

2005 елда өченче улыбызны җирләдек... Декабрьдә 18 яшь тулды, ә февраль уртасында аны баудан кисеп төшердек... Бер кыз белән йөргән булган. Ә ул кыз, аны ташлап, улымның дусты белән очраша башлаган. Бер көн алдан улым бер танышыбызга: «Миңа нинди кыз карасын инде?! Кемгә сүз дәшсәм дә, исерек Камил улы гына диячәкләр бит», – дигән. Йөргән кызы шундыйрак сүз әйттеме икән соң, белмим. Мин ул көнне районга киткән идем. Кайтсам – шушы хәл... Мәктәптән кайткан да асылынган... Ул чакта башым ничек түзгәндер, хәзер дә белмим. Авыр, бик авыр булды. Яныңда хәсрәтне икегә бүлеп күтәрешерлек кешең дә булмагач соң...  

 

2010 елда Камилгә инсульт булды. Беренчесе... Эштән кайтсам, карыйм, диванда ята. Исерек, айнымаган дип уйлаган идем башта. Аннан карыйм, авызы кыйшайган. Сүзләре дә аңлашылмый. Сеңлесенә әйттем дә, районнан «Ашыгыч ярдәм» чакырттык. Кыш иде, авылда кар күп иде ул елны: машина авылга керә алмады. Күршедән ат алып торып, зур юлга чыгардык. Чистайга ук җибәрделәр – айга якын ятып кайтты. Кайтты дип, урында утырып торырлык булып кына кайтты. Башта бөтенләй йөрмәде. Аннан, малай кайткан саен, аз-аз йөртеп, азрак рәтләнде. «Көнгә икешәр адым булса да атла», – дип гел ачулана идем. Мин эштә чакта дуслары килеп эчертеп китә башлагач, ишекне бикләп калдыра торган булдым.   

Өченче ел көзен икенче тапкыр инсульт китереп бәрде. Велотренажер алган идем, шунда шөгыльләнеп, өй эчендә булса да үз-үзен йөртер хәлгә килгән генә иде, былтыр көз тагын инсульт булды. Инде өченче тапкыр! Бу юлы инде урынга ук калды. «Барыбер минем кулга каласың», – дип гел әйтә идем, менә шулай булды да... 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Авылда соңгы елларда эш бетте. Фермалар ябылды. Берара күрше авылга барып эшләп йөрдек, инде анда да сыерлар калмады. Дүртенче ел инде көн саен район үзәгенә йөреп эшлим, тегү фабрикасына урнаштым. Иртән 23 чакрым барам «попутка»да, кич 23 чакрым кайтам... Зарланып әйтмим, ияләштем инде, эш кенә булсын... Эшсез тора алмыйм мин. Төрмәдә утырганда да гел эшләргә тырыштым.  

Иртүк торып Камилгә ашарга әзерләп китәм. Уң кулы бөтенләй эшләми, сулы белән азрак тотарга маташа: чәйне кайнатып шешәгә салам – шуннан эчә. Ашны, ботканы да тәлинкәдән ашый алмый – аларын да махсус савытка салып калдырам. Сөйләшүен мин аңлыйм да, күрше мужигы азрак аңлый. Мин эштә чакта Камил янына ул кергәләп чыга. Болай көне буе берүзе инде. Капкага таяк тыгып китәм: чит-ят кеше килеп кермәсен дип. Авылда андыйлар да күп бит хәзер. Узган көз сыерны да бетердем инде. Егылып, кулымны сындырган идем, шуннан соң башка сава алмадым. Дөрес ялганмыйча, бик озак азапландым. «Җитәр», – дидем. Үгез генә бар хәзер.  

Әтисен юындырырга район үзәгендә торучы улым кайтып йөри. Аннан башка мунчага беркем белән дә бармый. Егылудан курка.  

Ничә ел тәрбиялим, ялгыш бер тапкыр да: «Карыйсың, рәхмәт инде сиңа», – дигәне юк. Теле һаман да яман... Беркөнне шулай гел кирегә сөйләде дә: «Син миңа беркем түгел бит, Картлар йортына тапшырам үзеңне», – дидем. Елады... Үземә дә 4-5 операция ясадылар, бер бөеремне алдылар. Үз хәлем – хәл... Яшь чакта, йөргәндә генә яхшы, чирләгәч, беркемгә кирәкми шул. Фәридәгә дә кирәкмәде менә. Кызын да Камилдән диючеләр дә булды югыйсә. Аның да әтисе үлде, әни урын өстендә хәзер – икебез дә авыру карыйбыз.  

Нигә ул чакта Фәридәгә кадаганмын, иремә кадыйсы булган дип үкенгән чакларым булды. Шул хатынга өйдән ризык ташып үзәгемә үтте бит. Кием алып чыгып китсә, исем китми иде, ә менә ризыкка тотынса... җаным бик кыйналды. Балалар авызыннан өзеп ала иде бит...  

Берсендә үгез суйдык. Әле кар юньләп төшмәгән, катырмаган иде. Ит әрәм булмасын дип,  төне буе үгезнең бер ботын иттарткычтан чыгардым.  Пакетларга бүлеп-бүлеп салып, зур кастрүлгә тутырдым һәм ишегалдына салкынга дип чыгарып куйдым. Көндез эштән кайтсам, кастрүл төбендә 2 пакет калган!  Шуның кадәр фаршны ташып бетергән бит! Рәнҗедем шул вакыт... Капчыгы-капчыгы белән онымны, песогымны алып чыгып киткән чаклары булды. Кайсын сатып та эчкәндер инде. «Авызыңа су да үтмәсә иде», – дип каргаган көннәр дә булгалады. Җиңел түгел иде бит. Ул елларда кан басымы белән тилмердем. Бөернең берсен алдыргач кына җиңеләйдем... Тәңре – тәкә түгел, көнендә үк сөзеп екмый, диләр. Вакыты җиткәч, әнә тигезләде... 

Шундый хәлләр менә бездә...  

Төрмәдән кайткач тапкан кызыма 24 яшь тулды инде. Кан басымы гел югары –   290/170. Тилмерә, балакаем... Мәскәүгә кадәр барып тикшертеп кайттык, кан басымы бөерләр аркасында күтәрелә, диделәр. Группа бирделәр инде... Эшкә чыгып эшли алганы юк. Гел авырып торгач, нинди хуҗа үзендә тотсын?! Эшләп йөрүем дә шуңа, аңа азрак булса да булышырмын дим. Хатын-кызга вак-төягенә дә шактый кирәк бит... Ире белән район үзәгендә торалар. Кайнана янында. Әле ярый шунда торалар, хәле авыраеп китсә, «Ашыгыч ярдәм» чакырта алалар. Безгә кадәр врачлар килеп тә җитә алмый бит. «Нигә син әтидән китмәдең, хәзер шуның аркасында мин дә авырыйм», – дип әйткәне бар. Күрәчәктер инде...

Мәкаләнең тулы вариантын "Сөембикә" журналы сайтыннан http://syuyumbike.ru/blog/agular-da-basa-almas-yrgem-yarsularyn/agular-da-basa-almas-yrgem-yarsularyn ссылкасы буенча кереп укыгыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X