erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Әйе, ялгыштым, ә кем ялгышмый?

Җанымны кая куярга белмәгәнгә сезгә язып карарга булдым. Беркемгә дә минем хәлдә калырга язмасын... Миңа – 26 яшь, ирем бар һәм без тиздән әти-әни булачакбыз, Аллаһы боерса.

 

Ирем бик җаваплы эштә эшли, өйдә сирәк була. Аның каравы, тормышыбыз матур, нәрсә кирәк – барысы да бар. Тик менә иремнең игътибары гына җитми иде. Җитмәгән игътибарны мин эштә таптым. Өйләнмәгән, яшь егет шундук үзенә каратты. Аның белән башымны югалттым.

Бераздан безнең компания ябылды һәм ул башка шәһәргә китте. Тормыш кире үз хәленә кайтты, күп тә үтмәде, мин балага уздым. Ә беркөнне теге егет миңа смс язды. Янәсе, күрешергә тели, бик сагынган. Мин аңа бала табачагымны, арабызда дуслык кына булырга мөмкин булуын яздым. Ирем шушы смсларны күрде. Балага зыян килмәсен өчен тавышланмады, бала тугач, аерылабыз диде. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шул көннән бирле үземә урын таба алмыйм. Әйе, мин ялгыштым. Ә кем бу тормышта ялгышмый? Үзем өчен дә, бала өчен дә бик куркам. Алга таба ни булыр?

Алинә, 
Казан

http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/ye-yalgyshtym-kem-yalgyshmyy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X