Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Ак әбинең кара еланы (Хикәя)

    Урман юлыннан таякка таянып, бер карчык килә. Җәйге челлә булуга карамастан, ул кара төстәге озын күлмәк кигән, күлмәге төсендәге яулык ябынган. Яулыгы читеннән чыккан берничә бөртек ап-ак чәче, кара төсләрдән котылырга теләгәндәй, җылы-йомшак җил уңаена талпынып-талпынып ала ("Шәһри Казан", Дамир Бәдриев).

     

    Бөтен килеш-килбәтеннән серлелек, алай гына да түгел, шомлылык бөркелеп торган әлеге кортка, туктап-туктап, кошлар авазын, яфраклар шыбырдавын, бөҗәкләр гөжләвен тыңлый. Табигатьнең шул аваз-моңнарына җавап кайтарган, аңлап сөйләшкән сыман, сулган иреннәрен лепелдәтеп, ниндидер сүзләр пышылдый.

    Карчык акрын гына атлаган җиреннән туктап калып, сукмактагы бер ноктага карап тора башлады. Аның каршында кара елан ята иде. Карчык иелә төшеп, көтелмәгән кунакны күзәтергә кереште.
     – И-и, каракай, яралангансың ла бит син?! Әйтәм аны бөтерелеп ятуың да сәер. Карт елан икән инде син дә, әллә машина-мазар таптап киткәнме? Нәрсә эшләргә соң инде синең белән? Болай калдырып китсәм, яраңнан сырхаулап үләчәксең бит, – дип сөйләнде ул үзалдына.
     Елан: “Әйе, шул”, – дигәндәй башын гәүдәсенә табарак борды.

     Карчык бермәл уйланып торганнан соң, төрле-төрле үләннәр тутырылган кәрҗиненнән катыргы-кәгазь тартма тартып чыгарды. Аның эчендәге чәчәк таҗларын кулъяулыгына бушатып төйнәде дә, җыйган үләннәре астына тыгып куйды. Чәчәкләр белән эшен тәмамлаганнан соң ул игътибарын янә еланга юнәлтте. Хәер, “ялтыравык тасманы” күз уңыннан ычкындырмады да.

     – Каракай, курыкма, курыкма... Мин сине үземә алып кайтып дәвалармын да, кире урманыңа китерермен, – дип, сабый йоклаткандай ярымпышылдап, карчык шомырт таягы белән ипләп кенә еланны тартма эченә этеп кертте. Башта чытырманга шуышырга талпынган еланга әллә ни булды, тулысынча карчыкның ихтиярына бирелде. Елан тартманы ябып, капкачын нечкә бау белән элмәкләп куюларын сизенеп ятса да, каршылык-ризасызлык күрсәтеп сызгырмады, тыпырчынмады.

    Карчык еланлы тартманы кәрҗине төбенәрәк батырды да, инде шактый җәһәтрәк атлап, фатирына ашыкты. Фатиры шәһәр читендәге күп катлы йортларның берсендә иде аның. Ире күптән мәрхүм булып, балалары да чит шәһәрләрдә үз тормышлары белән яшәгәнлектән, берялгызы гомер кичерә иде ул. Ялгызы дип әйтү дөрес үк булмас, тагын борынгы шкафы, өстәле, суыткычы һәм мәчесе бар карчыкның. Иң кадерле мөлкәте – фатирының һәр тарафындагы гөлләр, киптерелгән үләннәр, чәчәкләр, агач кайрылары, үсемлек тамырлары. Билгеле бер сәгатьләрдә гыйбадәт кылып алганнан соң, үләннәре белән саташа ул. Ниләрдер пышылдый-пышылдый үләннәрне төя, кайната, төнәтмәләр әзерли.

    Фатирда аның өчен изге тагын өч әйбер калган икән әле. Болар: мәрхүм иренең зурайтылган фоторәсеме, кече кызының бала чагында уйнаган курчагы һәм улының, мәктәптә укыган вакытларында бик тә мавыгып нәни балыклар үрчеткән, йомры аквариумы. Карчыкның көн саен әлеге истәлекләргә кулы белән сак кына орынып: “Эх, ирем!”, “И, улым!”, “И, кызыкаем!” – дип әйтә торган гадәте бар.

    Кайчандыр күбәләкләр кебек төрле төсләрдәге балыклар йөзгән аквариум хәзер елан өне. Төбенә ком, вак ташлар, бер-ике яфрак түшәгәннән соң, карчык “ялтыравык тасманы” шунда җибәрде. Елан яңа өен ошатты булса кирәк, аквариум эчендәге әйберләрне иснәнеп-тикшереп чыкты да, пыяла аша бүлмәне, анда арлы-бирле йөренгән хуҗабикәне күзәтә башлады.

    Реклама

     – Хәзер, хәзер, каракаем, мин сиңа бер төнәтмә бирермен. Сәламәтләнерсең боерган булса, – диде карчык еланына карап.
     Берәр атна узды. Еланның да җәрәхәтләнгән койрыгы төзәлә башлады.
     – Киләсе шимбәдә урманга илтермен үзеңне, – дип сөйләнде карчык. – Урман, дигәннән, ахирәтем Нәфига, бергәләп барырбыз, дигән иде бит. Кая, телефоннан хәбәрләшеп керим әле үзе белән.

    Ишегалдындагы телефон-автомат буш түгел иде. Карчык янәшә эскәмиягә утырып чират көтте. Ләкин, ике үсмер кызның телефон яныннан кузгалырга уйларында да юк иде.
     – Балакайларым, мин тиз генә сөйләшеп алыймчы, бүленеп торсагызчы, – диде карчык түземлеге бетеп.
    Кызлар сүзләрен бүлдерүчегә мыскыллы караш ташлады да, эскәмиягә барып утырды. Берсе теш арасыннан гына “фу, колдунья” дип ысылдарга да өлгерде. Сүзләр артта әйтелсә дә, аның кем авызыннан чыкканын таныды карчык. Бу янәшә баскычтагы күршесе Мария кызы Таня эше иде. “Килеш–килбәте генә түгел, теле дә әнисенеке икән”, – дип уйлап куйды ул.

    Таняның күрше карчыкны яратмавы узган ел башланды. Мәктәп баласы нәрсә дөрес, нәрсә ялган икәнне аңлап бетерми шул әле, сүз үз анаң турында барганда бигрәк тә. Әнисен эчкечелек белән шөгыльләнмә, ирең дә аракы аркасында төрмәдән-төрмәгә йөри, үсмер кызыңны тәрбияләр идең, дип орышкан иде. Хезмәттәшенең туган көненнән хәмер чөмереп кенә кайтып төшкән хатынга әлеге сүзләр ошамады, каршы чәчрәпме-чәчрәде. Карчык кул селтәп чыгып китте һәм башка аларга кермәс булды. Шул вакытта әнисенең күрше карчыгына, син колдунья, дип кычкыруы Таняны ялгыш уйга кертеп җибәргән иде. Үсмер кыз кем хаклы икәнлеген кызыксынып та тормады, ни дисәң дә, үз әнисе кадерлерәк иде шул. Башлангыч сыйныфларда чагында кызчыгын күрше карчыгына кертеп тора иде Мария. Эштән соңрак кайтканнарда яки каядыр барасы булганда җаны тыныч иде. Игелек җирдә ятмас, дисәләр дә, ана белән кыз күрше карчыгының ярдәмен онытты. Көннәрдән бер көнне Таня күрше карчыгының изге күңелле кеше булуын, “колдунья” түгел, ә Ак әби икәнлеген белер. Без дә әлегә вакыйгалар агышын ашыктырмыйк.

    Ак әби телефоннан сөйләште дә йортка кереп китте. Әле генә телефоннан теләр-теләмәс кенә аерылган кызлар аппарат ягына әйләнеп тә карамады. Ир-ат белән хатын-кыз мөнәсәбәтләре турында кабынып киткән әңгәмәләре аларның бөтен дөньяларын биләп алган иде.
     – Кичә сәүдәгәр егетләр белән ял базасында котырдык әле. Яшәп тә күрсәтәләр инде, өстәлдәге сый-нигъмәтләрнең хисабы юк. Үземә дә бер сумка бүләк төяп кайтардылар...

    Дәвамы бар

     

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/hik%D3%99ya/ak-bine-kara-elany-khikya

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: