«Акылым белән каршы килсәм дә, иреннәрем карыша алмады. Балага уздым...»
Ирем белән дүрт ел яшәп, балага уза алмадым. Бар да яхшы, ул – әйбәт ир, мин аны яратам, ләкин түшәктәге тормышыбыз барып чыкмады кебек. Чөнки иремнең моңа исе китмәде, ә мин һәрвакыт назга тилмердем, сусадым. Үзенә бу хакта әйтеп карадым, ләкин файдасы булмады (»Шәһри Казан »).
Бервакыт икетуган сеңлем белән кибеткә “шопинг”ка бардык. Сумкаларыбыз авыр булгач, егетенә шалтыратып безне килеп алуын сорады. Ул егетне моңа кадәр ишетеп кенә белә идем, менә танышырга да насыйп булды. Машинаның арткы утыргычына утыруга, күзләребез көзгедә очрашты. Ул миңа йөргән кызының апасына караган кебек карамады. Башка төрле караш иде бу.
Икенче көнне егет безне паркка чакырды. Сеңлем дә үгетләгәч, каршы килмәдем, ризалаштым. Паркта йөргәннән соң, сеңлем башта аны озатып куярга, аннан соң гына мине илтергә тәкъдим итте. Чөнки маршрут буенча шулай җайлырак иде.
Машинада егет белән икәү генә калгач, ул мине үбәргә үрелде. Акылым белән каршы килсәм дә, иреннәрем карыша алмады. Күпме көттем мин бу назны! Ярты еллап кача-поса очрашканнан соң, балага уздым. Бу хакта белүгә, егет белән араларны өздем. Бүтән шалтыратмаска куштым. Хәзер ирем белән бала көтәбез. Теге егет балага узарга ярдәм итсә дә, иремне үлеп яратам, ул иң яхшысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев