Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Алинә Сафиуллина: «Чын мәхәббәтемне очраткач кына кияүгә чыгачакмын»

    Алинә Сафиуллина - татар эстрадасында үз урынын, үз тамашачысын булдырган җырчы. Аның әлегә иң популярлар исемлегенә кергәне юк югын, әмма шулай ук Алинә үзен танымауларыннан да зарлана алмый. «Интертат» Алинә Сафиуллина белән әңгәмә тәкъдим итә ("Интертат", Алинә Айдарова).


    «Һәркемнең үз дөреслеге»
    Алинә, синең юлыңда гаделсезлек очраганы бармы?

    Ничек карыйсың бит: бер үк хәлне һәркем үзенчә күзалларга мөмкин. Мәсәлән, мин нидер эшләсәм, башка кешегә адымым гаделсез булып күренергә мөмкин, әмма мин үзем бу адымымны нормаль дип саный алам. Ниндидер мәкерле максат куючылар төрле планнар төзи, системалар уйлап таба да, гаделсез гамәл кыла. Миңа карата да шундый планнар корган кешеләр булды. Әмма аларның бар уйлары, гамәлләре нидер хәл итә алмады. Руслар, «игра не стоила свеч», диләр бит. Бу очракта да менә шул. Аннан соң хатын-кыз белән ир-ат мөнәсәбәтләрендә дә аңлашылмаучанлыклар барлыкка килә, чөнки һәр вәзгыятькә һәркем үзгә карый. Иң мөһиме — һәркемнең үз дөреслеге. Әле бит өстәвенә һәр кеше башкаларның кагыйдәләр буенча яшәвен тели, ә үзе өчен искәрмәләр эзли.

    Ниндидер адымың өчен оят булганы бармы?

    Минем адымнарым кешегә артык кыенлык китермәсә, хәтта шушы адым кагыйдәләргә туры килмәсә дә, миңа оят булмый. Кайчак кеше, мәгълүматны белеп бетермичә, нәтиҗә ясый яки кемнедер гаепли. Миндә дә мондый хәл булгалады. Бу очракта да син гаепле түгел бит, оялырга кирәкми. Ә болай, мәсәлән, ялгыш таеп егылсам, оялырга мөмкинмен. Билгеле бер яссалыктагы кагыйдәләр бар бит инде ул. Синең дә аларны кайчак бозасың килеп китәдер?!

    Кайсы кагыйдәләрне, мәсәлән?

    Әйтик, эшкә соңга калып бару яисә, гомумән, бармый калу. Башым авырта, дияргә була, мәсәлән. Бер көндә әллә ни үзгәрмәс иде. Менә хәлең юк икән, ял итеп алырга кирәк. Эшкә караганда сәламәтлек мөһимрәк бит. Ә болай уйлаганда, ни генә кылмасаң, ни генә эшләмәсәң, синең адымыңны ошатмаган берәү булса да барыбер табыла ул. Менә чәйнәмәсеннәр иде, үзләрен генә белсеннәр иде.

    Үзеңне уйларга кирәк, дисең, тик күпләр ипотека, кредит түли. Андыйлар ял көннәрендә дә: «Акчасы күбрәк булыр», — дип өстәмә эшкә чыга.

    Гомумән, хәзерге заманда кешегә авыр дип саныйм. Минем белән күпләр килешер. Ипотека, кредит ябар өчен көне-төне эшләүчеләр белән ил тулган. Иртән чыгып китәләр, кич кайталар. Шулай көн саен. Күп акча эшлисең килсә, башкалар эшләмәгәнне эшлә, дигән бер акыллысы. Мәсәлән, блогерлар күбәйде хәзер. Кызлар-егетләр, үз-үзләренә ышанып, телефоннары ярдәмендә телевидениедәге кебек үзләренең виртуаль каналларын булдырды. Башкаларның әрсезлеге, кыюлыгы җитмәгән, ә алар булдырган. Аларны карыйлар, төрле комментарийлар язалар, ә блогерларга нәкъ менә шул караулар, төрле сүзләр популярлык китерә дә. Артистлар да гел җырлап кына йөрми хәзер. Юллар күп. Мин дә ике юлым бар гына дип уйлый идем: педагог яисә җырчы. Ә, баксаң, төрле профессиядә эшләп була икән. Челтәрле бизнес, риелторлар һәм башкалар.

    Син дә сатасыңмы?

    Мин үземне бу өлкәдә сынап карадым, челтәрле бизнес миңа туры килмәде.

    Ә сиңа нәрсә туры килә?

    Мин җырчы, укытучы. Бераз блогер. Миңа ремонт эше, дизайнер эше кызык. Материаллар эзләү, төсләрне сайлау…Әмма мин бик арыйм. Мөгаен, кызыксынуларымны, эшләремне бераз рәткә китерергә кирәктер.


    Син башкаларга ремонт ясауда ярдәм итәсең әллә?

    Юк, үзебезнең фатирга ремонт ясыйм әлегә. Эзләнәм, нидер уйлап чыгарам шунда. Миңа бик кызык!

    Дизайнер эше дә иҗаттан ерак тормый кебек, әйеме?

    Әйе, төсләрне туры китереп сайлыйсың. Әйтик, бер бүлмә салкын төстә, ишек янындагы диварлар җылы төстә була алмый бит. Фатир бер төрле стильдә булырга тиеш. Сайланасың, хыялланасың, ясап карыйсың, төзәтәсең. Монысына да тәҗрибә кирәк.

    Кеше тормышында уңышсызлыклар да була.

    Әйе, уңышсызлыкны ничек үтү кешенең холкыннан, ягъни үзеннән тора. Көчсез кешеләр бар, алар тиз сына. Мәсәлән, җырчыларны алсак, сәләткә караганда тырышлык кирәк, диләр. Кечкенә вакытта мин төрле бәйгеләрне карый идем. Шушы бәйгеләрдә беренче урыннар, гран-прилар алган яшьләр бүген популяр түгел. Алар бу юлдан тайпылган. Бәлки, алар җырлаудан тәмам туйганнардыр, бәлки, популярлаша алмаячакларына ышанычларын югалтканнардыр. Кыскасы, уңышсызлыкка очраганнар да юлларын дәвам итмәгәннәр.

    Үземә килгәндә, әтием дә, әнием дә тыйнак кешеләр. Әни мине: «Нигә әрсез түгел син?» — дип сүгә инде. Алар әрсез булмагач, миндә каян килсен инде бу сыйфат? Җырлый башлаганда, әле хәтерлим, бүгенгесе белән чагыштырганда мин тагы да оялчанрак, тыйнаграк идем. Оялуымнан күкрәкләрем тиңгел-тиңгел кызыл булып чыгар иде. Тавышым да оялудан калтырый башлар иде. Комплексларым булган, күрәсең. Әмма соңыннан мин шушы оялулардан, комплекслардан арындым. Кеше холкының начар сыйфатлары белән көрәшә белергә тиеш. Мин болай булырга ярамаганны аңладым. Һәм, шушы куркуларны җиңәр өчен, артистлар белән җырлый башладым, ягъни куркуларыма таба атладым. ИлСаф, Нәфкать Нигъматуллиннар белән гастрольләргә чыктым. Әле бу студент чакта. Банкетларда да җырлый идем. Менә шулай шомардым. Борчылсам да, шушы эмоцияләремне күрсәтмәскә өйрәндем. Куркырга кирәкми. Әгәр куркыта икән, киресенчә, алга таба атларга кирәк.

    Аннан соң никадәр профессиональ җырчы булсаң да, кайчак җырлаганда ялгышасың. Укытучым Винера Ганеева: «Репетиция вакытында әйбәт җырлыйсың да, кеше янына чыккач, калтырап төшәсең», — дия иде. Хәзерге «топовый» артистлар белән менә шушы дәрәҗәләренә менәр өчен ярты гомерләрен багышлый. 10-15 ел киләләр популярлар рәтенә керү максатларына. Алар көн саен эшли, хезмәт итә. Тиз генә популяр булып булмый.

    Үзем дә «Барс медиа» белән контракт төзегәнче, бер өч-дүрт кастинг үттем. Шушы дүрт ел эчендә шомардым. Һәм нәкъ менә дүртенче тапкыр кастингка килгәч, алар мине сайлап алды. «Барс медиа»га мине күреп алганнары өчен рәхмәт. Алар мине республикабызның иң зур сәхнәләренә чыгарды.

    Уразова, Илсөя кебек сезон әйләнәсендә концерт куеп йөрү максатың бармы? Яисә бар идеме?

    Беләсеңме, элегрәк «Барс» белән эшләгәндә әллә кайларга автобусларда, «Газель»ларда йөри идек. Берсендә Әстерханга җибәрделәр. «Газель»да! Егерме сәгатьлек юл. Әле утыргычлары да бик уңайлы түгел. Утырып йокладык, кәкрәеп бардык, арып беттек. Менә шушындый гастрольләрдән кайткач, кызыгы бераз сүрелә иде.

    Үзем генә дә бер-ике ел гастрольләргә чыктым. Казан тирәсендә бер авыл да калмагандыр. Бер яктан, ул вакытта — яшьрәк чакта, күңелле иде инде. Авыл халкы, гадәттә, сыйлап җибәрә. Әмма миндә артык фанатизм беркайчан да булмады.

    Улым Нариман туды, Аллага шөкер. Әле хәтерлим: «Тагын китәсеңме?» — дип озата иде. Ә Нариман бәләкәйрәк чакта Ильвира Хамматова белән гастрольләргә йөрдек без. Бала таптым дип, иҗатны ташламадым. Барыбер концертлар да, банкетлар да булды, клип та төшердек. Нәрсә әйтәсем килә: барысы да тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш. Балага да игътибар җиткездем, шул ук вакытта иҗатны да дәвам иттем. Менә син дә хәзер декрет ялында, шулай да нидер эшлисең бит. Миңа менә шундый хатыннар ошый. Бала табып, өйдә бикләнеп, ашарга пешереп ятучыларны мин аңламыйм. Кеше белән аралашырга кирәк, өйдә ятып кына нишләп бетмәк кирәк… Кайбер хатын-кызлар ирләре ярдәме белән кибет ача яки башка өлкәдә нидер эшли. Ир алып кайткан акчага гына баш селкеп торырга кирәкми. Хатын-кызның үз шөгыле, үз акчасы булырга тиеш. Ул акча күп булмаса да ярый, тик булсын.


    Йолдызланган чакларың булдымы?

    Булды, әмма мин бервакытта да артык горур булмадым. Танырлар дип, башымны аска иеп йөри идем мин. Авылдан чыкканымны беркайчан да онытмадым. Ә кем авылдан түгел? Хәтта Президентыбыз да авылдан бит. Мәктәптә укыганда чыгарылыш кичәсендә сыйныф җитәкчем: «Алинә җырчы булырга тели», — дип көлеп куйган иде. Ул да артык ышанмагандыр җырчы була алуыма. Ул гына түгел, мин үзем дә моңа ышанып бетми идем. Хыялый бер авыл кызы булып, Казан каласына килдем. Максат белән… Аллага шөкер, җырчы булдым. Хыялланырга курыкмаска кирәк дип уйлыйм.

    Реклама

    Ә болай мине, «Юк, кирәкми» җыры чыккач кына, таный башладылар. Югыйсә, аңа кадәр дә җырлый идем. Вакытында танылып кала алдым дип уйлыйм. Хәзер таныла алмас идем, чөнки миндә аның кадәр акча юк. Гап-гади авыл кызы ич мин. Бәлки, унбиш сыер сатсам, бераз гына популярлыгым артыр иде, әле монысы да төгәл түгел, җитеп бетмәскә мөмкин. Ә мин җырлый башлаганда, акча түләү юк иде. Хәзер акчаң булмаса… Әмма кая барасың инде?! Булганына шөкер. Мин онытмаучы тамашачым бар. Радиоларда, телевидениедә җырларымны әйләндереп торалар.

    Бай иргә кияүгә чыгасың киләме?

    Беренче иремне хәерче диясем килми. Ул яхшы эшли иде. Беләсеңме, күп гаиләләрнең тормышы социаль челтәрләрдә генә бик әйбәт. Ә чынлыкта артык мактанырлык булмый. Мәсәлән, кайберләрнең ирләре хыянәт итә. Теге, бер тапкыр гына барып кайту түгел, ә тотрыклы рәвештә хыянәт итү турында сүз бара. Мескен хатынның барыр җире булмый да түзеп яши инде, кичерә. Бу күренешне ул «мәхәббәт» дип атый инде. Имеш, мәхәббәт барысын да кичерә. Бу мәхәббәт түгел, ә, китеп, бернәрсәсез калудан, балаларны ялгыз үстерүдән курку. Төрле хатыннар бар: кемдер бары тик мәхәббәт тели, ә кемнәргәдер акча ягы мөһимрәк. Соңгыларына ире кайтамы өйгә, кайтмыймы — барыбер.

    Җырчылар арасында күпләр бары тик яратып кына кияүгә чыгарга әзер. Без үзара аралашабыз бит. Мин үзем дә мәхәббәтсез яши алмас идем. Минем кызык өчен генә бер егет белән аралашып караганым булды. Стерпится, слюбится, диләрме әле? Юк, мин алай булдыра алмыйм икән. Миңа менә чын мәхәббәт кирәк. Хыялланырга, очарга, күрешүләрне көтәргә һәм башкалар… Менә анда, эчтә «келт» итәргә тиеш! Аннан соң байлар хатыннарын мыскыл итә, санга сукмый ич алар. Уртача яшәүчеләр барысын да бергә хәл итә. Мәсәлән, алар бергә кибетләргә йөри, обойлар, төрле җиһазлар сайлый. Аталары, ял дип, каядыр йөрми, ә гаиләсе белән. Әйткәнемчә, гаиләдә хатын-кыз да эшләргә тиеш. Әгәр эшләсә, ир-ат хатынына хөрмәт белән карый.

    Яшәгән саен кешегә ияләшәсең дә бит әле ул.

    Менә, мәсәлән, минем бер танышымның әти-әнисе шулчаклы бер-берсенә туры килгән. Алар гел бергә! Аннан соң мөнәсәбәтләрдә һәвәс һәрвакыт ташып тормый бит. Алар арасында бер-береңне кадерләр, хөрмәт итү бар. Хәтта рәхмәтле булу да бар аларның араларында. Ияләшкәннәрдер дә, бәлки, әмма еллар дәвамында бер-береңә яхшы мөнәсәбәттә булуның нигезендә мәхәббәт ятарга тиеш.

    Хәзерге вакытта аерылу сынавы аша үтүчеләргә нинди киңәшләрең бар? Тәҗрибәле хатын-кыздан «лайфхак».

    Беренчедән, аерылу ачысын балалар сизмәскә тиеш. Ата-ана арасындагы аңлашылмаучанлыкларда баланың гаебе юк. Мәсәлән, баланы күрсәтми йөрүне мин аңламыйм. Бу очракта баланың психикасына күпме зыян килә. Аннан соң кире кавышу мөмкинлеге бер процент кына булса да, чукынышып, бер-берегезгә теләсә нинди сүзләр әйтмәгез. Шулай ук аерылу вакытында һәр як бер-берсен бетерергә тырыша. Һәрберсе бер-берсен дөньядагы иң начар кеше итеп сурәтли. Салкын акыл белән аерылышырга кирәк дип уйлыйм, артык эмоцияләргә бирелмичә генә.

    Белүемчә, син аерылганнан соң кире иреңә әйләнеп кайтып карадың. Бу адымың кирәк идеме, хәзер ничек уйлыйсың?

    Миңа кирәк иде. Балам әтиле-әниле булып үссен, пар канатлы булсын, дидем. Әмма барыбер килеп чыкмады. Нариман әтисе белән аралаша. Атна саен булмаса да, алар Нариман белән күрешә, бергә вакыт үткәрә. Минемчә, аерылганда адекват булырга кирәк. Гадәттә, җибәрәсе килмәгән як күбрәк истерикага бирелә. Мин бу темага кагылышлы шулай ук башка темалар турындагы бик күп психологик китаплар укыдым, психологларның туры эфирларын карадым.

    Иҗат ничек соң, Алинә?

    Әле менә клип төшердек. Тамашачы кабул итәр дип уйлыйм. Ул клипны карагач, уйлансыннар иде. Бераз сөйләп тә алырлар, бәлки. Яшерен-батырын түгел, җырчылар клипны популярлыкны арттыру максаты белән төшерә. Безнең клипны да бераз сөйләп, чәйнәп алырлар дип уйлыйм. Клипны төшерүгә акчасын да, көчемне дә сарыф иттем. Заяга, юкка гына булмасын.

    Әллә чишендең?

    Сер булсын әле…

    Артистка «сөйләнү», пиар кирәк инде, әйеме? Юри янган учакка утын өстәп, шау-шуны арттырган җырчыларга ничек карыйсың?

    Әгәр җырчы үзе пиар адым ясый икән, бу бер хәл. Ә менә журналистлар билгесез фактлар, ниндидер дәлилләнмәгән сүзләр ярдәмендә бармактан мәгълүмат суыра икән, бу дөрес түгел. Әле журналистлар да акыллы: нәкъ менә кеше телендә булганнарны яза ич алар. Аңлыйм инде, журналистларның ипие шул. Синең турында да төрле сүзләр йөри. Мәсәлән, син кайчак материалны укытмый чыгарасың икән. Минекен укыт, яме, чөнки мин әйткән фикерне син, ялгыш аңлап, үзеңчә язып чыга аласың. Әле миңа алай этлек эшләгәнең юк, кәнишне. Әмма шулай да…

    Сине ничек тә булса кимсеткән журналистлар бар мәллә?

    Юк алай. Берсендә генә язып чыкканнар иде. Журналистка исем китмәде, ә газетасын аңлап бетермәдем… Бу хакта сөйлисем килми.

    Мин шәхсән сине әле моңлырак, кешене уйландыра алырлык җырлар башкаручылар рәтенә кертәм. Син үзең бу хакта ни уйлыйсың?

    Күзәтүем буенча, концертта унбиш җыр бар икән, шуның өчесе генә сузып җырлана торган булырга тиеш. Андыйлар күпкә китсә, авыз ача башлыйлар. 

    «Мәхәббәт кирәк»
    Кайчан кияүгә чыгасың?

    Яраткан кешемне очраткач. Чәчәкләр бүләк итүчеләр, очрашуга дәшүчеләр бар, әлбәттә. Әмма мин күбесе белән дусларча гына аралашам. Мәхәббәт кирәк миңа.

    Баласы булса?..

    Балалы иргә дә чыга алыр идем. Яратам мин балаларны. Укытам бит, укучыларым мине әллә каян күреп, килеп кочаклый.

    Әллә беренчесенә яратмыйча чыктыңмы?

    Шашып гашыйк булып, башымны югалтып чыкмадым. Яратмыйча чыкмадым дип әйтә алмыйм, әллә артык хисләргә бирелмәдем. Минем уйлавымча, ул акыллы, тәртипле, тәрбияле егет иде. Тулырак: https://intertat.ru/news/showtime/09-02-2022/alin-safiullina-chyn-m-h-bb-temne-ochratkach-kyna-kiya-g-chygachakmyn-5848302

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: