erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Әни, ә шкафтагы теге мыеклы абый киттеме әле?..

Була бит инде шундый кешеләр, юморны аңламый торган. Берничек тә. Менә бу кешеләр юморны аңламый, ә юмор аларны аңлый. Һәм һәртөрле кызыклы хәлләр нәкъ менә шундый кешеләргә ияреп йөри. Әнә шундыйрак бер таныш бар минем. Яхшы күңелле, әйбәт кеше. Тик җитди. Бик җитди. Ә кызык хәлләр үзенең билбавына ябышып йөри.

Яшь чагында ук әле... Бер кызга гашыйк була, йөри башлыйлар. Кыз әтисе белән генә яши. Әтисе бик еш командировкага китә. Үзе юкта күз-колак булып торырга күршеләрен яллый. Күршеләр – текә инде. Подъезд алдында утырган әбиләрдән башлап, барсы да күз-колак була. 

Вәт, бер мәлне әтисе командировкага китү белән кыз егеткә шалтырата. Егет килә. Тик сиздермичә генә фатирга үтү җае юк. Подъезд алдында утырган әби-чәби шундук әтисенә хәбәр итәчәк, әтисе кызны тиргәячәк. Фатирлары беренче катта гына булгач, бу балкон аша керергә була.

Дәрте ташып торган егеткә авыр нәрсә түгел – керә бу. Кыз табын әзерләгән, бераз капкалап алалар... Шуннан кочаклашу... Кысыбрак кочаклашырга гына җыенып беткәч – ишектә кыңгырау чылтырый. Берәр күрше карчыгыдыр дип барып ачсалар – өй эченә миллиция кереп тула.

Бактисәң, егетнең балкон аша кергәнен бер карчык күреп калган икән. Моны карак дип уйлап тәртип сакчыларын чакырган. Һәм әле дә: “Менә шушы карак”, - дип басып тора. Өстәвенә күз дә йоммыйча: “Бу минем дә балконга кергән иде, бөтен чүпрәкләрне урлап качты”, - ди. Ярый кыз сабыр булып чыга, барысын да тыныч кына аңлатып бирә. Шулай котылып калалар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Өйләнешәләр болар. Бер-бер артлы кызлары туа. Әти-әниләре эштә чакта кызлар качышлы уйнарга күнегеп китә. Шкафка яшеренәләр. Әниләре кайтуга бөтен дөньяны туздырып бетерәләр. Көн саен. Моңа ничек чик куярга белмәгән әниләре хәйлә кора:
- Кызым, сез шкафка кермәгез, анда мыеклы усал абый бар, - дип кисәтә. 

Кызлар чынлап та шкафны туздырмый башлый. Тынычланалар. Ә көннәрнең берендә, җыелышып кичке табында утырганда өлкәнрәк кызлары шыпырт кына сорап куя: 
- Әни, ә шкафтагы теге мыеклы абый киттеме әле?

Дәвамы: https://shahrikazan.ru/news/hik%D3%99ya/ni-shkaftagy-tege-myekly-abyy-kitteme-le

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X