erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Әни, мине көт, үлмә...»

«Әни! Мин ярты елга эш буенча командировкага китәм. Борчылма, мин шалтыратырмын. Үзеңне сакла, дарулар эчәргә онытма. Мине көт, үлмә», – дип саубуллашкан

«5 кыз янында – бердәнбер ул»

«Әни! Мин ярты елга эш буенча командировкага китәм. Борчылма, мин шалтыратырмын. Үзеңне сакла, дарулар эчәргә онытма. Мине көт, үлмә», – дип саубуллашкан Нина Егоровна белән улы Николай. Әнисен борчырга теләмичә, дөресен яшерә: чынлыкта ул махсус хәрби операциягә китә.

Николай Яковлев 1977 елның 28 июнендә Самара өлкәсенең Усакла авылында туган. Ул – үзеннән берничә минутка алданрак дөньяга килгән игезәкнең икенче сыңары.

Ул вакытта Яковлевларның күп балалы гаиләсендә Наталья, Светлана, игезәкләр Валя һәм Надя булган. Бала тудыру йортыннан тагын бер кыз Оля һәм озак көтелгән бердәнбер малай Коляны алып кайталар.

Авылда зур хуҗалык булуга карамастан, аларның әти-әниләре һәр балага игътибар бирергә тырышкан. Малайның әтисенә охшыйсы килә. Әтисе – көчле, нык, батыр кеше, ул хатынын һәм балаларын бик яраткан, берүзе зур гаилә өчен иркен йорт төзегән. Коля авыл мәктәбен тәмамлый, Лениногорскига күчә һәм 14нче СПТУда ташчы белгечлеге ала.

1995 елдан 1997 елга кадәр Оренбург өлкәсендә артиллерия бригадасында хезмәт итә. 2 ел дәвамында яшь разведчик хәрби часть полигонында хәрби әзерлек үтә: дошман техникасын туктату өчен фугасларны шартлатырга, снайпер винтовкаларыннан атарга, һөҗүмнәр ясарга өйрәнә.

«Яңа хәрби Николай Яковлев югары дәрәҗәдәге әзерлек, дисциплиналылык һәм профессионализм күрсәтте. Ул командада эшләү, оператив шартларда тиз карарлар кабул итү һәм үзара ярдәм күрсәтү осталыгын күрсәтте», – ди рапортында хәрби часть командиры. Бу характеристика хәзер дә сугышчының шәхси эшендә саклана.

«Мин гаиләмне, балаларымны, апаларымны, әниемне якларга тиеш»

Армиядән соң Николай сөйгәнен очрата, алар Гөлназ белән рәсми рәвештә никахларын теркәп, бергә яши башлыйлар. 2003 елда гаиләдә улы Артем, 2008 елда кызы Ангелина туа, тагын 10 елдан соң, кече улы Тимур дөньяга килә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Гаилә Лениногорск районының Яңа Чыршылы бистәсендә яши. Николай ташчы булып эшли, балачактан ук эшкә нык, бернинди эштән дә курыкмаган.

Махсус хәрби операция башлангач, Николайның шунда китәсе килә. Бары әнисенең олы яшьтә булуы гына аны туктатып торган. Әтиләре 4 ел элек вафат була, 83 яшьтәге әниләре ялгызы яши. Ул зур йортта тора һәм һәрвакыт балаларын сагына. Аларның хәзер инде һәркайсының үз гаиләләсе, балалары һәм кайберләренең оныклары да бар.

Николай озак уйланганнан соң, әнисенә 5 апасы ярдәм итәчәгенә ышана һәм алгы сызыкка китәргә, якташлары янында сугышырга карар кыла.

Коля туганнарына: «Мин фронтка барырга булдым. Ничек инде ни өчен? Ә дошман монда, безнең җиргә килсә? Мин гаиләмне, балаларымны, апаларымны, әниемне якларга тиеш. Әгәр дә әтием исән булса, ул мине аңлар иде, ә яшь булса, ул үзе дә барыр иде», – ди.

Тулырак моннан укыгыз: https://intertat.tatar/news/ani-mine-kot-ulma-5864712

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X