erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Әнидән көн саен гафу үтенәм

Тормышта әллә нинди үкенечле вакыйгалар була. Әмма минем кадәр үкенгән кеше бар микән?!

Мин әти белән әнинең бердәнбер баласы. Әтинең холкы бик начар иде. Аракы белән дус булды. Исереп кайткан чакларында әнигә кул күтәрә торган иде. Бәлки, шуңа әни башка бала алып кайтырга уйламагандыр. Әни белән бик интегеп яшәдек без. Әтидән шундый курка идек, ул исереп кайтса, өйдән чыгып качарга тырыштык. Күршеләрдә, туганнарда  кунып йөрдек.  
Үсмер чакка җиткәч, әнине әтидән аерылырга үгетләдем. Әни  бу адымга барырга бик курыкты. «Болай яши алмыйм, алайса мин өйдән чыгып китәм», – дигәч кенә ниятләде. Әмма аерылышу тагын бер елга сузылды. Әти әнинең аерылырга биргәнен белгәч, үзгәрде, эчми башлады. Ул ярты ел тормыш гаилә тормышыбызның иң матур чоры булды. Әмма бу бик азга барды, әти кабат  үз гадәтенә кайтты.  Кабат әнигә шарт куйдым.  Әни белән әти аерылышты. Һәм әти безнең тормыштан югалды. Бу да минем катылыгым аркасында. Әтигә безгә килеп, борчып йөрисең икән,  полиция чакыртам дидем. Әти, әллә полициядән курыкты, әллә минән, күренмәде. Без дә аны эзләмәдек. Соңыннан  гына туганнары аның  үзе кебегрәк хатын белән яшәгәнен әйтте.   
Ниһаять, мин әнинең елмайганын күрә башладым.  Ул тынычланып китте, хәтта матурайды.  Өйдә дә тынычлык иде. Өйгә кайтырга рәхәт. Миңа бу тормыш шундый ошый иде. Әни белән якын дусларга әйләндек.  Мәктәпне тәмамлап, университетка укырга кердем. Үскән саен әнинең хатын-кыз икәнен, аңа да ир назы, игътибар кирәклеген аңладым.  
Аңа  кем беләндер танышырга, аралышрга кирәклеге турында әйтә башладым. Әмма әни ишетергә дә теләмәде. Күрәсең, аның яралары бик тирәндә булгандыр. Ир-ат аның өчен эчү, сугылу, газап белән генә бәйле булгандыр, мөгаен. Бу хакта кабат-кабат сөйләшеп тә, әнине күндерә алмагач,  сөйләшү аның өчен газап кына булганын аңлагач, башка сүз кузгатмадым. Без әни белән икәү генә яшәүне дәвам иттек.  
Уку йортын тәмамлап, зур компаниянең финанс бүлегенә эшкә урнаштым. Без бернәрсәгә интекмәдек, әни белән ял итәргә йөрдек, фатирны алыштырдык, әмма бәхетнең бер ягы китек кебек иде. Үз халәтемне әнигә сизертергә теләмәсәм дә, әни күреп-аңлап тора иде.  Минем гаилә, яраткан ир-ат турында хыялланганымны аңламый кала алмый иде инде ул. Егетләр белән йөрсәм дә, мөнәсәбәтләребез бервакытта да җитдигә күчә алмады. Миңа инде  кыйммәтле бүләкләр дә, әллә ни күп игътибар да кирәкми иде. Бары тик  яраткан кешемнең кулымнан тотып, янәшә баруын гына тели идем. Әмма тормышта хыялларымны сызып ата торган хәл булды.
 Беркөнне эштән кайтканда әниең күрше ишегалдында утыруын күреп алдым.

–Әни, нишләп утырасың монда, нигә өйгә кермисең? Әллә эштән кайтышлый һава суларга булдыңмы, – дим.
–    Мин кайтыр юлны оныттым, кызым...
Башыма китереп суккан кебек булды. Мин әнине кочаклап алдым. Юк, юк, минем әни белән болай булырга тиеш түгел! Аны җитәкләп алдым да,  шикләремне әнидән генә түгел, үземнән дә яшерергә тырышып өйгә таба атладым. 
Икенче көнне мин инде әнине алып медицина үзәгенә киттем. Әнидә Альцгеймер авыруы башланганы ачыкланды. Табиблар билгеләнгән даруларне даими эчеп торса, стресс булмаса, авыру көчәймәс дип аңлатты. Әнигә авыруы хакында берни әйтмәдем. Бары тик эштән китәргә күндердем.  «Инде үзең өчен яшә, әни, барысы да җитә», – дидем. 
Әнинең хәле алай ук начар да түгел иде. Вакыт-вакыт  кына  нидер онытып куя. Әмма аның өчен курыктым, янында һәрвакыт булсын дип «сиделка» ялладым. Алар  дуслашып китте. Минем җаным тынычланды. Әмма  әнинең төнлә йокламаулары, кычкырып уянулары бик авыр иде...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Дәвамын Сөембикәдән укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X