erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Армиядән марҗага өйләнеп кайткан Габдулла язмышы

Габдулла безнең авылда иң дәрәҗәле егетләрнең берсе иде. Аллаhы Тәгалә аңа буйны да, кыяфәтне дә жәлләмәгән: шомырттай  кара күзле, кап-кара чәчле, елмайганда энҗе сыман тешләре ап-ак булып балкып китә ("Сөембикә").

Армиядән марҗага өйләнеп кайткан Габдулла язмышы

Автор16 декабрь 2021 - 14:11

 

5184

2

10

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

  
                                   

 

Габдулла безнең авылда иң дәрәҗәле егетләрнең берсе иде. Аллаhы Тәгалә аңа буйны да, кыяфәтне дә жәлләмәгән: шомырттай  кара күзле, кап-кара чәчле, елмайганда энҗе сыман тешләре ап-ак булып балкып китә. Сүзгә дә оста иде ул. Авылның барлык кызлары гашыйк иде аңа.  80–90 нчы еллар, кесә телефоннары юк заман. Кыю кызлар, мәхәббәтләрен белдереп, Габдуллага өчпочмаклы хатлар язалар иде.  Авыл клубына кызлар егетне күрер өчен иң матур күлмәкләрен киеп, иң кызыл кершәннәрен ягып баралар. Ләкин Габдуллабызның чын-чынлап өйләнәм дип йөргән, вәгъдәләшкән сөйгән яры булмады. 


  Габдуллага армиягә чакыру килде. Авылның кияүгә чыкмаган барлык кызлары, чигүле кулъяулыкларын тотып, егет яшәгән йортка җыелды. Район военкоматына да бер көтү кыз килгән, диделәр,  елый-елый озатып калганнар. Габдуллабыз Украина җиренә эләккән. Кызлар почтальоннан солдат хезмәт иткән частьның адресын белеп алганнар.  Мәхәббәт хатлары язып торганнар. Габдуллабыз гына аларга җавап бирмәде.
  Ике ел узып китте. «Габдулла кайткан. Армиядән марҗага өйләнеп кайткан»  дигән хәбәр авылда яшен тизлеге белән таралды. Кызларның йөрәгенә кан саудырган бу хәл дөрес булып чыкты. Габдулла билдән сары чәчле, зәңгәр күзле Светланасы белән авылга кайтып керде. Җитмәсә,  хатыны корсаклы булып чыкты. И рәхәтләнде авыл халкы гайбәт сөйләп. «Күпме кыз Габдулла дип елап йөрде, оятсыз икән. Марҗа алып кайткан, безнекеләр ярамаган», – дип сөйләнделәр. 
  Ләкин авылга хатын булып кайткан Светлананың бәхете генә булмады. Габдулланың анасы Сания апа авылда иң уңган, иң усал хатыннардан санала иде. Бер сүз татарча белмәгән килен кайнана белән ничек яшәгәндер, бер Ходай белә. Светланабыз 4 айлап торды да, баласы да тумаган килеш, авылдан чыгып югалды. Аталары килеп алган, дип сөйләделәр. Шул китүдән Светлана авылга әйләнеп кайтмады. Баласы туган, исемен Иван дип кушкан икән, дип сөйләделәр. 
     Кызлар үлеп яраткан Габдуллабызның почеты шартлаган куык кебек юкка чыкты. Кызларга  сүз кушса да, борылып карамый кача иделәр. 
    Габдуллабызның башка хатыны да, баласы да булмады. Менә нинди кызганыч хәлләр очрый тормышта.
 

Тулырак: http://www.syuyumbike.ru/news/otkrovenie/armiyadn-maraga-ylnep-kaytkan-gabdulla-yazmyshy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X