erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Артымнан йөрүчеләр юкка чыкты, берүзем калдым...

Исәнмесез, хөрмәтле редакция. Сезгә ирдән иргә сикереп йөргән, ике ир арасыннан сайлый алмый тәмам алҗыган хатын-кызлар күп яза. Ә мин менә, киресенчә, 50 ягына таба баручы ялгыз хатын. Насыйбымны таба алмадым шул, кызганыч. Гомерем ялгызлыкта узып бара.

 

Күптән түгел туган көнем булды. Мин аны кабат ялгызлыкта үткәрдем. Иртән әнием шалтыратып котлады. Әле дә ярый ул исән-сау, зур терәгем минем. Эштә бөтенләй котламадылар, онытканнардыр инде. Кич белән дус кызым шалтыратты, аның белән озак кына сөйләштек. 

Институтта укыганда, бик чибәр идем. Егетләр дә күз ата иде үземә. Ләкин мин никтер ашыкмадым, өлгерермен әле дип яшәдем. Аннан соң ничектер дөнья үзгәрде, артымнан йөрүчеләр әкрен генә юкка чыгып бетте. Берүзем калдым. Иң аянычы шул – гаилә корып, бала табарга өлгермәдем. Әниемнән көнләшәм, аның ичмасам кызы – мин бар...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Киләчәк көннәрем турында бик еш уйланам. Картлык көнемдә нишләрмен мин? Ничек яшәрмен? Минем кебек ялгызлыкта интегүчеләр бар микән бу дөньяда?

Минзифа, Чаллы.

http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/artymnan-yrchelr-yukka-chykty-berzem-kaldym

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X