erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Авыл кызы булгач, тәртипле, тыйнактыр дип уйладым...

Күп очракта сезгә хатын-кызлар язса да, мин дә үз тарихымны сөйләргә булдым. Бәлки бу язмам ир-егетләр өчен файдалы булыр, моны укыганнан соң, күбесендә үзенә карата ышаныч артыр ("Шәһри Казан").

 

Үземне белгәннән бирле һәрвакыт тыйнак егет булдым. Кызлар белән сөйләшергә, аралашырга оялдым. Югыйсә, карап торышка озын буйлы егет, чибәрлегем дә бар кебек. Дусларым әллә ничә кыз “алыштырганда да”, мин үбешүнең нәрсә икәнен дә белмәдем. Бервакыт спорт залында шөгыльләнгәндә, яныма бер чибәр хатын-кыз килде. Таныштык. Дөрес, аны моңа кадәр дә күзәтеп йөрдем, тик янына барырга кыймадым. Ул кияүдә, ике баласы бар. Иренең хыянәтеннән туеп, минем белән дуслашырга булган.

Дилә белән ике еллап очраштык. Безгә бергә рәхәт иде, ул мине күп нәрсәгә өйрәтте, киңәшләрен бирде. Мин аңа баш-аягым белән гашыйк булдым. Тик язмыш безне аерды. Ул ире белән юл һәлакәтенә очрап үлде. Аны югалткач, күз яшьләрем белән еладым.

Диләдән соң, интернетта Алсу белән таныштым. Авыл кызы булгач, тәртипле, тыйнактыр дип уйладым. Ялгышканмын. Ул миңа хыянәт итте. Бу вакытта без инде бергә яши идек. Гафулар үтенде, кичерүемне сорады. Кичердем. Ләкин бу хыянәт берничә тапкыр кабатланды. Ахырдан түзмәдем, араларны өздем. Хәер, ул каршы килмәде. Башкага гашыйк булуын әйтте.

Инде хатын-кыз дигән заттан күңелем кайтты дигәндә, язмыш мине Наилә белән очраштырды. Икебез дә бер үк спорт клубына йөрдек. Наилә шушы ук клубка йөрүче бер бай егет белән очраша иде. Мин хәтта көнләшә идем. Ләкин бу “мәхәббәт” озакка бармады, алар аерылышты. Бер яктан, сөендем, чөнки саф күңелле Наиләгә теге егет пар түгел иде. Наилә бу хәлне авыр кичерде. Бервакыт үзен юатырга теләп, аны яратуымны әйтеп салдым. “Нигә алданрак әйтмәдең?” – диде ул.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Реклама

РЕКЛАМА

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/avyl-kyzy-bulgach-trtiple-tyynaktyr-dip-uyladym

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X