erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Айгөл Нәбиуллинаның үткәне: «Беренче иремне кем үтергәнен ачыклый алмадылар»

Язмыш без дигәнчә генә бармый, көтелмәгән борылышлар да ясарга мөмкин ("Интертат", Алинә Айдарова).


 

Алып баручы Айгөл Нәбиуллина белән сөйләшкәч, ниндидер бер мелодрама караган кебек булдым. Теләге булса, Айгөлнең тормышыннан сценарий ясап, режиссер Нурания апа Җамали менә дигән фильм төшерә алыр иде. Кайчандыр бер яшьлек баласы белән салкын баракта яшәргә мәҗбүр булган Айгөл бүген ике катлы затлы йортта гомер итә. Спорт белән шөгыльләнә, ире дә үзеннән җиде яшькә кече, иреннәре дә ясалган. Кыскасы, дөнья белән бергә атлаучы зәвыклы ханым ул. Төркия иленә дә авылга кайткан кебек кенә йөри.

Ул «Тәртип» радиосында алып баручы булып эшли, шулай ук «Без» каналын үстерү максаты белән яна.

Кызларның күбесе яшьрәк чакта гашыйк булырга, яратырга ашкына. Күрәсең, Айгөл апа да нәкъ менә яратырга ашыкканы өчен беренче иренә кияүгә чыгып ялгышкандыр да. Үзе: «Гашыйк булдым», — ди үзе, әмма шул ук вакытта ул ничек кияүгә чыгып куюын сизми дә калган.

«Фәнис белән танышкан вакытларда остазым Шамил Бариев үлде. Никтер ул үлгәч, укуга күңелем сүрелде», — ди әңгәмәдәшем. Фәнис исемле егет аны тиз арада үзенә гашыйк итә.

Кайсыбыз гына кияүгә чыкканда яисә, гомумән, берәр адым ясаганда, ялгышырмын дип уйлый икән?! Айгөл очынган, бәхетле булырга теләгән, әмма Фәнис, кызганыч, югалып кала… Ул үз-үзен югалта, ялгыш юлга тайпыла. Сезнең дә берәр кеше турында уйланганыгыз бармы ул: менә дигән кеше бит инде, кулыннан эше дә килә, нигә генә эчәргә, нигә генә булган бәхетеңне кулдан ычкындырырга?.. Мамадыш каенлыгында Фәниснең мәетен генә табалар. Ул көз айларында югала, ә мәет май аенда гына табыла. Аның ничек үлүен Айгөл төгәл әйтә алмады. Бу вакытта инде Айгөлнең кулында нарасые була. Айгөл бәләкәче белән берүзе тормыш проблемалары белән очраша.


Фото шәхси архивтан алынды
Баланы үстерер, дөнья көтәр өчен акча кирәк. Айгөл улын әниләрендә яисә танышларында калдырып эшли башлый. Ул фермада сыер сава. Шулай ук Казанга йөреп идән дә юа.

Арчада баракта яшәгәндә таныш кызы белән бәрәңге сатып та акча эшләргә тырыша.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Әби-бабайлар яшәгән йортларга барып, шуларга бәрәңге сата идек. Бәрәңге тулы авыр капчыкларны бишенче катка кадәр күтәрә идек. Акча эшләргә кирәк булгач, авырлыгы сизелмәгәндер, күрәсең. Пычранып бетеп, бутыйлардан Казан урамнары буенча йөрдек. Дус кызым Чулпанның кызы улымнан өч яшькә өлкәнрәк. Улым Альфредны аның белән калдыра идем. Иң мөһиме — кайтканда балаларга куян күчтәнәче алу. Кайтыр юлга чыкканда, кибеткә кереп, балаларга берәр тәмлүшкә алмый калганыбыз юк иде. Ничек тә булса аларның да күңелләрен күрәсе килә иде», — дип искә алды Айгөл.

Хәзер исә Айгөл модада булган ак сапогилар, кыйммәтле пальтолар кия. Аның тормышы 180 градуска үзгәргән. Шулай да башыннан узган хатирәләрне тагын яңартыйк әле.

Айгөл Казанга китәргә дип акча җыя. Тырыша-тырыша эшли. Әмма бер көнне бар булган акчасын карават астыннан алып чыгып китәләр. «Мин ачык авыз инде. Ишегем гел ачык минем. Хәзер дә шулай. Тормыш мине өйрәтми» — ди ул. Бу 1999 ел. Баракта тору җиңел булмагандыр, ләкин Айгөл ул авырлыкларны хәзер артык хәтерләми дә. «Яшьлек белән җиңел тоелгандыр ул. Яшьлек — юләр чак, дип юкка гына әйтмиләрдер», — дип сөйли әңгәмәдәшем.

Янә бераз акча тупласа да, Айгөл улы белән Казанга күчәргә тәвәккәлләми. Авыл баласы өчен шәһәр авыррак кабул ителә шул. Өстәвенә, анда туганың да көтеп тормагач…

«Шәһәрдә кеше кешегә ярдәм итәмени?! Берәр хәл булса нишләрмен, баламны карашыр кеше булмас», — дип Арча мәдәният сараена эшкә кердем. Авыл халкы башка төрле бит ул, Алинә», — ди ул. Айгөл үзе эштә булганда улы Альфредны күршесенә калдыра торган була. Бу вакытларда Айгөл бик елагандыр, үзенең дә исендә шулай калган. Бер әбидә дә яшәп ала ул. «Бер әби белән яшәп карадым. Үзенчә бик әйбәт иде инде ул. Әмма пенсия алгач, аяк терәп эчә иде. Кыш уртасында ишекләрен ачып куя иде. Кайтып керәсең, өйдә сап-салкы», — дип искә ала ул.

Вакыт бара, бала үсә. Язмыш сукмаклары Айгөлне Казанга күчерә. Альфредның Айгөлдән әтисе турында сораганы бар, әлбәттә. Бәләкәй чагында да сораган, хәзер дә искә алмыйча калмый. Айгөл улына да, миңа да мәрхүм Фәнис турында артык әллә ни сөйли алмады. Алар бары тик ике ел чамасы гына яшәп калган. Хәтта Фәнис югалган чорда алар инде бергә яшәмәгән була.

«Үтергәннәр инде аны. Салгалый иде бичара. Кул күтәргәне дә булмады түгел… Эчсә, үзен үзе белештерми иде ул. Әмма эчмәгәндә аннан да яхшы кеше юк иде. Мин үзем яхшы хатын булырга тырыштым. Дәваладык та, бала тапкач, җаваплык тоеп, үзгәрер дип тә уйладым», — ди ул.

Әмма кешенең үз теләге булмаса, хет кырыкка ярыл инде… «Фәнис миннән биш яшькә өлкәнрәк иде. Абый кебек терәк булды ул миңа. Күлмәкләр алып бирде. Тегендә-монда йөртте. Бүләкләргә дә акчасын кызганмады. Минем героем иде ул! Ә миңа 19 яшь, бала-чага. Ул вакытта үземнең кесәм такыр иде. Әти белән әнидән дә акча сорау гадәте юк иде бездә. Хәтта Казанга укырга керер өчен киткәндә дә авыл хуҗалыгы сәркәтибе үзенең кырыгынчы үлчәмле аяк киеменә мамык тутырып биргән иде. Шулай язган инде, күрәсең», — дип сөйли ул. Тулырак: https://intertat.tatar/news/showtime/28-01-2022/ayg-l-n-biullinany-tk-ne-berenche-iremne-kem-terg-nen-achyklyy-almadylar-5845177

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X