Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бабасының аркасына хәле беткәнче тибә-тибә кыйнады...

    Исерек Айдарның күзе тонган, бер нәрсә дә, бер кемне дә ишетер хәлдә түгел. Ул бөгәрләнеп яткан бабасының аркасына хәле беткәнче тибә-тибә кыйнады ("Шәһри Казан").

     

    Гараж алдында яткан ниндидер тимерне алып сугарга дип өскә күтәрде. Кечкенә иске велосипедның тимер рамында “Газиз оныгым Айдарга” дип язылган сүзләрне күреп, куллары хәлсезләнеп егәрен югалтты. Тимер кисәге ирнең битен сыдырып җиргә төште.

    ...Айдар Сәрия әбисе белән Наил бабасы өчен иң кадерле онык булды. Аның беренче тапкыр тәпи басып атлап китүләре, беренче иҗек һәм сүзләрне әйтүләре дә зур бәйрәм кебек иде. Иң тәмле әйберләр, иң матур уенчыклар, иң җылы һәм уңайлы киемнәр дә кечкенә Айдар өчен булды. Авылда күгәрченнәр кебек гөрләшеп кенә яшәгән Сәрия карчык белән Наил картның бер улы, бер кызы инде үз тормышлары белән гомер итә. Олы уллары Себер якларында эшли, шунда төпләнеп калды. Сирәк кайталар, елына бер-ике генә күргән оныкларын сөяргә дә өлгерми калалар иде алар. Әллә шул сәбәпле, әллә инде килен ягы якынрак булганга, улларының ике баласы да әти яклап әби-бабайга бик исләре китмәде. Югыйсә, әби белән бабай алар өчен өзелеп торды. 

    Ә менә кызлары Алия авылда гына калды, аның да кызы белән улы үсеп килә. Кыз оныклары күбрәк өйдә булса, кечкенә онык – Айдар гел әбисе белән бабасы янында үсте. Бабасы аны балыкка да, печәнгә дә, утынга да, көтүгә дә, кыскасы, авыл җирендә нинди вак-төяк мәшәкать бар – барысына да үзе белән бергә ияртеп, эшкә өйрәтеп үстерде. Айдарга беренче тапкыр велосипедны да, мопед, мотоциклны да бабасы Наил белән әбисе Сәрия алып бирде. Хәтта кайвакыт мәктәпнең ата-аналар җыелышы, бәйрәмнәргә дә Айдарның әби-бабасы барды. Чөнки әнисе сменалы эштә, ә әтисе шабашта йөри. Эштә булмаган көннәрендә әтисенең айнык чагы сирәк була. Шуңа да Айдарга әби- бабай кочагында тынычрак. Әбисе тәмле итеп ипи сала, чыжлап торган табада әче камырдан кетердәп торган читле коймаклар, күзикмәкләр, сары май белән генә майланган кыстыбыйлар, чүлмәк ашлары һәм бик күп төрле ризыкларны мулдан пешерә. Кыскасы, Айдарга әби-бабай йортында рәхәт тә, тыныч та. 

    Тик балачак илендә мәңге калып булмый шул. Айдар да мәктәпне тәмамлады. Үзе сайлаган уку йортына барды. Бер-ике ай яхшы гына укыган егет шәһәр җиренең иркенлеген тиз сизеп алды. Тулай торакта яшәгәнлектән, дуслар да тиз табылды. Дөрес, баштагы вакытларда үзе кебек авыл егетләре белән аралашты, тора-бара һәрвакыт үзләрен иркен тоткан шәһәр егетләре белән дуслашып китте. Алардан калышырга теләмичә, тәмәке тартырга өйрәнде, юлга һәм кирәк-яракка тотылырга тиешле акча дусларын сыйлар өчен тотылып бетә башлады. Үзе дә яхшы гына “салгаларга” гадәтләнеп китте. Баштагы мәлләрдә әбисе белән бабасыннан кыенсынып кына алган акчаны ул үзе сорап ук ала башлады. Соңгы кайтуында әбисе биргән акчага өстәп, аның гәрәбә муенсасын, балдак һәм беләзекләрен, пенсиядән калган бераз гына җыелган акчасын да “эләктереп” китте.

    Аны-моны сизенмәгән картлар оныкларына күчтәнәчләр төяп, бәхет-сәгадәт, сәламәтлек теләп, күз яшьләре белән озатып калдылар. Берничә көннән соң беленгән кырын эшне дә Айдар эшләгәндер дип башларына да китермәде алар. Барысын да алдагы көнне чүпрәк-чапрак сатарга кергән чегән хатыны алгандыр, дип уйладылар. 

    Тик ике атнадан барысы да ачыкланды... Айдар исерек килеш бер иптәше белән кайтып, әби-бабасыннан талап диярлек, соңгы акчасын алып киттеләр. Бу хәлдән соң, Сәрия әбисе йөрәк өянәге белән хастаханәгә керде, Наил карт күзгә күренеп бетеренде. Нинди җанвар тәрбияләде алар? Ни өчен өрмәгән җиргә дә утыртмый үстергән газиз оныклары шундый холыклы булып үсте? Күрәсең, Айдарга биргән тәрбия түгел, әтисе ягы геннары күбрәк үз эшен эшләгән.

    Реклама

    Уку йорты исемлегендә булып та, дәресләрдә, лекцияләрдә күренмәгән Айдарны уку йортыннан да куып чыгардылар. Кәеф-сафа корыр өчен акча да, дуслар да калмады. Аның авылга кайтып китүдән башка чарасы калмады. Еш кына әтисе белән баш төзәтүләр, бер генә яртылык булса да акча эзләү кайгысы башланды. Өйдәге ике исеректән гарык булганнан соң, Алия дә кызын алып Себер якларына чыгып югалды. Алиянең әти-әнисенә җавабы кыска булды: “Минем ир – ул сезнең бала түгел, үз көнен үзе күрер, ә Айдарны үзегез шулай тәрбияләдегез, ни теләсә, шуны алып, кылтайтып һәм бозып үстердегез”. 

    Шулай итеп, әби белән бабай башына ике исерекне калдырып, күз күрмәгән якларга китеп югалды. 

    ...Кечкенә велосипедның чыгып торган бер очлы тимере Айдарның битен сыдырып җиргә төште. Кинәт кенә чыккан салкынча җил уйнап алды. Җил кызы үзенең күренмәс тарагы белән аның керләнеп каткан, укмашкан чәчләрен артка “тарарга” тырыша. Бу мизгелдә Айдар үзенең кечкенә балачагына кайткандай булды. Әйтерсең лә ул велосипедында җилдерә. Аның артыннан бабасы аны мактап капка төбендә басып тора. “Вәйт маладис минем улым! Менә бит ничек!” – ди. Күрше-тирә малайлар күбесе көнләшеп карап торалар. Чөнки мондый велосипед Айдар белән түбән очтагы Азатта гына.
    Айдар кинәт айнып киткәндәй булды. Нишләде ул? 

    – Бабакаем! Бабам минем, – дип бабасының кечерәеп калган гәүдәсен кулларына күтәреп алды һәм үксеп елап җибәрде. – Гафу ит! Гафу ит мине бабам, булдыра алсаң.

    Индира Сәйфуллина.

    Тулырак http://shahrikazan.ru/news/әy-yazmyish/babasyny-arkasyna-khle-betknche-tib-tib-kyynady

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: