Арск-Информ
  • Рус Тат
  • «Балалар алдында елый алмадым»: Булгария фаҗигасенә 11 ел

    Республика тарихындагы иң куркыныч фаҗигаләрнең берсе моннан 11 ел элек булды. Кем өчендер тиз тоелса, якыннарын югалтканнарга бу вакыт гасырга тиң. Аларның еламаган көннәре, кадерле кешеләрен сагынмаган минутлары юк. Әти-әнисез калган сабыйлар инде буй җиткән, ата-аналарның чәчләрен язмыш акка буяган. Кемнәрдер газизен төшендә күрергә тилмерә, кемдер баласын әле дә кайтыр дип көтә. Йөрәкне өзгәли торган фаҗига булды бу! ("Ватаным Татарстан", Гөлгенә Шиһапова)

    «Балалар алдында елый алмадым»

    Еллар узуга карамастан, әле дә күңелдә ачы хәсрәт хисләре, фаҗигане үз күзләре белән күрүчеләргә ияреп елыйсың, якыннарын югалтканнарга сүз табып булмый. Балтачта гомер итүче Рәдифә Садриева әле дә күз яшьләрсез сөйли алмый. Әмма ятим калган ике оныгы хакына ул көчле булырга өйрәнгән.

    – Җәйнең матур көнендә кызым белән киявебезне югалттык. 14 ел тату, үрнәк яшәде алар. Гел эштә булдылар. Матур яшәр өчен тырышмыйча булмый бит, – дип искә ала Рәдифә апа. – Аларның бер дә ял иткәннәре юк иде. Күрәчәк булгандыр инде. Ул чакта балалар миндә иде. Алар кайтты да, без бер генә көнгә ял итәргә барып кайтабыз, башны ял иттерәсе иде, диделәр. Күңелемә бернинди начар уй килмәде. Аркаларыннан сөеп озатып калдым.

    Ул чакта оныклары Энҗегә – 12 яшь, Мәликәгә 2 генә тулып киткән була. Кечкенәсе ятим калганын аңламаса да, гел әнисен сорап йөдәтә. Энҗегә бик авыр була. Ул гел елый.

    – Бала хәсрәтеннән дә ачырак әйбер юк. Башыма кайгы килгәч, әниемнең сүзләре искә төште. «Бөтен кеше ташлаганда да, Аллаһы Тәгалә ташламый», – дигән иде ул. Мин шулай эшләдем. Бары тик Аллаһы Тәгаләгә сыендым. Йөрәгем тулы яра, күзем тулы яшь булса да, оныклар алдында сер бирмәскә тырыштым. Әмма кеше күрмәгәндә елаганнарым күп инде. Яшем елгадай акты, – ди Рәдифә апа. – Оныкларыма бик кыен әле дә. Шуңа да аларны сөеп кенә үстердем. Гел яратып тордым. Ятимлек ачысын сизмәсеннәр дидем. Бабалары да алар өчен нишләргә белми иде. Бала хәсрәте иремне бик бетерде. Их, Рәдифә миңа ничек кыен икәнен белмисең, елап та булмый бит, ичмасам, ди торган иде. Аңа инсульт булды. Вафатына бер ел инде. Бабаларын югалткач, кызлар гел бер сүзне кабатлый: әби, син генә безне ташлап китмә, ятим итмә, диләр. Кызларым гел матур булырга кушалар. Улым гаиләсе дә зур терәк. Мин кызым туып, ун ел узгач кына, малай таптым. Ул чакта яшем дә бар иде инде. Менә хәзер ярый ла алып кайтканмын дип сөенеп туя алмыйм. Бу ачы хәсрәтләрне ялгыз күтәрү авыр булыр иде. Төшләремә дә кермиләр. Бер яктан сөенеп тә куям. Керсәләр, нинди хисләр белән уяныр идең. Миңа кыен булмасын дип кермиләрдер инде. Әле менә Сөйкигә барып кайттык. Йөрәктәге яралар кабат кузгалды. Еладык та еладык. Кич белән телевизорны да карый алмадым. Әмма оныкларым хакына яшәргә кирәк. Ничек булса да, язмышның якасына ябышып, сабыйларымны кеше итәргә, бәхетләрен күрергә иде. Төзек булмаган теплоходта алып чыгып китүләренә әле дә аптырыйм. Урамга чыкканда күлмәгеңне дә карап киясең бит. Тишеге юкмы икән дисең, пычранмаганмы дисең. Ә монда теплоход кадәр теплоходны карамаганнар.

    «Әти белән әнине энебез коткарды»

    Арча районының Айван авылында яшәүче Райлә һәм Айнур Хәйретдиновларның да гомере Идел суында өзелә. Алар сәяхәткә ике гаилә – Айнурның апасы Ильмира һәм җизнәләре Альберт белән баралар.

    – Энем белән киленебез – бер каютада, без аерым идек. Теплоход авыша башлагач, туганнарымны эзләдек. Чыгуларын көттек. Мин бик курыктым. Ирем суга сикерергә кушты. Исән калуыбызга ышанып та бетә алмадык. Энемнәрне дә исәндер дидек, – дип сөйли Ильмира апа. – Безне өйдә – өч бала, Айнур белән Райләне уллары Алмаз көтте. Әле киленебез авырлы да иде. Тик аларга исән кайту насыйп булмады. Мин ул чакта бик өзгәләндем. Алмазыбызга әти-әнисен алыштыра алмасак та, бар җылыбызны бирергә тырышабыз. Үзе дә бик яратып тора. Гел бездә инде.

    Реклама

    Әти-әнисез калган Алмаз 14 яшен тутырган. Әле шушы көннәрдә әбисе белән диңгезгә барып кайтканнар.

    – Алмаз электән сабыр бала булды. Елап тилмертмәде. Тиз үсте ул. Әти белән әни аны яратып кына яшиләр. Аларга Алмаз үзе терәк булды әле. Бала хәсрәтен кичергән кешегә бик авыр бит. Шулчакта өйдә кечкенә бала булу – яшәргә көч бирде. Без эш белән онытылып торабыз әле. Олыларның уенда – шул хәсрәт кенә бит. Якыннарыбызны югалткан вакыт җитүгә – йөрәк сыкрый башлый инде. Ел саен ашларын 9 июль көнне уздырабыз. Өйдән чыгып киткән көннәре бит.

    «Әле дә көтәм»

    Кайбыч районының Тәрбит авылында яшәүче Башуриннар фаҗигадә кызларын югалта. Наташа – каләмдәшебез, КДУда татар журналистикасы бүлеген тәмамлаган була.

    – Иделдә батканда кызыма 32 яшь иде. 7 айлык авыры бар иде. Кияү һәм тагын өч дус гаилә бергәләп киттеләр. Кызганыч, балам исән кайтмады, – ди әнисе Людмила ханым. – Мин аны һаман көтәм әле. Ун ел үтте – тик кайтмый. Ана йөрәген тынычландыру мөмкин түгел. Исәндер дип көтәм. Шөкер, киявем исән калды. Кайтып йөри. Өйләнде, балалары бар инде. Тик шулай да безне онытмый. Кияү генә түгел, Наташаның бар дуслары безгә кайта. Каберенә эз суынмый аның. Кем кайтса да, каршы алабыз. Баламны якын иткәннәренә сөенәбез. Чуаш гаиләсендә туган бала бит ул. Татарча укып йөрде. Әй, горурландык инде аның белән. Артык тырыш, булдыклы иде. Сагынмаган минутым юк. Олы улым, кече кызым бар. Тик Наташам җитми. Һәр баланың үз урыны, яратуым чиксез. Кызыбыз үлгәннән бирле, чит кешеләр кайгыртуын тоеп яшибез. Район җитәкчеләре дә безгә бик игътибарлы. Бар нәрсәбез дә бар – җылы сүзгә дә күңел була. Тик кызыбыз гына юк. Башка кешеләргә гомер телим. Газиз балаларын югалтмасыннар!

     

    Фаҗига 2011 елның 10 июлендә 13 сәгать 30 минутлар тирәсендә Куйбышев сусаклагычының Сөйки авылы (Кама Тамагы районы) янында килеп чыга. Казан – Болгар – Казан маршруты буенча сәяхәткә чыккан теплоходта булган 201 кешенең 79ы исән кала. 122 кеше үлә, аларның 28е – балалар. Үлүчеләр исемлегендә теплоходның капитаны Александр Островский да бар. «Арбат» һәм «Дунайский 66» суднолары ярдәм сораган пассажирлар яныннан үтеп китәләр. Ярдәмгә, беренче булып, «Арабелла» теплоходы килә. Берничә көн дәвамында су төбеннән һәлак булучыларның мәетләрен эзләү һәм теплоходны күтәрү эше башкарыла. «Булгария» якындагы Куйбышев Затонындагы судоремонт заводына озатыла. 2012 елның 10 июлендә яр буенда һәлак булучылар истәлегенә хәтер комплексы ачыла. Анда мәчет һәм часовня урнашкан.

    Гөлгенә ШИҺАПОВА

    Чыганак https://vatantat.ru/2022/07/58529/

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: