erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Баламны югалту ачысы

Моннан нәкъ алты ел элек бердәнбер кызымны югалттым. Дус кызы белән юл һәлакәтенә очрап вафат булды. Машинада икесе генә булган. Дусты исән калды, ә кызым мәңгелеккә китеп барды ("Шәһри Казан").

 

Алиямне берүзем үстердем. Әтисе Алиягә 1 яшь булганда, башка хатын янына чыгып китте. Егерме ел дәверендә кызымның бер тапкыр да әтисен күргәне булмады. Без бөтенләй аралашмадык. Мин аның кайда икәнен дә белмим. Кызыбызны соңгы юлга озатырга да килмәде. Хәер, аралашмагач, кызының үлгәнен каян белсен ул...

Алияне югалткач, бик бирештем. Еламаган көнем юк. Алты ел узса да, ярам, киресенчә, тирәнәя генә бара. Кызымнан башка яшәве бик авыр. “Вакыт дәвалый” дигәннәре дөрес түгел.

Беркөнне үземә болай дидем: “Аллаһы Тәгалә мине үзенә алырга ашыкмый. Ничек тә яшәргә кирәк. Яшәргә көч кирәк. Болай дәвам итсәң, юләрләр йортына эләгүең бар, Гөлия!”

Үземне кулга алдым. Өйдә заказга пироглар, тортлар пешерә башладым. Танышларым аша хәбәр тиз таралды. Бәлки кызганып та заказ бирүчеләр бардыр. Заказларым күп, Аллаһка шөкер. Өлгер генә. Бу шөгылем бераз гына булса да яралы йөрәгемә җиңеллек бирә. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Минем кебек хәлдә калучы аналарга киңәшем: үзегезгә шөгыль табыгыз, кайгыга бирешмәгез, балагыз хакына яшәгез.

Фото: pixabay.com

Гөлия Л

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/balamny-yugaltu-achysy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X