erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Баланы барыбер сиңа калдырмыйбыз, ул безнеке» (Булган хәл, исемнәр үзгәртелгән)

Рамилә шактый акыл кергәч, 26 яшендә, анысында да дәү әнисе авылга кайткан саен, кайчан кияүгә чыгасың, сазаган кыз булып каласың, бөтен дус-ишләрең гаиләле булды бит, дип колак итен ашагач кына, димләгән егеткә кияүгә чыгарга ризалык бирде.

Егет тә шәп нәселдән, күршеләренең оныгы, әти-әнисе шактый хәлле кешеләр. Дәү әнисе сөйләвенә караганда, Казанда гына да ике-өч фатирлары бар. Анысына карамас иде Рамилә, кечкенәдән үк белеп-күреп үсте: Илдар бик акыллы, әти-әнисенә бик яхшы мөгамәләдә. Авылга кайткач та, шәһәр малайларына хас булмаганча, утынын да яра, печәнен дә чаба. Сөйләшүләре дә авыл егетләреннән бер якта торсын. Ерактан ук исәнләшә, авызында бер әшәке сүз ишетмәссең. Кыскасы, менә дигән егет.

...Яшьләр гаилә корып аерым яши башлады. Илдарның әти-әнисе бүләк иткән бер бүлмәле фатирны сатып, ике бүлмәлегә алыштырдылар. Сатудан кергән акча җитмәгәнлектән, ярдәмебез булыр дип, Рамиләнең әти-әнисе кредит алып булышты.

Ашыгып кияүгә чыгуын соңрак аңлады Рамилә. Әмма ире үзгәрер, күнегергә кирәк, дип үз-үзен ышандырды. Әйтик, Илдар башаяктан алып педант иде. Ягьни һәр нәрсә дә үз урынында торырга тиеш. Аның үз тәртибе бар, фатир һәрчак идеаль тәртиптә җыештырылган, ә киемнәре үтүкләнгән, шкафта билгеле бер тәртиптә эленеп куелган булырга тиеш. Әгәр Рамилә өлгерми калган, яисә оныткан икән, димәк, тавыш чыгуын көт тә тор. Яшь хатын үз сүзен әйтергә теләп караса да, булмады. Эчми, тартмый, сукмый, кыйнамый, әмма үзе уйлап чыгарган, билгеләгән таләпләре аркасында Рамиләнең теңкәсенә тиде. Бала тапкач та, үзгәрмәде ул, киресенчә, холыксызлануы артты гына. Бөтен җирдә бала киемнәре, чүпрәкләре, көне буе нишләп бетәсең, дип битәрли иде хатынын.

Рамилә өч ел түзде. Баласын балалар бакчасына биреп, үзе декрет ялыннан эшкә чыккач хәлиткеч адым ясады. Улы һәм үзенең киемнәрен җыйды да, дус кызы табып биргән арендалаган фатирына чыгып китте.
Аерылышуга гариза биргәч, мал бүлешү башланды. Элеккеге ире Рамиләгә, хезмәт хакың минекеннән күбрәк, алиментларны түләмәячәкмен, ә фатирны суд аша бүлешәчәкбез, диде. Янәсе, аның өлеше күбрәк. Кызганыч иде бу хәл. Фатир, әйберләр бүлешү буенча суд юлын таптый башладылар. Бәхеткә Рамилә яхшы адвокат яллады. Ул фатир буенча да барлык мәсьәләләрне хәл итте. Адвокат таләбе буенча Илдар фатирны аңа калдырды, моның барәбәренә биш елга алимент түләүдән азат ителде.

Улларының аерылышуына карамастан, Рамиләнең каенатасы белән каенанасы киленнәрен һәм оныкларын ташламады. Акчалата да, азык-төлек белән дә һәрчак ярдәм иттеләр. Рамилә эшендә тоткарланса, яисә ялларда оныклары Кәримне үзләренә алып киттеләр. Киленнәрен дә беркайчан начар сүз белән телгә алмады алар, үз кызлары сыман күрделәр. Ә Илдарны шундый кызны югалтуы өчен күпме тиргәде алар.

...Рамилә өч ел үзе янына беркемне китермәде. Инде үз бәхетен табу турында тәмам хыялы җимерелгән иде аның. Эштә Рәмис исемле ир белән танышты. Баштан каһвә эчәргә кафега төштеләр, ир аны өенә чаклы озатып та куйды. Соңрак, машина сатып алуда ярдәм итте.

Очрашып йөри башладылар, Рәмис балага ияләште. Тик беренче ире турындагы хатирәләре Рамиләнең күңелендә нык уелып калган иде, шуңа яңа гаилә кору турында уйлап та карамавын әйтте ул. Шулай бер ел узып китте, Рәмис бергә яшәп карарга тәкьдим ясады. Ул – өйләнеп аерылган ир, баласы юк. Рамилә әти-әнисе, каенанасы белән киңәшләште. Алар, тәвәккәлләп кара, диделәр. Рәмис аны кулларында гына күтәреп йөртте, һәрчак хатын әйткәнчә генә булды. Рамилә болай булмас, мин төш күрәм, ахры, дип уйлый иде кайчак. 

Тагын бер ел үтте. Рамилә үзенең янә әни булачагын аңлады. Рәмис шатлыгыннан күкнең җиденче катында иде.
– Син уйлый күрмә, мин Кәримне үз балам сыман яратам, әмма мине дә аңла. Бу безнең уртак балабыз, минем дәвамчым, – дип акланды булачак ата. 

Яшьләр язылышып яши башлады. Әмма яшәүләре Рамилә фатирында дәвам итте. Хәзерге каенанасы атна саен, хәтта бернинди сәбәпсез дә аларга килә башлады. Анысы гына ярар, килеп, һәр нәрсәгә тыкшына иде, менә бу җиһазны алыштырыр идем дә, башкасын куяр идем һәм башкалар, аны тыңлый китсәң, ул гына барысын белә. Ә яшьләр – мәгьнәсез, яши белмиләр. 

Рамилә ул киткәч, Рәмискә әнисенең кыланмышы хакында берничә тапкыр әйткәне дә булды. Ир исә, игьтибар итмәскә, тынгысыз кеше, әмма, чынлыкта, күңеле яхшы аның, безнең өчен тырыша, дип тынычлындырды.

Рамилә һәм Рәмиснең кызлары туды. Кәрим исә ешрак әбиләрендә кунакта була иде. Элек ул әнисе һәм Рәмис абыйсыннан башка яши алмаса, хәзер киресенчә өйгә кайтырга да теләмәде.
Беренче булып Рамиләнең әнисе чаң какты.

– Кызым, ни булды сездә? Ни өчен Кәрим өйгә кайтырга теләми? Сез аны рәнҗетәсезме әллә?
– Әни, нинди уйдырма инде бу, – диде йокысы туймаган Рамилә нәниен коляскасында тибрәтеп. Бу көннәрдә кызы эче авыртып нык көйсезләнә иде. – Кәрим берүзе булганга, бар игьтибар үзендә булуга күнеккән, ә хәзер аңа вакытым җитми. Шуңа көйсезләнәдер.
– Карап карарбыз, – диде әнисе моңсу күзләрен кызына төбәп. Кияү балакай эштән кайтып керми, гел китә дә югала шул.

Кәрим исә һәрвакыт әнисе янында булырга тырышты, элек Рәмистән тартып алып булмаса, хәзер ул үги әтисе янында калмаска тырышты, хәтта кичләрен ир өйгә кайткач та, аны күрмәс өчен үз бүлмәсенә кереп китә дә, шуннан чыкмый утыра иде...

Ә беркөнне Рамиләнең элеккеге каенанасы шалтыратты:
– Кызым, болай соравыма ачуланма, сезнең өегездә бар дә әйбәтме? Йөз тапкыр гафу үтенәм, әмма Кәрим өйгә кайтудан бөтенләй баш тарта. “Әни һәм Рәмис абыйның кызлары бар, әни һәрчак бала белән, мин аларга кирәк түгел, Рәмис абый миңа һәрчак кычкыра, этеп җибәрә, колактан тарта”, – ди. Бала йоклаганда, Кәрим тавышланмасын өчен, Рәмис аны урындыкка утыртып куя да, селкенмичә генә утырырга мәҗбүр итә икән. Ә кайчак артык кашык, беркемгә дә кирәгең юк, дип әйтә ди. Син мине гафу ит инде, Рамилә, әмма Кәрим боларның барысын да уйлап чыгара алмый. Ул бик тәрбияле, тәртипле бала, – диде каенанасы күз яшьләре аша.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Рамиләгә эсселе-суыклы булып китте, яңа гаиләсе, ире, кызы белән мәшәкатьләргә чумып, улы турында оныткан икән бит ул. Хатын үз-үзен тирги башлады. Әти-әнисе, каенанасы, улы алдында оят булып китте. 

Икенче көнне кичен Рәмисне кызчыгы янында калдырып, Рамилә улы белән кинога китте. Әнисенең яратуын, кайгыртуын тою Кәримнең күңелендә янә өмет чаткысын уятып җибәрде. Бала янәдән элеккечә елмая башлады.

Балкып кайтып кергән Рамилә белән Кәримне караңгы чырайлы Рәмис каршы алды. Хатын ашханәгә үтте, кәстрүлләр үз урынында түгел, плитәдә чит кеше пешергән кәтлитләр. Югыйсә, Рамилә иртән үк аш пешереп, суыткычка куеп калдырган иде.
– Безгә әниең килгән идеме әллә?
– Әйе, әгәр син теләсә кайда йөрмәсәң, аны очратыр идең.
– Рәмис, тукта әле, мин әниең килгәнгә каршы түгел, ләкин һәр нәрсәнең чиге була...
– Мин ач ятарга тиешме әллә?..

Рамилә иренең елан сыман ысылдаган тавышына дәшмәскә булды. Синең явыз әниеңне күргәнче, балам белән булуым хәерлерәк, дип уйлады ул. 
Икенче көнне Рамилә Рәмистән Кәримне легопаркка алып баруын сорады. Ир ачулы карап алды да, вакытым юк, үземнең баламны карыйсым бар, дип каршы төште. 
Хатын да югалып калмады. 
– Син үз балаң белән утыр, мин үз балам белән йөреп кайтам, – диде.

Рамилә белән Кәрим рәхәтләнеп күңел ачты, улы янәдән аның белән ачылап сөйләшә башлады. Әмма фатирларына килеп җитәрәк, кинәт тынып калды һәм боекты, бабасы белән әбисе янына илтеп куюын үтенде.
– Улым, ни булды?
– Сез тагын Рәмис абый белән тавышланачаксыз, әбиемә илтеп куй мине, монда кайтасым килми, – диде малай еламсырап. 
Рамилә улына бернинди дә җәнҗал чыкмаячагын вәгъдә итте. Плитәдә янә чит кеше пешергән кәтлитләр иде. Дәшмәде хатын. 

Балаларын йокларга яткызгач, Рамилә чәй эчәргә дип аш бүлмәсенә керде. Уйларын тәртипкә салырга, ныклы карарга килергә кирәк иде аңа.
– Рамилә, мин синең белән сөйләшергә теләгән идем, – Рәмис аның каршына килеп утырды. – Кәрим мине санга сукмый. Мине беркемгә дә санамый, кичә уенчыкларын җыярга дип әйткән идем, ә ул мине тыңламады.
– Беренчедән, кичә Кәрим дәресләрен хәзерләп утырганда, дәштең аңа, китапларыңны ташлап, Айгөл тараткан уенчыкларны җыеп китер, дидең.
– Шуннан аңа зыян килгән булыр идеме?
– Ә син? Син үләр идеңме? Бала өстеннән хакимлегеңне күрсәтәсең киләме? 

—Тавышлана күрмә, тыныч кына тыңла әле мине... Әйдә, Кәримне әбиләренә тәрбиягә бирик...Үзең уйлап кара, без тулы гаилә, Айгөлебез бар. Нәрсәгә миңа чит бала. Аны каенатаң белән каенанаңа бир.
– Моны сиңа әниең киңәш иттеме?
– Рамилә, әни акыллы, зирәк хатын. Ул начарны киңәш итмәс. Кәримне әби-бабасына бирик. Аның үз әтисе бар, карасын.
– Рәмис, бар йокла, иртән сөйләшербез, – хатын таыш чыгарудан көчкә тыелды. Кәримгә сүз биргән иде бит, тавыш чыкмаячак. 
Иртән Рәмис эшкә кузгалды, Кәримне дәү әтисе мәктәпкә озата китте. Ә Рамилә элекке каенанасы янына килеп, Айгөл белән утырып торуын үтенде дә, үзе бер йортка юл тотты.
***
– Исәнмесез, – диде Рамилә елмаеп. Каенанасы аны ишектән үткәрмичә, бусага төбендә басып тора бирде.
– Исәнме. Нәрсә бу? Төенчекләр?
– Рәмискә биргән төпле киңәшләрегез өчен бик зур рәхмәт инде. Акланып маташмагыз, нәкъ сез Кәримне элекке каенанама бирергә кушкансыз.

Каенанасы чыраен сытып, кара күзләрен елтырата башлады. 
– Әйе, мин! Ә ни өчен минем улым кеше баласын түзеп торырга, аны ашатырга, тәрбияләргә тиеш? Аның үз кызы бар!
– Әле шулаймыни? Исегезгә төшерегез әле, улыгызның әтисенең исеме ничек? Дамирович! Ә ирегез Фәргать исемле, менә бит нинди акыллы ир тапкансыз, балагызны ул тәрбияләгән, ашаткан-эчерткән, киендергән. Шәп бит. Менә балагызның әйберләрен алып килдем, үзегезгә алып китегез дә, яңадан тәрбияләгез улыгызны, кеше баласын хөрмәт итәргә өйрәнсен. Кызганыч, моңарчы сукыр булганмын...

– Ах, син, әле шулаймыни, кем дип белдең үзеңне, ирең дә тора алмаган синең белән, балаң белән икегезне ташлап киткән. Әшәке телле икәнеңне белгән ул. Дөрес эшләгән. Баланы барыбер сиңа калдырмыйбыз, ул безнеке, – дип җикеренде каенана.
Рамилә каенананасының сүзләренә шаккатып башын чайкады, күңеле зәгыйфь кеше белән сүз көрәштерүдән файда юк, дип хатынның ләгьнәтләрен тыңламыйча, подьезд ишеген шап итеп ябып чыгып китте. 
***
Рәмис әнисен тыңлапмы, әллә соң үзенең чынбарлык йөзе ачылдымы, Рамиләне суд юлларында йөртә башлады. Баланы бүлү буенча тарткалаш озакка сузылды. Төрле яла ягып, Рамиләне эчкече, психологик яктан тайпылышсыз, дип төрле белешмәләр җыеп, интектереп бетерделәр яшь хатынны.

Бәхеткә, күпме генә тикшерсәләр дә шикаятьләр нигезсез дип табылды. 
Ике баласын кочып, тынычлыкта үзе генә яши Рамилә. Бәхеткә янында ике әтисе, ике әнисе бар. Беренче иренең әти-әнисе аны калдырмый, һәрчак яннарында, хәтта кечкенә Айгөлне дә җәйләрен үзләренә дачага алып китеп ял итәләр. Ни генә булмасын, кеше булып калырга кирәк шул, мәрхәмәтлек, ярату турында онытмасак иде. 

Фото: https://www.pexels.com/ru-ru/

http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/balany-baryber-sia-kaldyrmyybyz-ul-bezneke-bulgan-khl-isemnr-zgrtelgn

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X