Бер гаилә язмышында – ил тарихы
“Әниемнең бертуганы турында язылган мәкаләне сездән яңартып алып булмыймы? Сакланган, укып булмый”
Беркөн редакциягә шундый сорау белән Арчада яшәүче Любовь Шәрәпова мөрәҗәгать итте. “Ул моннан 20-25 ел тирәсе элек басылган. Авторы Гөлсинә Зәкиева”, – дигән.
Үземә дә кызык булып китте. Любовь Александровна белән элемтәгә чыгып, өенә бардым. Чыннан да, еллар үзенекен иткән, анда сакланган варианты нык таушалган. Архивка барып, эзләп таптым. Район газетасында 1999 елның 22 маенда басылып чыккан булган.
Утыз елга якын вакыт үтүгә карамастан, мәгънәсе буенча анда күтәрелгән тема бүгенге көндә дә бик урынлы. Үрнәк кенә түгел, гыйбрәт тә булырлык язмыш сурәтләнә анда.
“Сугыштан соң Александр Качалов 36 ел тимер юлда автоматика буенча механик булып эшли. Бу җиңү бәйрәмен дә исән килеш каршы алуына сөенә, котлауларга сөенеп туя алмый. Ул күкрәк киереп, мин герой, дип йөри торган кеше түгел. Берәүләрне күкләргә чөеп мактыйбыз, ә икенчеләре күләгәдә кала. Безнең бүген очрашуларга чакырырлык, горурланып сөйләрлек ветераннарыбыз бар, ә киләчәк буыннар өчен алар легенда гына булып калачак. Шуңа күрә, рәнҗетмәскә иде ветераннарны. Алар – безнең горурлыгыбыз”, – дип тәмамлаганмын мәкаләне. Чыннан да, шулай бит. Бүген районда бер генә сугыш ветераны калды. Рәнҗетмәскә кушуның да сәбәбе җитди булып чыкты.
“Шулай бервакыт нәрсәгәдер чират торабыз. Озак көтүдән, чиратның әкрен баруыннан халык борчыла ук башлады. Орден, медальләр таккан ветеран бабай чиратсыз гына кереп китмәкче иде дә...
– Бетмәс монда ветераннар. Хәзер чынлап торып сугышканнар юк инде, читтә качып ятучылар гына калды, – дип чәрелдәде бер яшь кенә хатын.
Инде озак көтүдән интеккән халык бермәл телсез калды, ә күзләре яшь белән тулы бабай кулын селтәде дә, берсүзсез борылып китеп барды.
Бу күренешне мин очрак-лы танышым Люба Денисова белән танышканнан соң искә төшердем.
– Беләсезме, минем абыем Александр Никифорович Качалов утны-суны кичкән, көн саен үлем белән янәшә йөргән, ә аңа бер хатын: “Син сугышта булмагансың, папка тотып кына йөргәнсең”, – дигән. Ветеран йөрәгенең ничек әрнүен әйтеп тору артыктыр монда.
Шушы сөйләшү миндә бу ветеран белән очрашу теләген уятты”.
Александр Никифорович Качалов күптәннән вафат инде. Арча станциясендәге тимер юлчылар өчен салынган ике катлы йортта яши иде ул. Күп балалы тимер юлчы гаиләсендә туып үсә. Әнисе вафат, сигез баланы әтисе аякка бастыра. Сугыш башланганда Саша мәктәп укучысы гына була. Яхшы укый. Күп белә, барысын да аңларга омтыла. Киләчәккә зур планнар белән яши. Әмма... Унынчы сыйныфтагыларга хәрби комиссариаттан повестка килеп төшә. Аларны Комсомольск-на-Амуре шәһәренә алып китәләр. 18 яшь Сашага шунда гына тула. Шоферлыкка укыталар егетләрне, берничә айдан Мәскәүгә алып китәләр.
– Әти, без Арча аша үтәбез. Составны каршыларга чык, – дип хәбәр бирә ул әтисенә.
Составны каршыларга бөтен станция җыела. Поезд килеп туктый. Менә аннан горур атлап буденовкадан, тар балаклы чалбардан төз гәүдәле, чибәр Саша төшә. Ул чактагы станция начальнигы хатыны Нина Павловна Петрова аның якасына энә кадый.
– Бу – бөти урынына, сине үлемнән йолып калсын, – ди ул.
Әлеге бер минутлык очрашуны Александр Никифорович соңгы көненә кадәр иң матур хатирәләренең берсе итеп искә ала торган була.
Аннан... сугыш. Воронеж шәһәре янында урнашалар. Яшь Саша Качалов шофер. “ЗИС-5” маркалы машинада миналар, снарядлар ташый.
“Машиналар юлга чыгуга, шул арада самолетлар пәйда була, бомбалар яудыра башлый. Адым саен үлем көтә. Тик, ни хикмәттер, яшь булсак та, курку дигән нәрсә юк иде. Дөресрәге, аның турында уйламадык, – ди Александр Никифорович. Аннан шактый вакыт тын утырды ул. “Сөйли алмыйм, сеңлем, авыр миңа”, – дип күз яшьләренә буылып, күрше бүлмәгә чыгып китте. Бераз тынычлангач, ул сөйләвен дәвам итте.
– Болары гына бик җиңел эш булган икән әле. Аннан мине легендар “катюшалар” өчен снарядлар ташырга куйдылар. Ул хакта 1953 елга кадәр сөйләргә дә ярамады”. Әлеге мәкаләдә ветеранның истәлекләре турында шулай язганмын.
Александр Качалов “катюшалар” өчен снарядлар ташыган. Алда, артта саклап баручы ике машина, янда юлны яхшы белүче гражданский киемдәге кеше һәм бер генә метр читкә тайпылсаң да, чигәгә пистолет терәргә әзер торучы офицер. Тиешле урынга килеп җитәләр, землянкаларда яшеренәләр, снарядларны атканнан соң, машина тиз генә урманнар аша, немец разведкасы белеп өлгергәнче, 100-120 километрга читкә китә.
Дунай, Одер, Висла, Днепр елгаларын кичәргә туры килгән. Шулай берчак җайлы гына барганда, каршыларында немец танкларын күрәләр. Засадада утырганнар. Машиналар кисәк борылып, урманга ыргылалар. Инде үзләрен үзләре шартлату дәрәҗәсенә килеп җиткәндә, немецларның машиналарны күздән югалтуларын аңлыйлар.
Әнә шулай Беренче Украина фронты сугышчылары рәтендә Александр Качалов Курск, Киев, Житомир, Ровно һәм башка бик күп шәһәрләрне, Польша, Праганы азат итүдә, Берлинны алуда катнаша. Берничә тапкыр яралана, ә бер тапкыр...
“Юлдан барганда немец самолетлары килеп чыгып, безне бомбага тота башлады. Янда гына бомба шартлады. Машинаның ишеге агачтан иде әле ул вакытта. Безне кабинадан әллә кая читкә алып ташлады, ә снарядлар кырыйга төшеп шартлады. Без әздән генә исән калдык”, – дип искә төшергән булган ветеран очрашу вакытында.
1946 елда гына кайта Александр Качалов. Кулында Советлар Союзы Маршалы Коневның рәхмәт хаты. Әйе, Александр Никифоровичның Рәхмәт хаты һәм “Берлинны алган өчен” медаленнән башка бүләге булмый.
– Минем өчен алар герой, – диде Любовь Шәрәпова алдындагы документларны, фотоларны барлап. – Бабам Никифор Качалов тимер юлда эшләде, персональ пенсионер. Паровоз машинистлары аны күреп, кычкыртып сәлам биреп китәләр иде. Эчмәде, тартмады, күп укыды, Пушкин белән Лермонтов шигырьләрен яттан белде, балаларны аякка бастырды. Өч улы, биш кызы бар иде. Владимир Качалов очучылар әзерләүче училищеда укыды. Борис Качалов сугыштан соң дәрәҗәле урыннарда эшләде. Әтием ягыннан бабам Михаил Денисов 1901 елгы, 1941 елның сентябрендә сугышка китә, декабрьдә Донецк өлкәсендә һәлак була. Әтием Александр Кара диңгездә крейсерда хезмәт итте. 1943тә сугышка алынды, исән-сау кайтты. Мин алар белән горурланам.
Бер гаилә язмышында – ил тарихы. Ә безнең бурыч – шул тарихны онытмау, батырларның исемнәрен хөрмәт белән искә алу. Чөнки хәтер яшәгәндә генә батырлыкның кадере югалмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев