Арск-Информ
  • Рус Тат
  • «Бер генә минутка» җыры авторы Динә Камалетдинова: «Иремне күмәргә акча да булмады»

    «Бер генә минутка, барысын да оныт та» җырын белмәгән татар юктыр. Туксанынчы елларда авыл урамнарында Фирзәр Мортазинның тавышы машина тәрәзләреннән яңгырап торыр иде… «Интертат» җырның авторы ("Интертат", Казан, Зилә Мөбәрәкшина).


    «Үзеңнең башыңнан кичкәнне генә шулай язып буладыр ул»
    Динә апаның сәхифәсен бер-ике ел ВКонтакте челтәреннән күзәтеп бардым. Хикәяләрен, шигырьләрен һәрдаим элә ул.

    Ә бервакыт туган көнемдә миңа багышлап шигырь дә язып җибәрде. Урамда апрель, ул көн чыннан да матур иде, әллә кояш нурлары тирә-якны җылыта башлаганга, әллә икенче бер яктан кара болыт килеп чыгып ябалак-ябалак кар яуганга шагыйрәгә илһам килде микән?..

    «Виртуаль дуслашканчы»га кадәр Динә апаның җырлары радио-твда гына түгел, күңелдә дә яңгырап торды. «Хуш исләргә тулып, чәчәк атты шомырт, өметләрем кебек ап-акны…» яки «бер генә минутка барысын да оныт та, кил әле, кил әле яныма». Бу сүзләр үзеннән-үзе көйләп укыла.

    Бу юллар болай гына языла аламы? «Ятларны яр иттең, еракларга киттең, янган утка мине салдың да…» Тынгылык таба алмыйча йә җавапсыз, йә урланган мәхәббәт, йә акланмаган өметләр бардыр монда, дидем.

    Үзеңнең башыңнан кичкәнне генә шулай язып буладыр ул. Динә апаның язмышы да бер көн табыш, бер көн сагыштан тора — моны мин барганчы ук чамалап алдым… Шулай итеп, без Буа районы Иске Суыксу авылына — Динә апага кунакка киттек.


    «Салават Фәтхетдинов мине 18 яшьлек кыз дип уйлаган»
    Без барып җиткәндә Динә апа, татар әбиләренә хас булганча, матур пөхтә ак яулыкларын бәйләп салмак адымнары белән капкасыннан чыгып килә иде. Вакытны озакка сузмыйча, Динә апаның өенә — кирпечтән төзелгән ике катлы коттеджына кердек.

    Динә апаның бүлмәсендәге тезелешеп торган ап-ак чигешле мендәрләр янына караватка утырдык. Сул яктарак Динә апаның эш өстәле: яраткан китаплары һәм халык белән аралашуда төп коралы — ноутбугы эшләп тора иде. «Фотога төшерерсез дип белмәдем, матуррак киенгән булыр идем», — дип оялып куйды ул үзенчә.

    Күптәнге танышым кебек булып китте Динә апа:

    — Мин Сезне нәкъ шундый итеп — матур татар әбисе итеп күз алдына китергән идем, — дип башладым сүзне. Динә апа елмайды да:

    — Салават кебек син. Ул бик күп җырларымны җырлады да, бер концертында бөтен халык алдында миңа торып басарга кушты. «Әй, мин сине 18 яшьлек кыз дип уйлаган идем», — дип әйтеп салды. Минем белән беренче күрешүе иде аның.


    «Мин бит сине туйганчы кочып, үбә дә алмадым…»
    — «Ятларны яр иттең, еракларга киттең, янган утка мине салдың да…» Моны ничек аңларга, Динә апа? (Динә апаның «Ялгышу» җырыннан өзек)

    — Бу конкрет кешегә багышланган. Без аның белән әле дә сөйләшеп торабыз. Күптән түгел миңа Хаҗдан тәсбих алып кайтып бирде. «Сабантуйларына кайтмам» дигән шигырем дә аңа багышланган.

    Яшермим, мине ташлап китеп барды. Юлларыбыз аерылды. Укып бетергәч, аны Чиләбегә эшкә җибәрделәр. Мин әнине берүзен авылда калдыра алмадым. Аның белән аралар ерагайды…

    «Чәй эчәргә ярата идең, мине искә төшереп чәй эчәрсең», — дип чәйнек бүләк итте әле бер кайтканда. Килгән саен, күрешергә дип, кулларын миңа суза. Бер карасаң, кулга-кул тотынышып күрешү дөрес түгел. Ул бит кеше ире. Аннан соң: «Мин бит сине туйганчы кочып, үбә дә алмадым», — диде.


    «Иремне күмәргә акча да, әйбер дә булмады»
    — Ирегезгә яратып кияүгә чыктыгызмы?

    — Белмичә дә калдым. Фаяз мине яраткандыр инде. Сөйләшкән дә, чыкканмын инде. Безнең заманда егет кичкырын машинага утырта да алып китә иде. Иртән «кызың бездә», дип туганнарга әйтәләр. Аннан соң ул чакта ЗАГСта теркәлмичә, мулла никах укымый иде.

    Укуны бетермичә кияүгә чыгарга исәбем булмады. Ирле хатын-кызга барыбер рәхәтрәк инде. Утының бар, малың бар, авыр эшне ул кайгырта. Ирсез хатын-кызга бөтен нужасы үзебезгә иде.


    — Фаяз абый белән ничек таныштыгыз?

    — Авыл советында кирәк-ярак эшкә дип егетләрне чакыра идек. Сөйләшеп киттек. «Озатып йөрмә. Өйләнгән вакытта әйтерсең, шунда чыгармын», — дидем. Авыл советында да эш күп, кичке сменада укып йөрдем, шәхси тормышка вакыт та булмады. 1972 елда өйләнештек.

    . Өч балам бар: Гөлнара кызым китапханәдә эшли, Рушан белән Рафаэль — нефтьчеләр.

    Хәзер инде Аллага шөкер дип торам, үткәнне әкият сөйләгән кебек искә алып кына сөйлим. Ирем бавыр циррозыннан 1990 елда җан бирде. Бергә торганга 18 ел булуга бер ай кала үлде. Балалар кечкенә, әни белән каенанама пенсия түләмәделәр, үзебез дә хезмәт хакын ала алмыйча утырдык.


    — Ирегезгә багышлап берәр шигырь язганыгыз булдымы?

    — Үлгәч яздым. «Синсез үткән кара төннәремнең үзем генә белән исәбен, шаулап торган күпер уртасында калдырдың бит, бәгырь кисәгем» дигән шигырьләр иҗат иттем.

    — Ирегезнең үлемен ничек кичердегез?

    — Ә-әй (авыр сулап куйды). Әйдә, ул турыда сөйләшмик әле.

    — Авыр булгандыр?

    — Ничек авыр булмасын, ди. Өч бала белән калдым. Кечкенә улым тугыз яшендә, берсе 15тә, икенчесе 16 яшьтә. Болганчык еллар. Бернәрсә юк! Иремне күмәргә акча да, әйбер дә булмады.

    Әле дә ярый әниләрнең үлемтекләре әзерләп куелган иде. Авыл советына гариза язып, акча алу мөмкинлеге булды. Язмадым. Ирем гомере буе авыл советында эшләде, тракторы ишегалдында калды…


    «Салаватның минем белән аралашканы булмады»
    — Җырларыгыз үзегездән дә популяр кебек. Беренче җырлар кайчан туды?

    — «Беренче карлыгачлар» дигән альманах чыкты. Шул җыентыктан «Мәхәббәтем эзлим» дигән җырыма Фасил Әхмәтов көй язды. Беренче башкаручылары — Гали Ильясов, Эмиль Җәләлетдинов. Бик озак җырладылар аны.

    Шул ук җыентыктан бөтен шигырьләремә диярлек Фирзәр Мортазин көй язды. Күреп алган, ошаткан да язган. Элек бит һәр кешенең өендә радио эшли иде. Берсендә тыңлап торам: «Бер генә минутка», «Танырсыңмы», «Кил генә», «Туган йорт» җырларымны ишеттем. Районга шалтыраттым да сорадым, Фирзәр ул, диделәр. Без таныш түгел идек. Аннан соң гел миннән шигырьләр сорый башлады. Кайбер концертларында минем шигырьләрдән генә торган җырлар була иде.


    Аннан соң Рафаэль Латыйпов, Ирек Гафуров җырлый башлады.

    Соңгы арада Уфадан Шамил Шәрипов белән хезмәттәшлек итәм. «Мин бәхетсез түгел» дигән шигыреңә көй языйм әле, ди. Шатланып риза булдым. Зөһрә Шәрифуллина башкаруында чыкты ул җыр.


    — Башкалар шигырьгә сорамыйча гына көй язып, сорамыйча җырлап йөргәннәргә үпкәләп тә куя. Ә Сез?

    Реклама

    — Юк, ачу тотмыйм, рәхәтләнеп җырласыннар. Фирзәрнең җырлары матур, һәрберсе хит булды. Үзе дә матур җырлый. Фирзәр хәзер бик җырламый, Салават җырлый инде… Фирзәр белән алар бик каты дуслаштылар. Туганнар кебек.


    — Салават абый, Сезнең җырларны җырлап, йолдыз булып балкыды бит ул…

    — Минем белән аралашканы булмады. Бер мәртәбә концертына барып ерактан күрдем инде. Мин бит кеше артыннан ияреп йөрмим. Мә, җырларымны җырла, дип тә әйтеп йөрмәдем. Хәзер августтагы концертларына да бармадым, йөрергә яратмыйм.

    «Бер генә минутка»ны җырламаган кеше калмады. 1967 елда язылды ул. Бер танышым: «Ташкент урамы буйлап барам, „Бер генә минутка“ ны җырлыйлар», — дип сөйләде. Берсендә Замирә Рәҗәпова «Бер генә минутка» җырын җырлады да, шигырьләр укый башлады. «Замирә, кемнең шигырьләре бу?» — дип сорагач. «Белмим», — диде. «Замирә, бу шигырьләр минеке бит!» — дидем. Аннары кунаклар белән мине таныштырды.

    Шигырьләрең үз балаларың кебек, үзеңнеке бит барыбер.

    1991 елда бер телевизион бәйгедә «Бер генә минутка» җыры беренче урын алды. Мине чакырмадылар да, диплом да бирмәделәр. Күңелгә тими, начар уйлар белән янмыйм. Мин үпкәли белмим, үпкәләмәскә тырышам. Намаз укыгач, дингә ышангач…

    — Сез күптәннән дин юлындамы?

    — Пенсиягә чыккач, 57 яшемдә дин тота башладым. Яшь чакта эш тә эш, безне ирләр кебек эшләттеләр. Һәр елны җиде гектар чөгендер ала идем: алтысы — шикәр, берсе азык чөгендере. Яшәргә кирәк бит. Балалар булыша ярый.

    Данил Салихов белән Рафис Корбан килгәннәр иде, мунча кереп киттеләр. «Язучылар берлегенә алыйкмы сине?» — диләр. Юк, партия җыелышына йөреп тә туйган, дидем.

    — Чакырганда керергә кирәк иде, Динә апа.

    — Белмим, нәрсәгә кирәк соң ул? Газетта чыккан хикәяләремне, шигырьләремне кисеп, җыеп барам. Кирәге юк ла.


    «Сары гәҗит»кә язасың дип, буалылар яратмады мине»
    — Шигырьләрне нинди халәттә язасыз?

    — Күңелемә килсә генә яза алам. Үзеннән-үзе языла, аңлатып булмый ул халәтне. Шигырь килгән вакытта теркәп калырга тырышам. Болай гына өстәл янына утырам икән, юк, килеп чыкмый алай. Заказ белән дә яза алмыйм. Бер кыз үлгән бабасына бәет язарга кушты, бәет язмыйм дигәч, мине кара исемлеккә керткән. Кызык кына кешеләр бар!..

    Шигырьләрне туганнан бирле иҗат итәм дисәң була. Җиденче сыйныфта укыганда күп яздым. Кешегә күрсәтмәдем, оялдым. Шигырьләремне беркайчан да күчереп язганым булмады. Кире кайтып укымыйм, төзәтсәң, мәгънәсе югала. Мәгънәсе югалдымы, шигырьне киредән язарга була.

    Почтага эшкә кергәч, газетага җибәрә башладым. Шигырьләргә гонорар килә башлагач, рәхәт булып китте. Үзебезнең «Байрак» район газетасында күпме гонорар калды… Ичмасам, туган көнең белән, дип тә котламадылар. Сорап йөргән юк инде.

    Хикәяләрем «Безнең гәҗит»тә басыла, Илфат Фәйзрахмановка рәхмәт. «Сары гәҗит»кә язасың дип, буалылар яратмады мине. Мин беркайчан да яманлап язмыйм, хикәя һәм шигырь генә язып җибәрәм. Мине яла ягып утыра дип уйлаганнар инде…


    «Мин әтине күрмәдем, исән икәнен белсәм дә, ярдәм дә итмәде ул безгә»
    — Сез сугыштан соңгы чорда тугансыз. Ул еллар авыр идеме?

    — Ә-әй, бәбкәм. Әни мине ялгызы үстерде. Мин бит әле кирәкмәгәнгә ике ай алдан ашыгып — җиде айлык булып туганмын. Әби каз каурыен ачып, бер башын авызына кабып, шул рәвешле кәҗә сөтен ашаткан. Бик үстерәсе килгән. Исән калганмын, Аллага шөкер.

    Мин туганчы әбинең тагын бер 17 яшьлек кызы үлгән булган. Әби миңа барысын да өйрәтте, бик белемле иде. Бөтен хикәяләрне сүзен-сүзгә төне буе укып чыга иде. Күбрәк әби тәрбиясендә үстем, әниләр көне-төне эштә.

    Әни Иске Суыксуныкы, әти Буа районы Альших авылыннан булган, мин Иске Суыксуда тудым. Әби, әни белән үстем. Әти аерылганда миңа 2 генә яшь булган.

    Минем әни тракторчы булган, өйләнешкәч, Иске Суыксуга күченгәннәр. Тыныша алмаганнар. Әни әбине ташлап китмим, дигән. Әти үз авылларына китеп барган. Әтинең авылы посадка аша гына булган. Мин аны белмәдем. Ачуланган вакытта әни: «Атаңа илтеп ыргытам», — дип әйтә иде.

    Әти ягыннан туганнар белән аралашмадык. Мин әтине күрмәдем, исән икәнен белсәм дә, ярдәм дә итмәде ул безгә. Шулай итеп, гаиләдә бердәнбер бала булып үстем. Очны-очка ялгап яшәдек.

    Бик ярлы идек. Йортыбыз да гап-гади, тактадан ясалган. 1930 елда йортыбызны сүтеп алганнар, бабайны төрмәгә япканнар. Әбиләр кеше мунчасында яшәгән.

    Бик кадерле бала булдым. Кичке сменада җиде сыйныф укып чыктым да, 15 яшемдә почтальон булып эшкә кердем, хат ташыдым. Университетка укырга керергә бардым, кабул итмәделәр. Аннан соң фермага хисапчы итеп куйдылар.

    Университетта кабул итү имтиханында Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәре» дигән сорау эләкте. Сөйлим дә сөйлим. Галим Гомәр абый Саттаров тыңлап торды да туктатты. «Башка кешеләр дә бар», — диде дә, «дүрт»ле куйды.

    «Абый, нигә дүртле куясыз, яхшы сөйләдем бит!» — дип тарткалашам. «Эчен»ең өчен куям», — диде (өчен урынына «эчен» дип әйтү, диалект — Интертат). «Алмыйлар бит инде», — дим һаман. «Керәсең», — дип тынычландырды. Шулай итеп, 1970 елда Тарих һәм татар филологиясе бүлегенә укырга кердем. Әнинең елауларын күрсәң! Аяк терәп укырга җибәрәсе килмәде. Имтиханнарны биргәч, авылга кайтып кердем. Әни: «Бирә алмадыңмы, кызым?» — диде. «Бирдем, әни», — дидем. «И, Раббым, бөтен укыганнарым юкка булды микәнни», — дип кайгырды.

    Мөхәммәт Мәһдиев, Мостафа Ногман, Хатыйп Миңнегулов, Резедә Ганиевалар укытты безне. Чын укытучылар иде алар. Флера Сөләйманова белән дуслар идек, ул мине Сибгат Хәким, Хәсән Туфан кичәләренә алып бара иде. Хәзер дә сөйләшеп торабыз.

    Илдар абый Юзеев яхшы кеше иде. Язучылар берлегенә ярты ставкага машинистка итеп алам, диде. Бер таныш кызым фатирда бергә торырга да тәкъдим итте. Бөтен нәрсәм бар иде, әнине ташлый алмадым. Бишенче курска укырга бара алмадым, кияүгә чыктым. Кулга-кул тотынышып, бер-бер артлы кызым белән улым туды. 1969 елда бөтен эшләгән хезмәт хакымны җыеп, өй салдык.

    Язуым матур иде, авыл советына эшкә кердем аннары. Язуым матур булу аркасында эштән-эшкә күчереп йөрттеләр. Үз белгечлегем буенча бер генә тапкыр да эшләп карамадым. 22 ел эшләп, пенсиягә чыктым.

    Язмышларда шулай язылган булгандыр инде ул…


     ***

    Динә апа белән сәгатьләп утырып булыр иде. Язылганнар арасында да тормыш китабыннан фәкать берничә бите генә. Исәнлекләр турында сорашкач, Динә апа һәрвакыттагыча: «Аллага шөкер, аякта йөрим», — дип җаваплый. Ерак юлга кузгалыр алдыннан безгә бакчасын да күрсәтте. Бакчада бөтен әйбер бар: помидор, кыяр, кишер, чөгендер, бәрәңге, алмагач, груша үсә.

    Дәвамы https://intertat.ru/news/society/01-09-2021/ber-gen-minutka-yry-avtory-din-kamaletdinova-iremne-k-m-rg-akcha-da-bulmady-5835770

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: