Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Бер сөяркә тарихы (Гыйбрәт өчен)

    Гражданнар сугышы ("Ватаным Татарстан", Казан, Марат Кәбиров).

     

    Бер танышым сөйли… Полициядә эшли ул… Ну аларда бер өлкән лейтенант инде, старлей гади сөйләм телендә… Ну яхшы егет, ну бераз уңга да йөри. Калган вакытын сулда уздыра. Нәтиҗәле хезмәт көненнән соң якындагы сыраханәгә керә бу, кирәк бит инде намустагы керләрне юып төшерергә. Вәт шунда бер матур ханым белән таныша, ә тегесе үзенә кунакка чакыра: ну, әйдә, сөйләшеп утырабыз, иртәнге аш ашап китәрсең. Хатын-кыз сүзе закон бит инде, үз хатының булмаса – бигрәк тә.

    Төн ничек узганы турында тарих берни дәшми. Ә таң белән, ну сәгать җиделәр тирәсендә теге ханым старлейны уята һәм тотлыга-тотлыга нәрсәдер аңлатырга маташа. Ишектәге кыңгырау тавышын ишетүгә старлей үзе дә аңлый, әлеге ханымның ире бар икән һәм ул бик еракта түгел икән, ишек артында гына икән…

    Мондый очракта чын ир-егет нәрсә эшли инде? Чалбар, күлмәк, ботинка, куртка… Болар барысы да тиз генә, караваттан балконга кадәр арада киелә һәм… Ну сулга йөреп өйрәнгән кеше өчен гадәти күнекмә… Ә урамда – кыш, балкон астында – кар… Ә кар – муеннан… Космостан сикерсәң дә, исән калырлык…

    Ләкин тормыш бөтен тулылыгында ага…

    Кышкы матур иртә. Талгын гына кар ява. Әби кеше этен урамга алып чыга. Ләкин ерак китә алмый, шушы тирәдә яшәүче бер алкаш ир моңа акча сорап бәйләнә. Алкашы да андый-мондый гына нәрсә түгел, ә шкаф зурлыгы. Сукса – ега, ауса – торгызып булмый торган. Һәм әби… Ну ул нәрсә эшли ала инде бу очракта, ул бар хутына сөрәнли:

    – Милитсия! Милитсия, анаңны! Коткарыгыз!

    Һәм шунда кинәт… өченче каттан кокардалар, погондагы йолдызлар ялтырап кала һәм бер полицейский килеп төшә. Төшкән уңайга хәлне аңлап ала да теге хулиганны бәреп ега бу һәм карчыкка эндәшә:

    – Әби, озак көтмәдегезме?!

    Әби ни әйтергә белми катып кала. Әлбәттә, аның китап укыганы да, кино караганы да бар. Әмма безнең полицейскийлар шул дәрәҗәдә эшли аладыр дип уйлаганы гына юк. Күз алдыңа гына китер, ярдәм сорап бер кычкыру белән һавадан полицейский килеп төшсен әле! Горурлык ич бу!

    Реклама

    Ләкин тормыш тулы кан белән ага…

    Бу вакытта теге ханымның ире, нәрсәдәндер шикләнеп, балконга ташлана һәм милиционер бер әзмәверне җиргә сузып салганны күреп кала. Балконнан сикерүчене полицейский, карак дип уйлап, җиргә яткызды, дигән нәтиҗәгә килә ул һәм баскычка ташлана. Үч алу теләге көч тә, дәрт тә, җитезлек тә өсти. Моңа кадәр дә шикләнә иде ич, ә монда – барысы да әзер, теге азгынның иманын кидерергә генә кирәк. Йөгереп килеп, җирдә яткан азгын бәндәнең иң авырткан җиренә тибәргә генә дигәндә таеп егыла һәм нәфрәт белән тулы аягы старлейның башына эләгә.

    «Ух, зараза, бу барысын да аңлаган» дигән уйлар белән полицейский караңгылыкка чума. Һәм торырга маташкан җиреннән кабат җиргә сузылып ята.

    Ә тормыш… дәвам итә…

    Бу арада теге «шкаф» һушына килә. Һәм батырларча торып баскан ирне күреп кала. Үзен сугып егучы кеше шушы икән дип, аңа берне манчый, теге егылгач, бер тибәргәме, әллә ике тапкырмы дип уйланып торганда югарыдан чыелдык тавыш ишетелә. «Шкаф» башын күтәрә. Һәм… ниндидер кара нәрсә төшә… Аның ни икәнен аңлап өлгергәнче теге кара нәрсә аның маңгае белән очраша. «Шкаф»-ир һуштан язып егыла.

    Тормышта барысы да гади генә.

    Иренең ярсып төшеп китүен күргән хатын, аны туктатып булмасын аңлап, балконга ташлана, ә аста… аста аның ирен кыйнап маташалар… һәм ханым кулына беренче эләккән нәрсәне алып аска томыра… Аны кыйнаучыга… Ну кул астына казан эләгә… Казан теге шкаф зурлыгындагы ирне һуштан яздыра…

    Финал. Балконнан түбән карап катып калган хатын. Һәм… Баядан бирле елмаеп басып торган карчык. Хатын-кызлар гына исән калган.

    Дөреслек җиңә. Яки нәрсә җиңә, шул – дөреслек.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: