Арск-Информ
  • Рус Тат
  • "Без, кешеләр, гөнаһ кылганга, җиргә сөрелгәнбез бит. Үзебезгә бирелгән язмышны зарланмыйча үтәргә генә кирәк..."

    Бу гаиләдә беркем дә зарлануны белми. Ике авыру бала үстергән әни кеше дә, тормыш авырлыкларына бирешмичә, үзләренең сәләт-уңышлары белән сокландыручы Фәнис һәм Эльвина да. ("Ватаным Татарстан")

    Моннан унҗиде ел элек мин бу гаиләдә булып, «Дүрт стена эчендә… бай дөнья» дип, ул чакта мәктәп укучысы булган Фәниснең күңел байлыгына сокланып язган идем. «Аның дөньясы дүрт стена белән чикләнә. Якыннары, вакыт табып, ишегалдына алып чыгуны исәпкә алмаганда. Егетнең фикерләве, тормышка карашы да әнә шуңа тәңгәл булырга тиеш иде кебек. Әмма…» – дигәнмен дә ул язмамда Фәниснең дөнья хәлләре, шигърият, музыка дөньясы белән танышып баруына, бигрәк тә рус әдәбиятына баш-аягы белән гашыйк булуына сокланып язганмын. Тумыштан церебраль паралич дигән чир аякларына уралган малай ике яшьтән ундүрт яшькәчә гел тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалана. Бер барудан дүртәр ай кайтмаган малай русчаны су урынына эчә, шунлыктан өйдә рус мәктәпләре программасы буенча белем ала. Рус әдәбиятына мәхәббәте дә шуңа бәйле була.

    – Мин үземне бәхетсез дип әйтә алмыйм, – дип тә сокландырган иде Фәнис ул чакта. – Мине яратучы әнием, туганнарым бар. Тормышта бер нәрсә дә безнең кодрәттән генә тормый. Бу ник болай булган, ник тегеләй, дияргә кирәкми. Без, кешеләр, гөнаһ кылганга, җиргә сөрелгәнбез бит. Үзебезгә бирелгән язмышны зарланмыйча үтәргә генә кирәк.

    Аның ул чакта бар курыкканы… мәктәп тәмамлагач, «олы дөнья» белән бәйләнеше өзелү иде. Төгәлрәге, үзен бәяли, аңлый белгән кешеләр белән элемтә югалудан курка иде. Чөнки өйләренә килгән укытучылары аңа үзләренә тиешле сәгатьтә дәрес биреп кенә кайтып китмәгән, тыңлаганнар да, төрле темага Фәнис белән иркенләп сөйләшкәннәр дә. Ул чакта бит әле мөмкинлекләре чикле кешеләр күбрәк үз эчләренә бикләнгән, алар турында язмыйлар да, искә дә алмыйлар иде…

    Аннан соң үткән унҗиде ел эчендә җәмгыятебездә күп үзгәрешләр булды. Инде мөмкинлекләре чикле кешеләр дә үзләренең гаҗәеп адымнарга сәләтле булуларын расладылар. Аларның күбесе актив тормыш алып бара. Язмам герое Фәнис тә – районда, республика, ил күләмендәге күп төрле ярышларда җиңү яулаган спортчы.

    – Моннан берничә ел элек безгә районыбыздагы минем кебек күп егет-кызларга ярдәм кулы сузган Фагыйль абый Гайнетдинов килде, – дип сөйли Фәнис. – Боччо дигән спорт уены бар, шөгыльләнеп карамыйсыңмы, диде. Боччо турында ишеткәнем булмаса да, теләр-теләмәс кенә «ярар» дидем. Ул мине Яшел Үзән шәһәреннән килгән тренер Ираида Николаевна белән таныштырды. Бераз шөгыльләнүгә, Түбән Камага Татарстан беренчелегенә бардык. Һәм мин анда өченче урын алдым. Шуннан китте инде. Саратов, Новосибирск, Севастополь… – бик күп шәһәрләрдә булдым.

    Барган бер генә ярыштан да медальсез кайтмый Фәнис. Фатирларында стенага эленгән ул медальләр – әнисе Нина-Наиләнең иң зур горурлыгы. Бөтен ярышларга да улын үзе йөртә әни кеше. «Ярышларга йөрү бик чыгымлы. Ярый әле, Татарстан командасы составында булгач, алдагы елларда республикадан ярдәм иттеләр. Хәзер тәртибе ничек икәнен белмибез, пандемия башланганнан бирле ярышларга йөрмибез, чөнки Фәниснең бер генә прививкасы да юк», – ди ул.

    Реклама

    Зәй районының Сәвәләй авылы кызы Наилә апа. Булачак тормыш иптәше Балтач районының Кариле авылы егете Рәфкать Сөләйманов белән Әлмәттә төзелеш техникумында укыганда танышалар. Бик яшьли өйләнешәләр. Ире бакыйлыкка китеп барганда нибары 28 яшь була аңа, берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала белән тол кала. Аны туганнары гына Нина дип белә, балтачлылар өчен күптән Наилә инде ул…

    Язмыш диген, икенче ире дә яшьли вафат була Наилә апаның. Алты баласын берьялгызы аякка бастыра ул. Зарланмый, сыкранмый. Әле бит Эльвинасы да арка мие бүсере белән туа, берничә операцияләр ясатсалар да, авыруны тәмам җиңә алмыйлар. Ярый әле урында калмады, буй үсеше тоткарланса да, бик зиһенле, бер таякта йөгереп йөри, дип сөенәләр. Алай гына да түгел, Эльвина – өйдәге бар эшләрдә әнисенең уң кулы. Пешерә, җыештыра, тәртипли. Күптөрле кул эшләре белән дә мавыга. Бисердан чәчәкләр, сувенирлар да эшләгән, соңгы вакытта номерлар буенча картиналар буяу белән дә, фотога төшерү, мозаика буенча бисердан катиналар ясау белән дә шөгыльләнә. Өстәвенә искиткеч ачык, шат күңелле, эчкерсез әңгәмәдәш.

    Хәер, Фәнис тә, Наилә апа үзе дә шундый. Бөтенесен шундый җиңел итеп, көлеп сөйлиләр – әйтерсең, бер авырлык күрмәгәннәр! Гомере буе төзелештә эшләгән Нина-Наилә апа, инде лаеклы ялда булса да, әле дә эшсез тормый. Кулы алтын кешегә эш бетми, штукатурчы-малярларны чакырып кына торалар. Гаиләсен муллыкта, бөтенлектә яшәтү өчен тырышкан көне. Дөрес, гаилә корган калган балалары, оныклары да бу фатирга эзне суытмый. Бергә булганда бөтен авырлыкны да җиңеп буласына ышанган инде алар.

    Гөлсинә Хәбибуллина

    https://vatantat.ru/2022/03/77685/

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: