erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

«Бигрәк ашкынды» — Апаста яшәүче Рафил Шиһапов, казларны чыгарам дип, буада баткан

Рафил Шиһапов хатыны һәм кодагые күз алдында, санаулы минутлар эчендә һәлак була. «Интертат» фаҗиганең шаһитлары белән сөйләште ("Интертат",Казан, Гөлназ Хәбибуллина).


Быелгы җәй эссе көннәре белән сөендерсә дә, ут-күз белән бәйле хәвеф-хәтәре, суга бату очраклары бик күп булды. Көн туса, яман хәбәрләр ишетелеп кенә тора. Апас районы Кызыл-Тау авылында яшәүче Шиһаповлар гаиләсе өчен дә җәйнең 11 июль киче бик аяныч тәмамлана. Гаилә башлыгы, 51 яшьлек Рафил абый, казларын буадан чыгарам дип, хатыны һәм кодагые күз алдында һәлак була. Әлфинур апаның 28 ел гомер иткән ирен, ике баласының әтисен санаулы минутлар эчендә буа суы йота. 

Кызыл-Тау янәшәсендәге буа 1970 елларда ук ясалган. Аның иң тирән урыны да кешенең күкрәгеннән узмый. Бала-чагага балык тотып рәхәтләнергә, каз-үрдәк үстерергә менә дигән урын. Соңгылары суны бигрәк тә үз итә — кичкә таба кош-корт тотучылар җыелышып, судан каз-үрдәк куа. Ул кичне, гөнаһ шомлыгына каршы, Әлфинур апаның да да берничә казы аерылып, башка кеше казлары белән буа уртасында кала. 

Күз карасыдай саклап үстергән кошларын төнгә суда калдырасы килмичә, кичке 9лар тирәсендә Рафил абый буага таба төшеп китә. Сизенгән кебек, аның артыннан Әлфинур апа да чыгып чаба. Бу вакытта буа янында әле быел яз гына туганлашкан кодагыйлары Гөлинә апа Ваһапова да була. 

«Буа тирәсендә төлкеләр еш йөри. Күптән түгел үземнең бер казым юкка чыкты. Кичә дә төлкенең зират янында казлар сагалап утырганын күрдем. Шуңа кайтмыйча, буа янында калган идем. Бер авылдашыбыз миңа казларны чыгарышырга булышып йөрде. Кодагый шалтыраткач: «Бөтен казлар да буа уртасында. Суда төлке тимәс әле, төшеп йөрмәгез», — дип тә әйткән идем, югыйсә. 


Фото фаҗига булган урыннан түгел
Эльвира Мөбәрәкшина
Ул буа бик үзенчәлекле. Бик тар урыннары да, артык киң өлеше дә бар. Казларны куып кына чыгара алмаганда, ир-атлар суга керә иде. Үземнең иремнең дә берничә мәртәбә шулай эшләгәне бар. 

Рафил кода буа янына килеп төште дә, «хәзер куалап чыгарам» дип, тирләгән килеш суга кереп китте. Казларга җиткәнче атлап барды әле ул. Кабат суга бер күмелеп алды да, дүрт-биш тапкыр батып-калыкты. Без нәрсә булганын абайламадык, аны йөзеп килә дип уйладык. Ул баткан урында су сай, күкрәктән генә, кеше күмелерлек тә түгел. Рафил коданы бата дип башыбызга да китермәдек. Менә шулай санаулы минутлар эчендә, үз күз алдыбызда коточкыч фаҗига килеп чыкты. 

Миңа казлар куышкан авылдашыбыз буаның икенче ярында иде. Ул Рафилне бөтенләй күрмәгән. Безнең кычкырышкан тавышка ул килеп җитте. Телефоннан кем туры килә, шуның номерын җыйдык. Килүен бик тиз килделәр, ләкин гәүдәсен озак эзләделәр. Батканнан соң ярты сәгатьләп вакыт үткәндер әле. Чөнки аны төпкә киткән урыннан түгел, башка җирдән таптылар. Көзән җыерып су төбенә киткәч, аягы белән этенеп барган, чыгарга тырышкан дип уйлыйбыз. Чөнки ул буада агым юк», — дип сөйләп бирде Гөлинә апа бу хәлләрне «Интертат» хәбәрчесенә. 


Фото фаҗига булган урыннан түгел
Ризәлә Корбанова
Һәр авылның бөтен кеше хөрмәт итә торган үрнәк гаиләләре була. Әлфинур һәм Рафил Шиһаповларның гаиләсе шундыйларның берсе. Олысы-кечесе сокланып карый торган, үрнәк пар булып яши алар.

«23 июльдә өйләнешүебезгә 28 ел тула иде. Бик тату, матур яшәдек. Үләсен күңеле сизгән кебек тә булмады. Ул көнне төштән соң да гел бергә булдык, йорт тирәсендә бергәләп, көлешә-көлешә эшләп йөрдек. „Чыгарабыз да алып кайтабыз казларны“, — дип, буага ашкынып барды ул. Төшеп бераз гына карап торды да, суга атлап кереп китте. Кире генә чыкмады… сулар алып китте аны. Яхшы ир, үрнәк әти булды. Әрәм булды. Башка сөйли алмыйм, кызлар. Хәсрәтемне аңлатырлык түгел», — ди Әлфинур апа.

«Кызыбызның шул йортка килен булып төшәсен белгәч, шатлануларыбыз. Тыныч күңел белән, бик риза булып бирдек. Чөнки ирем кечкенәдән Рафил кода белән бергә уйнап, бергә мунчалар кереп, дус булып яшәгәннәр. Аның әйбәтлеген сөйләп кенә аңлата торган да түгел. Бер кешегә тавыш күтәрми, бик ярдәмчел. Өенә кайтмыйча, ярдәм сораган кешегә булышып йөрер иде. Авылдашлардан килеп сорасагыз, аның турында бер генә тискәре фикер дә ишетмәссез. Хәтта кечкенә балалар да: «Рафил абый минем белән исәнләште, миңа канфит бирде», — дип сөйләрләр иде.  

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кодагый белән ике ул тәрбияләп үстерделәр. Кодагый гомер буе кайнана, кайната белән дус-тату яшәде. Кайнаталары дөнья куйды инде. Ә Рафил коданың әнисе исән әле. «Әни, икәү утырып калдык бит», — дип, кайнанасын кочаклап елый Әлфинур кодагый. Ә кайнанасында күбрәк бала акыллы. Хәзер генә белә, шул минутта инде онытырга да мөмкин. 

Ул йорттан гомер-гомергә кунак өзелмәде. Сый-хөрмәтле, ачык чырайлы кешеләр алар. Мәскәүдән Рафилнең абыйлары-апалары елга ике-өч кайтып килә. Туганнары белән бер-берсе өчен үлеп торалар иде. Әле беркөнне генә абыйсы малайлары, киленнәре белән кайтып төшкән иде. Бу фаҗиганең алдагы көнендә безгә кунакка менделәр.

Бик аянычлы үлем. Болай сөйләп мин аны аңлата алмыйм. Үз күзләрем белән күреп торгач, бигрәк тә кыен.

Кодагый әйтә: «Атламады, очты ул буага төшкәндә. Гомердә аягына тапочки кимәгән кеше, яланаяк тапочки эләктереп йөгерде. Чапма дигән саен чапты. Ашкынып төште», — ди. Суга кергәндә дә сәер итеп кереп китте ул. Атлап барышлары да икенче төрле иде аның. Үзем дә игътибар иттем», — дип сөйләде кодагыйлары Гөлинә апа. 

Рафил абый гомере буе туган авылы колхозында тракторчы булып эшләгән.  

«Армиядән кайту белән утырган ул тракторга. Инде 31 ел шул тракторыннан төшмичә эшләде. Кичә кайтып туктаган килеш, тракторы капка төбендә моңаеп тора. 

Рафил кебек ярдәмчел, гади кеше булмас. Әле күптән түгел генә авыл халкына печән өләштеләр. Ул печән өешмәгән бер генә хуҗалык та калмагандыр. Авылда аны хөрмәт итмәгән кеше юк. Быел яз гына олы малаен өйләндерде. Аңа бик сөенеп йөргән иде. Гомумән, бөтен кешеләрне, аеруча балаларны ярата торган, ачык кеше иде. 

Йортларында гел кунак булыр иде. Бүгенге көндә дә өйләре тулы Мәскәүдән кайткан туганнары. Мәрхүмне су төбеннән дә бертуган абыйсының малае тапты.  

Дәвамы https://intertat.tatar/news/society/13-07-2021/bigr-k-ashkyndy-apasta-yash-che-rafil-shi-apov-kazlarny-chygaram-dip-buada-batkan-5830043

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X