erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

"Бәхетеңне үзем белән алып китәм!" (гыйбрәтле хәл)

Сихер, бозым бармы? Кемнәр аның белән очрашкан - бар дияр. Кемдер аңа ышанмый. Алдагы көннәрдә сихер белән очрашкан кешеләр турында язмалар тәкъдим итәрбез. Ышаныргамы? Анысы сезнең эш...

 

Ләйсән белән Эльвира (исемнәр үзгәртеп алынды) кечкенәдән бергә үсәләр. Мәктәпне тәмамлагач, бер үк уку йортына да укырга керәләр. Биредә алар бик чибәр егет белән таныша. Шулай алар кичләрен өчәүләп бергә вакыт уздырырга өйрәнә. Әмма Илдус бервакыт Ләйсәнгә үзенең хисләре турында сөйли. Кыз да аның тәкъдименнән баш тартмый, чөнки үзе дә егеткә гашыйк булган була. Моның турында ул ахирәтенә сөйләгәч, тегесе нишләргә дә белми. Кызны аны егеткә алыштыруында гаепли һәм үзенең дә Илдусны яратуын әйтә. Бер көнне Ләйсән Эльвира янына килеп, элеккечә дус булырга һәм аның Илдуска булган хисләрен кабул итүен сорый. Эльвира исә аның йөзенә карап кычкырып көлә дә, "Син аның белән беркайчан да бергә булмаячаксың!" - дип ишеген ябып кереп китә.

Ләйсән ахирәтеннән чыгып Илдусның машинасына утыру белән үзен өстенә кайнар су сипкәндәй хис итә һәм борыныннан, авызыннан кара кан китә. Егет шунда ук аны дәваханәгә алып китә, әмма табиблар диагноз куя алмый. Шушы көннән башлап кыз сула, ябыга башлый. Илдус янына килде икән, шулай ук аның танавыннан кан килә башлый. Хәтта егет шалтыратса да шул хәл кабатлана. Моның үзе белән бәйле булуын аңлаган егет, очрашулардан баш тарта. Кыз инде бу вакытта бик нык авырган була.

Моны күргән Ләйсәннең бер апасы кызны им-томчы әбигә алып бара. Карчык мунча яга да, кызны шунда алып барып, төрле үләннәрдән ясалган төнәтмәгә миллекне манып, бик нык чаба башлый. Кызның тамагыннан, танавыннан гөрләп кан ага. Хәле бетә. Аның тизрәк бу карчыкның кулыннан чыгып ычкынасы килә. Шулай итәр иде дә, мунчадан чыгарлык та хәле булмый.

 

Реклама

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әби кызга сихер салынганлыгын аңлап, шулай чапкан икән. "Ахирәтең өч көннән сине үзенә чакырыр, барма!" - дип тә кисәтә Ләйсәнне.

Бераздан кызның хәле яхшыра. Ул яңадан Илдус белән очраша башлый. Өч көннән Эльвираның авариягә очравы турында хәбәр килә. Ләйсән ахирәте янына бара. Кыз аңа якынлаша башлау белән: "Бәхетеңне үзем белән алып китәм!" - дип, Эльвира аның кулына ябышырга уйлый. Тик Ләйсән тиз арада борылып чыгып китә. Озак та үтми Эльвира вафат була.

http://kiziltan.ru

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/bkhetene-zem-beln-alyp-kitm-gyybrtle-khl

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X