erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Арча районы бүлекчәсе рәисе Сәгыйдә Гаязова Наил Заһидуллин турында: «Шәм шикеле кеше иде, ә хәзер...»

Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Арча районы бүлекчәсе рәисе Сәгыйдә Гаязова һәм бүлекчә хисапчысы Гөлсинә Фәйзрахманова белән Арчада яшәүче Наил Заһидуллинның хәлен белеп чыктык.

Хатыны Һәдия каршы алды. Залга уздык. Наил урын өстендә. Ике аягы да киселгән... Утырып та тора алмый, ятып кына тора. Сөйләшми дә икән инде хәзер. Әмма үз аңында, үз акылында... Без сөйләшкәнне тыңлап ята. Күңел дөньясында ниләр кайныйдыр, йөрәк сыкрап куя...

– Без Наил абый белән күршеләр генә идек, – дип сөйли Сәгыйдә ханым. – Шәм кебек кеше иде ул! Гәүдәле, матур, ап-ак күлмәкләрдән генә йөри иде. Әнисе Саймә апа бик булган, чиста хатын иде. Ул юып элгән керләре! Кетер-кетер ап-ак. Наил абый коммунальныйда шофер булып эшләде.

– Быел Наилгә 70 яшь тулды, – дип сөйләде Һәдия ханым. – Пенсиягә чыккач, Казанда сак хезмәтендә эшләп йөрде. Аяклары авыртуыннан зарланды. Шикәр чире анда. Табибка күренмәде. Әнә шул шикәрдән башта бер аягын кистеләр, аннан икенче аягын... Ярый әле тамагына ашый. Коры әйберләрне кулы белән тотып ашый. Ашамаса үләр иде ул. Авыр хәлдә калдык. Әмма  әле мышнап яткач, ул миңа иптәш...

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Һәдия күңеле йомшап елап ала... Наил абыйның икенче хатыны ул. Бер бала белән килә. Наилнең беренче хатыныннан кызы бар. Уртак балалары кызлары туа. “Кызым исән түгел инде. Аның өч баласы калды. Оныкларны әтиләре алып китте. Чүпрәледә алар. Алла бирса, каникулга кайтасылар”, – ди. 
Ә Наил тыңлап ята... Ниләр уйлый икән?! Ник шушы хәлгә калдым мин дип, үзен кызганамы, сүгәме, язмышына ризалашамы, әллә...

– Үземә 65 яшь тулды, – дип сөйләвен дәвам итте Һәдия. – Хәзер әбигә әйләндем инде. Наилнең болай ятуына 3 ел була. Сөйләшмәсә дә аңлыйм мин аны. Уң кулы да күтәрелми әле аның. Больницадан шулай чыкты.
– Ник шушы хәлгә калды ул? Даруларын эчмәдеме?
– Охранада эшләгәндә даруларын үзе белән алып китә иде инде ул. Әнисе Саимә әби бик әйбәт кеше иде. Мин аны ак әби дип йөртәм.  
– Наил үзе нинди кеше?
– Бик әйбәт кеше, дөнья яхшысы, минем улымны үз улы кебек үстерде. Шуңа күрә хәзер улым аны күтәреп кенә йөртә. 
“Бик чибәр, менә дигән кеше иде ул, җаным”, – дия-дия фотоларны карыйбыз.  Нинди матур вакытлар! 

Наил абыйның хәтта инвалидлык группасы да юк икән! Монысы бөтенләй шаккатыргыч хәл. Инвалидларның район бүлекчәсе җитәкчесе Сәгыйдә Гаязова: “Беркөнне Наил абыйны тикшерүләр үтәргә хастаханәгә алып бардык, группа артыннан йөрибез”, – диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X