erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

"Ә бу вакытта әтисе алдагы утыргычта җан биргән иде...": велосипед алып кайткандагы һәлакәт турында

26 майда Биектау районында кеше үлеменә китергән юл һәлакәте булды. Биредә 15 нче номерлы "Лада" һәм "Датсун" автомобильләре бәрелешкән. Шаһитләр әйтүенчә, 15нче модельле машина юл кырыена, кюветка очып чыккан һәм баганага килеп бәрелгән. Ә Датсун машинасы йөртүчесе Радик Мөхәммәтшин каза урынында мәңгегә күзләрен йомган.

Беренчел фаразлар буенча, илебездә җитештерелгән машина гаять зур тизлектә хәрәкәт иткән, алда баручы машинаны узар өчен каршы яктан хәрәкәт итү полосасына килеп чыккан (обгон) һәм биредә Датсун белән бәрелешкән.
Без әлеге үкенечле фаҗиганең нечкәлекләрен белешү өчен юл фаҗигасе шаһите Айсылу Гарифуллина белән элемтәгә кердек.

- Коркачык юлындагы борылыш элек-электән машина йөртүчеләр өчен куркыныч тудырган җир булып санала. Биредә сак булуны өндәп куелган юл билгеләре дә бар. Әмма күрәчәктер...Мин Питрәч районында авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшлим, көн дә авылга эштән 90 чакрым кайтып йөрим, -дип сөйләде безгә Айсылу,- Кичке сәгать җидедә, барысы күз алдымда булды. Бәрелешкән кешеләр янына иң беренче булып мин килдем. "Лада" руле артында бер егет, ә "Датсун"да 5 кеше утырган иде. Шул машинаның йөртүчесе безнең кулларда ярты сәгатьтән җан бирде. Хатынына да зур зыян килгән. Сынган аягы, ярылган маңгае белән аларның 9 яшьлек кыз бала миннән ярдәм сорады, хәле авырайды. Уллары 7 яшьлек малай, шөкер, җитди яралар алмады. Иң авыры - кыз баланың миннән "Апа, төшме бу?" дип кат-кат сорап, әтисенә эндәшүе. Ә бу вакытта әтисе алдагы утыргычта җан биргән иде. Малайны тынычландырган арада, аларның кая баруларын сораштырдым, ул әтием миңа велосипед алып бирәм дигән иде, шуңа Казанга барырга чыктык, диде. Җан сыкранырлык күренешләр.

Фаҗига урынына күп санлы машиналар туктый, әмма ярдәм итәр урынында күпләр моны тизрәк телефоннарына төшереп, социаль челтәрләргә урнаштыра башлыйлар.

- Авария урынында хатын-кызлар арасыннан бер үзем булдым, автоматик рәвештә булды бар эшем, анда булган ир-атларга рәхмәт. Бик тә нык ярдәм булды, дөресрәге бергә булышырга тырыштык. Әмма күпчелектә битарафлык сизелде, күпме кеше тукталды, ник шунда берәрсе:"су биримме", дип эндәшмәде. Яраларны бәйләргә дә булышучы булмады, бер үзем елый-елый җәрәхәтләрне юарга да, бәйләргә дә өлгердем. Ә бит анда авыр хәлдәге биш кеше. Телефоннарын алып, фаҗигадән кызык ясап фото һәм видеога төшерүчеләрне аңламыйм да, аңларга да тырышмыйм. Гөнаһы үзегезгә. Без бер көнлек дөньяда яшибез. Бүген әлеге бәхетсезләргә шундый зур кайгы килде, әмма иртәгесе көндә сезнең белән ни буласын беркем белми. Ник шундый салкын канлы, җансыз, кешелексез кешеләр соң хәзер? - дип елый-елый сөйли безгә Айсылу. - Ул минутта сизмәдем, өйгә аяк атлап кергәч кенә аңладым булган хәлне....Терелеп чыксыннар инде берүк, кызчык өчен йөрәк яна, аның ялвару катыш сораулы сүзләре әле дә колагымда яңгырый... Бу юл һәлакәтенә очраган һәркемнең туганнары белән элемтәдә торам, "Лада" машинасы йөртүчесе 1999 елгы Павел хәзер Казанның 7нче шәһәр хастаханәсендә дәвалана, операция ясалган. Кызчык республика балалар клиник хастаханәсендә инде ике операция кичергән. Һәрберсе янына хәлләрен белешергә барачакмын, дип үземә сүз бирдем. Күрәчәк бу, беркемне дә гаеплисем килми. Юлда йөргәндә, төрле хәлләр булырга мөмкин.  

Юл һәлакәтенә юлыккан Мөхәммәтшиннар гаиләсе Коркачык авылында гомер кичергән. Иске Казан авыл җирлегендә белдерүләренчә, иң тәртипле, иң булдыклы гаилә алар.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Реклама

- Гаилә башлыгы Радик кышын урман хуҗалыгында, җәйләрен "Бөреле" хуҗалыгында механизатор булып эшләде. Ул үзе Арча районы Кәче авылы егете, Эльмирага өйләнгәннән соң, безнең авылда яши башладылар. Хуҗалыклары зур, тәртипле, тырыш гаилә. Радикның кулыннан килмәгән эше юк, тыңлаучан, хуҗалыкта да иң алдынгысы булды. Үтенеч-гозерләрне кире кага белми торган сыйфаты бар иде мәрхүмнең. Хәер, бөтен авыл халкы Радикның әнә шул «юк» дип әйтә белмәгән сыйфатын ассызыклап үтә. Барыбыз да нык кайгыра. Олы кызлары Зәринә икенче сыйныфта, кечесе Ринас беренче сыйныфны тәмамлады быел. Шундый түгәрәк гаилә бер секунд эчендә үз әтиләрен югалтты. Бик үкенечле, -диделәр безгә Биектау районының Иске Казан авыл җирлегендә.

Уйлап кына карагыз әле, без һаман да каядыр ашыгабыз, гомеребезнең бер мизгел эчендә үтүен дә абайламый калабыз. Машина руле артына утырганнан соң да, тизлек артыннан куып, үзебезне генә түгел, ә тирә-юньдәгеләрне дә куркыныч астына куябыз. Юкса, Россия юлларында алда баручы машинаны узып китү аркасында көн дә диярлек юл һәлакәтләре булып тора. Әмма гыйбрәт алмыйбыз, һаман ашыгабыз...ялгышабыз...

«Шәһри Казан» редакциясе Мөхәммәтшиннарның гаиләсе, туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

 

http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/bu-vakytta-tise-aldagy-utyrgychta-an-birgn-ide

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X