erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Язмышлар...

“Булмас, булмас...” (Хикәя)

Күз аллары караңгыланып киткән Гөлнурны яшь шәфкать туташы тотып калды: – Ханым, сезгә ни булды? Ярдәм кирәкмиме? ("Шәһри Казан", Лилия Гайнуллина).

Күз аллары караңгыланып киткән Гөлнурны яшь шәфкать туташы тотып калды: – Ханым, сезгә ни булды? Ярдәм кирәкмиме?

Хатын аңа борылып карады. Ихласлылыгы, самимилеге белән күңелне үзенә тартып тора торган яшел күзле кыз иде ул. Минем дә бу кыз яшендә кызым була ала иде бит, дигән уй сызылып үтте. Гөлнур кыюсыз гына әлеге ак халатлы кызга карап алды да, башын иеп, уңайсызланып куйды:
– Минем балам булачак, – дип пышылдады.

– Чынлапмы? – шәфкать туташы Гөлнур янына чүгәләде, - Бу бит шундый сөенеч! Сезнең хәлегез начарландымы? Шатлыктанмы?.. Су алып килимме? – дип тезеп китте кыз.
– Әйе... әгәр сезгә кыен булмаса.
Кыз сикереп торды да янәшәдәге кабинетка кереп китте.
– Алсу Мансуровна, бер стакан су бирегез әле, монда бер пациент куанычыннан чак кына һушын җуймады.
– Кая ни булды анда? – дигән тавыш ишетелде кабинеттан. – Ник шунда гына калмадың, әгәр пациент егылса? – дип, коридорга өлкән яшьтәге табибә чыкты, аның артыннан теге яшь шәфкать туташы күренде. – Гарипова, сезме? Ни булды? Әйдәгез, керегез, әйдәгез.
Коридор буш иде, шәхси клиника булганга, биредә төркем-төркем кеше дә юк.
Алсу Мансуровна тышкы яктан бик кырыс күренсә дә, киң йөрәкле, һәркемне дә вакытында юата да, тәмле сүзен дә әйтә белә торган, бу тормышта ачысын да, төчесен дә күргән, 50 яшьлек ханым иде.
– Гөлнур Исрафиловна, йә ни булды? Сөйлә, җаным, – табибә Гөлнур каршысына кушеткага килеп утырды.
– Мине ирем ташлады, – диде дә Гөлнур, балаларча елап җибәрде. Табибә, дәшмә, дип ишарәләде яшь шәфкать туташына, мондый вакытта сорарга ярамый, үзе сөйләгәнче көтәргә кирәк.

***
Гөлнур инде бер атна чамасы үз-үзен начар хис итә. Гемоглобиным түбән, дип аңлатты ул хезмәттәшләренә. Анализлар тапшырырга кирәк, дип үз-үзен ышандырды. Офистан чыкканда аңын югалтты, ярый әле машина руле артында түгел, югыйсә, коточкыч хәлләр буласы иде.
Иренә дә бернәрсә дә әйтмәскә булды, нигә? Ул болай да көн саен эш белән мәшгуль. Эштә проблемалары бар, күрәсең.
Кич белән тагын күңеле болгана, башы әйләнә башлады.
– Ходаем, ни булды соң бу?
Самат өйдә иде, ул фатир буйлап нидер эзләнеп йөри, шкафларны бер ача, бер яба, әллә эш кәгазен югалткан шунда. Ярты сәгатьләп шулай йөргәч, диванда яткан Гөлнур янына килеп, урындыкка утырды. – Гөлнур, минем сиңа әйтәсе сүзем бар.
– Шулаймы? – диде хатын елмаерга тырышып.
– Гөлнур, мин күптән инде егерме яшьлек яшь-җилкенчәк түгел, кырык ике тулып килә. Аңлыйсыңмы, үземне бер урында таптанып торгандай хис итәм...
Эшен алыштырырга тели, дигән уй сызылып үтте Гөлнурның башыннан, хезмәт хакы югары үзенең, ләкин җаваплылыгы күп, шуңа эшен алыштырадыр...
– Синең күз алдыңда кабахәт булып күренергә теләмим, гәрчә... шулай булса да...
– Самат? Ни булды? – хатын үз халәтен онытып, торып утырды.
– Тукта әле, Гөлнур. Тыңла мине. Без синең белән бәхетле яшәдек, тавыш-гауга да чыкмады. Син һәрчак мине ихтирам итеп яшәдең. Әмма... нидер җитмәде безгә.
– Самат, никтән чыккан сүзләр болар? Син нәрсә? Саубуллашасыңмы әллә минем белән?
Самат башын түбән иеп утыра бирде.
– Самат?
– Гөлнур аңлыйсыңмы, мин ир кеше... һәм... теләсә нинди ир-ат буларак, үз нәселемнең дәвамчысы булуын телим, аңлыйсыңмы? Мин... тиздән әти булачакмын, Гөлнур...
Гөлнур диванга аякларын күтәрде дә, куллары белән аларны кочаклады, берни әйтмәде, иренең мин әти булачакмын, мин әти булачакмын, дигән сүзләре аның йөрәген телгәләде, өзгәләде.
Самат тагын нәрсәдер сөйләде, үзен акларга тырышып ниндидер дәлилләр китерде, хатын аны ишетмәде.

***
Ул 17 яшендә бик тә тәвәккәл, акыллы, чибәр, үзеннән биш яшькә өлкәнрәк күршесенә гашыйк булуын искә төшерде. Самат та кызга гашыйк булган һәм кызның әти-әнисеннән аның кулын сорарга кергәч, ул моның белән беркемне дә гаҗәпләндермәде.
Беренче тапкыр балага узгач, Гөлнур бик шатланган иде. Әмма Самат кына моңа сөенмәде. Янәсе аларга әти-әни булу әле иртәрәк, аларның тормышлары алда, аякка басыйк, укуыңны бетер, эшкә урнаш, аннан соң уйланырбыз әле, дип көне-төне сакланырга үгетләде. Ходай да аны ишетте булса кирәк, укудан кайтып барганда, кыз башы әйләнеп китеп, бозлавыкта таеп егылды. Хастаханәдә исә аңа берничек тә ярдәм итә алмадылар. Самат, шулай язган булган, борчылма, дип тынычландырды. Икенче тапкыр буйга узгач та, Самат янә каршы килде.

Бала белән утырыр өчен вакыты ул түгел, фатир өчен түләп бетерәсе бар, яшь бит әле без, үзебез өчен яшәп калыйк, дип хатынын үзе үк җитәкләп абортка алып барды. Гинеколог ханым аларга ачулы караш ташлап: “Берәүләр бала таба алмыйча интегә, боларга Ходай биргән бүләк тә артык”, – дип сукрана-сукрана Гөлнурга бер кочак анализлар тапшырырга кушты. Ишектән чыкканда, “Карагыз аны, башка бала бәхете тәтемәячәге турында уйланыгыз. Сеңлем, аборт яхшыга илтми. Ирләргә нәрсә ул, чыкты, китте, башкадан баласы булыр. Ә син утырып калырсың”, – дип үз сүзен кыстырды. Нәкь унтугыз елдан соң Гөлнур бу сөйләшүне исенә төшерде һәм... рәнҗүдән, гаделсезлектән рәнҗеп елады.
– Гөлнур, бала-чага сыман күз яшьләреңне түгеп утырма инде.
– Кит, башка күземә күренмә, – диде хатын.
– Между прочим, мин сиңа фатирны калдырам, бернәрсә дә алмыйм...

***
– Менә эт җан, – диде Алсу Мансуровна чыраен сытып һәм күз яшьләрен сөртә-сөртә. – Менә эт җан. Сез тагын чираттагы ахмаклык эшләргә җыенмыйсыздыр бит?
– Мин белмим.
— Сез нәрсә белмисез? Ялгыз булудан ояласызмы? Әллә әти-әниегез алдында оятмы? Яки кешеләр нәрсә әйтерләр, дип уйлыйсызмы? Сезгә Ходай тагын бер тапкыр мөмкинлек биргән, Ходай кушуымы бу яки бәхетле очракмы, әни була аласыз бит. Белмим, дип утырмагыз инде, зинһар.
– Мин белмим... – дип кабатлады янә Гөлнур.
– Бу нинди бала-чагалык, ахыр чиктә! Балаларыгыз үсеп-буйга җиткән булса, бер хәл булыр иде, ә бит шундый мөмкинлек! Кешеләр еллар буе дәвалана, ә сез... Сез дәваланмадыгыз бит?
Гөлнур башын чайкады.
– Әнә, сезгә башка балага уза алмаячаксыз, дигәннәр, сез кулыгызны төшергәнсез, ә кемдер җиңел сулап куйган. Баланы калдырыргамы-юкмы – сезнең эш, әлбәттә, шулай да уйлагыз, төптәнрәк уйлагыз, – диде Алсу Мансуровна Гөлнурның җилкәсенә кулын куеп.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

* * *
Биш ел үтте.
– Сезгә кем кирәк? – Самат ишектән килеп чыккан ирне күрмичә, ничә еллар Гөлнур белән яшәгән фатир ишегенә шакый бирде.
– Исәнмесез, мин монда яшәгән идем. Мин... аннары без...
– Без бу фатирны сатып алдык, – диде таныш булмаган ир.
– Күптәнме?
– Биш ел элек
– Биш ел?
– Әйе.
 – Ә Гөлнур? Бу фатирның хуҗабикәсе кайда, белмисезме?
– Төгәл белмим, ул әти-әнисе янына күченеп китте, бугай.

***
 – Исәнме, Гөлнур, – хатын ишегалдындагы балалар мәйданчыгы янында, эскәмиядә утырып тора иде. Ә үзенең күзләре каядыр еракка төбәлгән, гүя, кемнедер күзәтә. Саматны күргәч тә, туңып китте.
– Исәнме!
– Гөлнур, бу бит мин, Самат.
– Күреп торам, без бит йөз ел күрешмәдек, ә биш ел булган икән, – Гөлнур исе китмичә, мескен кыяфәткә кергән иргә карады.
– Элек яшәгән фатирыбызга барган идем, син аны саткансың икән.
– Әйе, дөрес. Ә син үз өлешеңне таләп итәргә, дип килдеңме?
– Юк, юк, мин ...Гөлнур, әйдә сөйләшик әле.
— Әйдә, тик тиз генә. Вакытым юк.
– Мин җүләр булганмын, гафу ит! Күз алдына китерәсеңме, ул мине алдалаган бит.
– Самат, зинһар, хатының белән булган аңлашмаучанлыклар миңа кызык түгел. Чынлап та, йомышыңны тиз генә әйт тә, мин киттем. Эш күп, – диде Гөлнур чыраен сытты.
– Гөлнур, ул бала минеке түгел, мин тест ясадым, ул үз гаебен таныды, аякларыма ятып елады. Зиначыны да, җилдән тапкан нәрсәсен да күрә алмыйм.
– Җилдән тапкан? – Гөлнур дөрес ишетәмме дип Саматка карады. Ничә еллар шуның авызына карап яшәп, бер дә аның кемлеген белмәгәнмен, төшенмәгәнмен икән бит дип кызарды, эчтән генә үз-үзен битәрләде хатын.

– Әйе, ул миңа чит кешенең баласын такмакчы булган, күз алдына китерәсеңме, шундый әшәке нәрсә булып чыкты.
– Ягъни, син аны биш ел буе яратып яшәдең, бу баланы тәрбияләдең, ә хәзер ул җилдән туган нәрсә булып чыктымы?
– Гөлнур! Ишетәсеңме, ул минем балам түгел!
– Самат, сүзем юк, син мин уйлаганнан да яманрак икәнсең, – диде Гөлнур уйчан гына.
– Гөлнур, әйдә барысын да онытыйк, ничә еллар бергә булдык, янә кушылып яшик. Гөлнур аңа уйчан гына карап алды да, иңбашларын җыерып, утырган урыныннан торып, балалар таганы янына китте.

Аңа каршы ир-ат һәм 4-5 яшьлек малай чаба иде.
– Әнием, без шундый зур таудан шуып төштек, шундый кызык булды, әти сөйлә инде, – уйный-уйный кып-кызыл булган малай әнисенең муенына сарылды.

Гөлнурны ире кочып алды. Самат моңа игьтибар итмәде, аның карашы әлеге бәхетле пар янында сикергәләгән малайга төбәлгән иде.
– Булмас, булмас... – дип кабатлады ир. Гөлнур аңа борылып карады, Саматның карашын тойды һәм авыр сулап куйды. Алда аны шактый проблемалар көтәчәк, Самат улы аныкы булуын исбатлап йөриячәк. Моңа хатынның иманы камил. Булсын. Ире Тәүфикъ бу сынауларны гына үтәчәк, ул алар белән кыя кебек ышанычлы. Теге юлы хастаханәдә хатынны тынычландырган, төпле киңәшләрен биргән табибә Алсу Мансуровнаның туганнан-туган абыйсы ул. Нәкъ ул таныштырды да аларны. Ике ялгызак, менә дигән парлар, дип үзенең киңәш-нәсыйхәтен бирде.

Гөлнур артка таба тагын бер караш ташлады да, улын күтәреп алган ирен култыклады. Шаккаткан Саматны пошаманлыкта калдырып, өйләренә таба юл алдылар.
— Булмас, булмас... – чарасызлыктан Самат эскәмиягә чүгәләде.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/%D3%99y-yazmyish/bulmas-bulmas-khikya

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X