Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Дамир Бәдриев: «Афродита» (юмореска)

    Безнең урамга да бәйрәм килде, җәмәгать. Заводта ничә айлар күрмәгән хезмәт хакының бер өлешен бирделәр ("Шәһри Казан", Дамир Бәдриев).

     

     

    Дус-ишләр белән шул тарихи датаны билгеләп үттек. Гәп корып, стакан арты стакан күтәрә торгач, кич җиткән, караңгы төшкән.

    Өйгә кайтканда тәмам хәл китте, корт чаккыры. Ниндидер бакча-парк аша узганда эскәмиягә утырып сулыш алмак булдым. Көзге кич салкынча шул инде, дим як-ягыма каранып. Чү, өнемме бу, төшемме?! Эскәмиям янәшәсендәге ташта шәп-шәрә бер кыз күрәм. Ул ап-ак зифа гәүдә, ул кабарып торган күкрәкләр, ул нечкәдән-нечкә бил, ул тулы-йомры аяклар! Йөрәгем Кремль сәгатьләреннән дә катырак тибәргә кереште. Аракы кайнарлыгына ошбу манзарадан туган хис-ялкын кушылудан авыз-ирен кибеште. Телемне көчкә әйләндереп кызга дәшәм:

    – Әй, чибәркәй, ни эшләп утырасың монда бер ялгызың? Йога белән шөгыльләнүеңме бу, әллә ирең таш бәгырьле булып, шулай бернәрсәсез куалап чыгардымы? Аллам сакласын, бәдбәхетләр көчләп китмәгәндер бит? Мә, өстеңә минем бишмәтемне булса да ки.
     

    Кулларым кызның боздай салкын гәүдәсенә тигәч, тәнем чымырдап куйды.
     – Әстәгъфирулла, туңып беткәнсең, салкыннар тидересең ләбаса, җаным! Кая әле, кая, калган аракы белән тәннәреңне бераз ышкыйк ичмаса. Менә шулай җилкәңә, күкрәкләреңә сөртик. Әллә кайларга үрелә, дип үпкәләмә. Салкын тимәсен, дигән булам инде үземчә. Э-э, бер кулың да юк икән... Ярар, анысына борчылма, баш исән булсын.
     Кая, аракыны аякларыңа да сөртик. Һаман сөйләнәм дә, сөйләнәм. Юләр кеше әйтмешли, исемең ничек соң синең? Дәшмисеңмени, туңудан сөйләшер дә рәтең калмадымени? Тукта-тукта, менә монда “Афродита” дип язып куйгансың түгелме соң? Телсездәмени соң әле син, бичаракай. Ярар, анысына да борчылма, башка җирең исән булсын. Хатын-кызның телсезе дә ир-аттан күбрәк сөйләшә аның.
     Менә шулай билләреңнән кочаклап утырыйм әле, тизрәк җылынырсың. Э-э, салкын булсаң да, нинди назлы, шома тәнле икәнсең. Бер күрүдә гашыйк иттең. Ачуланма инде, күбрәк эчелгән бүген, башларым да әйләнә. Минем күзгә генә күренәме соң, әнә, каршыбызга хәрефләр килгән кебек. Бу “ДПС” һәм “ППС” дигән хәрефләр сөйләшә дә икән әле җитмәсә. Бер хәреф: “Нәрсә, гражданин, гүзәлкәеңне кочаклап туйдыңмы инде?” – дип дәшәме шунда.
     Исерек булсам да азрак чамалыйм. Фани дөньяда хәрефләр сөйләшмәс, мин әйтәм. Кулларымны болгыйм.
     – Тфү-тфү, җеннәр, китегез моннан.

    Реклама

     Җеннәрдә җен көче шул инде, җилтерәтеп кенә машинага кертеп утырттылар үземне. Бер хәреф Афродита иңнәреннән бишмәтемне салгызып, өстемә тондырды.
     – Әй, оятсызлар, чишендермәгез аны. Салкын бит аңа, – дим, үрсәләнеп.
     – Аңа салкын булмас, ә менә салкын бүлмәдә ятканда үзеңнең арт саның өшемәгәе әле, – дип, эчләре катып көлешә хәрефләр.
     Машина ишекләре шапылдашып ябылганчы мин: “Афродитам, көт мине!” – дип кычкырырга өлгердем.
    Җәмәгать, сез төшенгәнсездер, үзем исә, икенче көнне генә аңладым: каруче, хокук сакчылары айныткычка илтеп япкан мине. Иртәгесен баш чатнапмы-чатный, гәүдәм өстән танк таптап чыккан кебек сыкрана. Эш сәгатьләрен ничек алай үткәреп җибәрдем дә, дус-ишләр белән баш төзәттек. Гәп корып, стакан арты стакан түнтәрә торгач, кич җиткән, караңгы төшкән.
     Шунда Афродитам күз алдыма килде: сагышларга чумып утыра, бичаракай. Биргән вәгъдәмне оныта язуыма үкенеп, алпан-тилпән туп-туры йөгердем генә бакчага. Бакча аллеяләрен өч урасам-урадым, барыбер таптым гүзәлкәемне.
     – И-и, җаным, син мине кичәдән бирле шушында көтеп утырасыңмы әллә? – дим, кызның һаман да шәрә булуын шәйләп.
     Тиз генә бишмәтемне салып Афродитага кидердем.
     – Борчылма, җаным, мин сиңа болай бакчада туңып утырырга юл куймам. Иртәгә үк ЗАГСка барып язылышырбыз, бик яратышып гомер кичерербез, – дим, кызның билләреннән кочып.

    Җиргә коелган яфракларның җил уңаена шыбырдашып тәгәрәүләре миңа Афродитаның сөенеп көлүе сыман тоела. Таш өстендәге кызны күтәреп алдым да, өйгә таба атладым. Ләкин, нәрсәгәдер абынып, икәүләшеп чирәмлеккә аудык. Иртән уянсам, аек халәттә ни күрим: бишмәтемне һәйкәлгә кидергәнмен, башымны һәйкәлнең аякларына салып ятканмын. Гүзәл кыз, дип, төне буена назлаганым-иркәләгәнем таш сын булган, ләбаса.

     Мәхәббәт алиһәсе – Афродитаның битләренә төнлә сибәләгән яңгыр тамчылары туңып калган. Әйтерсең, ул минем яшь килеш шулкадәр исрек-сәрхүшкә әйләнә баруымны кызганып елаган, ә бәлки, яратуыма җавап бирә алмавына күңеле тулгандыр.
     Бу вакыйгадан соң, тәүбәгә килдем, җәмәгать. Аракыны авызыма да алганым юк. Ә шулай да булышты миңа Афродита. Таш сынны урынына бастырып кына куйган идем, артымда бер кыз авазы ишетелде:
     – Хәерле иртә! Гафу итегез, бу һәйкәл күренешен рәсемгә төшерегә рөхсәтме?
     Туташ мине бакча-парк караучысы дип уйлаган икән. Таныштык та кавыштык, хәзер бергәләп Афродитага чәчәкләр китерәбез.

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/hik%D3%99ya/yaratmyy-imesh-bezne-zamanda-rze-yaratyp-yashilr

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: