Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Данир Сабиров: «Бала чагымда апам үз-үзенә кул салды»

    Балачагым әнинең авылы – Сәпәй белән бәйле. Җәйне тулысынча анда уздыра идем. Әби үлгәч, өйдә бабай янында уртанчы кызы Фәйрүзә яшәде. Иреннән аерылып кайткан, кечкенә улы Ильзир да бар. Дөресерәге, аерылмаган...("Шәһри Казан", Зоя Солошина).

     

    Башы бар. Дәвамы.
    12нче бүлек
    “Тапкансың нәрсә өчен еларга! Андый кызларың синең әле күп булыр!” – дип әти мине үзенчә юатырга кереште.
    Ә мин: “Юк, мин яратсам, берне генә яратачакмын. Мин синең кебек булмаячакмын!” – дип җавап бирдем.
    Кыскасы, миңа дәрт керә башлады. Әти сүзләре дөрес булып чыкты, бер генә түгел, бик күп кызлар ошый башлады. Әле ни өчендер миңа үземнән өлкәнрәк кызлар ошый иде. 

    Балачагым әнинең авылы – Сәпәй белән бәйле. Җәйне тулысынча анда уздыра идем. Әби үлгәч, өйдә бабай янында уртанчы кызы Фәйрүзә яшәде. Иреннән аерылып кайткан, кечкенә улы Ильзир да бар. Дөресерәге, аерылмаган... Ире Фәйрүзә апаны бик нык кыйнаганнан соң, аны төрмәгә утыртып куйдылар, ә фатирларын, бурыч каплыйбыз дип саттылармы, әллә бандитлар тартып алдымы… төгәл хәтерләмим дә. 90нчы еллар иде бит, өйләренә бандитлар килеп ирен кыйнаганнарын минем дә күргәнем булды. Балалары (минем ике туган энекәш) шуларны күреп, куркып, хәтта тотлыгып та калды. Әле дә тотлыгып сөйләшә.

    Кыскасы, әниемнең сеңлесе Фәйрүзә апаның язмышы бик авыр булды. Ире белән яшәү дәверендә авыр стресс кичереп, эчүгә дә бирелгән иде. Фәйрүзә апа эчмәсә сөйләшергә шундый рәхәт кеше иде... Ә эчсә, бөтенләй башка кешегә әйләнә дә куя. Үзе шуны аңлый иде, әмма бернәрсә дә эшли алмый иде.
    Җәй ае... Иртәгәсе көнне балыкка җыенам. Фәйрүзә апаның улы иренең әти-әнисенә Киров өлкәсенә кунакка киткән иде... Фәйрүзә апа төн уртасында аның фотоларын карап утыра. “Мин сине дә яратам инде”, – дип мине дә килеп кочаклый.  Ә мин ачуланам, чөнки иртән дүрттә торып балыкка барасым бар.
    Таң ата. Уяндым. Тиз генә чәй эчтем. Балыкка подкормкага ризык артыннан келәткә кердем. Кирәгенчә капчыкка тутырдым да, кинәт уңга борылсам, ни күрим?! Фәйрүзә апа үз-үзенә кул салган!.. Бала чагымда күргән иң куркыныч күренеш. Әле дә күз алдымнан китми...

    13нче өзек
    Икенче көнгә Фәйрүзә апаны соңгы юлга озаттык. Улы аягыннан тотып җылаганын әле дә хәтерлим.
    9 яшьлек Ильзирны опекунствога апасы (әтисенең туганы) алды. Әмма ул күпчелек безнең белән булды. Тулай торакта күңелле бит, уйнарга малайлар да күп. Бергә үстек. Беләм, аның бүгенге тормышы сезгә кызык: ул минем әни белән яши. Әни аны үз баласыдай күрә, Ильзир да аңа: “Мама!” дип эндәшә. Себер якларында эшләп йөри. Тотлыгып сөйләшсә дә, ул бик кызык, тапкыр һәм җор телле. Төрмәдә утырган әтисен дә баласыдай карый. Әле тәмәкесен илтә, әле башка кирәк-ярагын... Минем өчен иң җайлы энекәшем ул - аның белән ешрак аралашам.

    Әмма кечкенә чагындагы шуклыгы белән мине үтерә язды дисәм дә, алдашу булмас. Шулай бервакыт мунчадан чыктым да, трусиктан гына караватта ятам. “Сиңа операция ясыйм әле”, - ди Ильзир. Мин эчемдә ятам, аның нәрсә эшләгәнен күрмим дә. Уйныйсы килә баланың, кечкенә бит әле. Үзенчә массаж ясаган була бу. Кулында линейкасы, фломастеры бар.  Ә янында бабайның инструментлары да булган икән: кадак, чүкеч... һәм үтүк чыбыгы. Ул чыбык «шәрә», проводка, короче, аның әле вилкасы да бар. Чыбыкның шәрә башын минем трусикка арткы яктан тыгып куйды. Син аның вилкасын розеткага тыга күрмә инде”, – дидем. “Юк, терим генә”, – ди Ильзир.

    Реклама

    Терәп тә җибәрде... Шарт-шорт тавышлар чыга башлады, көйгән исләр чыкты. Ничек анда миңа ток сукмагандыр?! Әмма трусигым дуршлагга әйләнгән – тишелеп беткән иде.

    14нче бүлек
    Бала чакта иң яраткан ял итү урыным - Актүбәдәге "Ак чишмә" лагере булды. Күп балачак хатирәләре ул ял йорты белән бәйле. Азнакайдан ерак түгел иде ул. 
    Иң зур сәяхәтем 2002 елда булды. Азнакайның талантлы балаларын Евпаториягә, Кырымга җибәрделәр. Анда барасыны, ничек булачагын күз алдына китерә-китерә, хәтта йоклый да алмаганны хәтерлим. Шунда осознанный возрастта тәүге тапкыр поездга утырдым, беренче тапкыр диңгез күрдем.
    Менә хәзер кызык факт – ул лагерьдә Гүзәл Уразова вожатая иде. 

    Китте лагерьдә гашыйк булулар: бер кызга күз төшердем, әмма ул мине кире какты. Биюгә чакырдым – чыкмады, ахырда әле битемә дә китереп берне чәпәде. Әмма мин, югалып калмадым, шундук икенче бер кызга гашыйк булдым. Төнлә аның янына балкон аша керә идем. Начар эшләр кылырга дип уйлый күрмәгез. Кулыннан тотып, аралашыр өчен. Ну максимум – имиен тотып караганмындыр. Саф хисләр, кыскасы.
    Бервакыт мин шулай кызлар бүлмәсендә йоклап киткәнмен. Иртән Уразова ишекне ачып та җибәрде, мин шундук карават астына кереп качтым...
    Мин гашыйк булган кыз Бөгелмәнеке иде. Фотосы әле дә миндә саклана. Лагерьдән кайткач, көн-төн аны сагынып елыйм... Әти түзә алмады. Мине  легендарный шестеркасына утыртып, алып китте яраткан кызым янына Бөгелмәгә!..

    …Килдек без Бөгелмәгә. Минем әти туры кеше бит, ул кызның өенә килеп керү белән: “Менә... безнең малай сезнең кыз дип елый”, - ди.
    Һәм шунда мин ул кыз белән нәрсә сөйләшергә дә белмәдем. Безнең соңгы очрашу шул булды да.
    Узган елны юл кафесында бер абзый минем яныма килде дә: "Син мине танымыйсыңдыр, ә мин сине таныдым. Кайчандыр син әтиең белән минем кыз янына килгән идең", – дип сүз башлады. Хәтергә төште. Аралашып, шул кафеда чәй эчтек. Кызы кияүдә, 2 баласы бар, ди.
     

    Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/danir-sabirov-bala-chagymda-apam-z-zen-kul-saldy

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: